Шәһри Казан

Тынычлыкта каласым килә!

Тып-тын, чебен очкан тавыш та ишетелми... Хәер, мондый тынычлык турында шәһәр җирендә хыяллансаң гына инде. Рәхәтләнеп ял итәм дигәндә генә, әле урамда машина сигнализациясе чинап җибәрә, әле күршеләрдә бәйрәм итәргә тотыналар, кайсыдыр ишегалдында салют аттыра...

Фатирда скутер да төзәтәләр
Ә бит бездә тынычлык турындагы закон бар.Ул Татарстанда инде 3-4 еллап эшләп килә. Закон нигезендә, эш көннәрендә кичке 10нан иртәнге сәгать 6га кадәр, ә ял көннәрендә кичке 10нан иртәнге сәгать 9га кадәр тавышланырга ярамый. Әмма шуңа да карамастан, полициягә тынычсызлыктан зарланып мөрәҗәгать итүчеләр шактый икән. Күп очракта казанлылар телефон аша аноним рәвештә элемтәгә чыга, ә менә гариза язудан баш тарта, ни дисәң дә, күршеләр белән мөнәсәбәтләрне бозарга ярамый... Нәкъ менә гаризаның булмавы гаеплене тиешенчә җәзага тартырга мөмкинлек бирми, ди участок полицейскийлары. Мөрәҗәгатьләр арасында ниндиләре генә юк: исерек күршеләрдән, урамдагы салют аттырулардан, озакка сузылган ремонтлардан зарланалар, хәтта фатирдан ишетелгән мотоцикл тавышына канәгатьсезлек белдерүче дә булган. Баксаң, берәү тугызынчы катта урнашкан фатирында (!) скутерын төзәткән, төнге өчтә гөрелдәгән матай тавышына түзә алмаган күршеләре полициягә шалтыратканнар.
Бездә закон чынлап та тулы көченә эшлиме, тынычлык бозган өчен штраф салынамы? Күңелдә ирексездән шундый сорау туа.
Үзебезнең күршеләребез, Аллага шөкер, тынычлар. Ә менә күрше подъездда яшәүче танышым өске каттагылардан бик зарлана, ничәнче тапкыр полиция чакыртып та карады, нәтиҗәсез. Ул катта фатирны еш кына вакытлыча куллануга бирәләр, гел алышынып торган күршеләрдән һич уңмый танышым. Әле су бастыралар аны, әле ачык балконнан тәмәке төпчекләре аталар, хәтта чүп пакетларын тәрәзә аша гына тондыручылар да бар. Өстәвенә, төнлә бәйрәм итәргә яраталар, исерешәләр, җырлашалар, сугышалар... Кечкенә генә фатирда 15әр кеше яшәгән чаклар да булды, күбесе читтән килгән халык.
ТР буенча ЭЭМ идарәсенең Административ законнарның үтәлүе буенча үзәге башлыгы урынбасары Радик Галиуллин әйтүенчә, узган ел гына тынычлык турындагы законны бозуга кагылышлы 3311 беркетмә төзелгән. Күп мөрәҗәгатьләр Яңа Савин районында Ямашев проспектында яшәүчеләрдән килә, шулай ук Авиатөзелеш, Совет районының Азино ягы тынычсыз булып исәпләнә. Бәйрәм араларында әнә Дәрвишләр бистәсендә төнге икедән соң берничә көн буе салют аттыручыны тоткарлаганнар. Ә менә шәһәр үзәгендә, ни хикмәт, тынычрак икән. Еш кына тынычлыкны бозучыларны эләктерүе авыр. Төн уртасында кычкыртып телевизор караучы, исереп, гаиләсендә тузынучы, полиция хезмәткәре килеп җиткәнче, йоклаган булырга һәм ишекне ачмаска да мөмкин. Андый очракта, тавышланырга яратучы күршеләр белән участок полицейские аңлату эшләре алып барачак.
Бала елаганга да штрафмы?
Вакытлыча фатир алып торганда, бер бәйләнчек күршебез бар иде безнең. Кияүгә чыкмаган карт кыз ялгызы гына яши, безгә кадәр яшәүчеләрне дә тынычлыкта калдырмаган булган инде бу, инде безгә каныкты. Тешләре чыкканда, алты айлык кызыбыз еш кына төнлә уянып елый иде. Астагы күршебезгә бу ошап бетмәде, төнлә белән иренмичә җылы урыныннан торып, киенеп, безнең янга менеп җиткән бу: «Балагызны туктатмасагыз, полициягә әйтәм», - ди. «Гафу итегез, бала бит инде ул, юатам, тик борчыла, тынычсызлана, теше чыга», - дим, ә ул, берни аңламагандай, күзләрен түгәрәкләндереп тәк карап тора. Кыскасы, шактый изалады ул безне, нәрсәләр генә әйтеп бетермәде, имеш, балабыз артык кычкырып көлә, каты басып йөри, гомумән, авыру түгелме икән әле ул, үзебез дә наркоманнар түгелме, янәсе, хәтта участковыйга кадәр чакыртты. Шөкер, полиция хезмәткәре аңлый торган кеше булып чыкты, бала елаган саен безне чакырта башласаң, дип, елмаеп кына куйды ул. «Бездәге йортларда фатирларны аерып торган стеналар бик юка шул, кеше атлаган да ишетелә, әхлакый кимсетү өчен үзегез дә күршегезгә шикаять белдерә аласыз», - дип, безне тынычландырып китте.
Ур-ра, салют!
Салют аттыру элек бик сирәк күренеш булса, хәзер көндәлек очрый. Туймы, туган көнме, бала туганмы, армиядән берәрсе кайтканмы яки сәбәпсез генә дә салют аттыралар. Янгын түгелме икән, дип, тәрәзәгә кабат-кабат килеп карыйсың, ул арада йокың да кача. Социаль челтәрдә, бала туганга роддом тирәләрендә салют аттырмауларын үтенеп, яшь аналар мөрәҗәгать белән дә чыктылар. Тик колак салучы булдымы икән аларның сүзләренә... Ә менә туйларда салют аттыруларны полицейскийлар контрольдә тота. Туй үтәчәк кафе, рестораннар белән килешүләр алып барыла. Кичке сәгатьләрдә салют аттырган очракта, туй узган бина хуҗасына 20-50 меңгә кадәр штраф салынырга мөмкин.
Тавышлансаң, үтерәләр дә
Казанлыларны иң төп борчыган мәсьәлә - ремонт аркасындагы тавыш. Социаль ипотека программасы белән алынган йортларда 5-6 еллап ремонт эшләре барачагына шикләнмәсәң дә була. Кайсы күченеп өлгермәгән, күпләр бүлмәләрне өлешләп төзекләндерә, кайберәүләр кабат ремонт ясый. Кыскасы, дрель, чүкеч тавышлары тиз генә тынмый әле.Без моңа ияләндек тә инде, җитмәсә, ел саен диярлек янәшәбездә зур биналар салына - әле торак йорт, әле машина сату салоны. Шулай да озакка сузылган тавыш колакны ялыктыра, көчле тавышка кечкенә улыбыз да ияләшә алмый, перфоратор белән дерелдәтә башлауга: «Усал абый килгән», - дип, куркып, кочагыма сарыла, ни телефоннан сөйләшеп булмый, ни телевизор тавышы юньләп ишетелми. Аннары кичкә баш авырта. Өйдә утырган кешегә бигрәк тә читен, гел урамга чыгып китеп булмый бит инде.
Йортлар белән идарә итүче компанияләр, һәр кешенең үз йортында ремонт ясарга хакы бар, дип аңлата. Шуңа да кагарга-сугарга мөмкин булган сәгатьләрдә күршеләргә бер сүз дә әйтеп булмый. Ә менә законны бозган очракта, 500 сумнан 1000 сумга кадәр штраф салырга мөмкиннәр.
Бертуктамый яңгырап торган тавыш кешене еш кына чыгырыннан чыгара, тынычлыкка өйрәнгәннәр, бигрәк тә олы яшьтәге пенсионерлар мондый тавышлануларга озак түзә алмый. Әле менә күптән түгел генә Улан-Удэда 64 яшьлек пенсионер бабай, яңа күченеп килгән яшь гаиләнең озакка сузылган ремонт эшләреннән гаҗиз булып, җинаятькә барган. Айлар буена барган төзекләндерү бабайны тәмам туйдырган, берничә тапкыр фатир хуҗасы белән сөйләшү дә уңай нәтиҗә бирмәгәч, ул күршесен мылтыктан атып үтергән. Аннары үзенә дә аткан. Сүз уңаеннан, бу беренче генә очрак түгел. Чыгырыннан чыккан кеше кызулыгы белән күп нәрсәгә сәләтле шул. Психикасы какшаган булса, бигрәк тә. Ничек тә күршеләр белән уртак тел табып, дус-тату, тынычлыкта яшәргә язсын иде. Иң мөһиме - дөньялар имин булсын!

Әллә теракт, әллә бәйрәм?!
Ә сезнең тирә-юнегездә тавышланмыйлармы?
Миңгол Галиев, ТРның халык артисты:
- Күрше хакы - Тәңре хакы диләр, күршеләребез белән, шөкер, бик яхшы яшибез. Баракта 13 кеше бер түбә астында торганда да бер гаилә кебек идек. Тавышланулар була инде ул, әмма мин игътибар итмәскә тырышам. Иң мөһиме - безгә тимиләр бит. Хәзерге дөньяда олыларга булган караш, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләре, бер-береңне хөрмәтләмәү борчый. Ә менә бертуктамый шартлаган салютларга битараф кала алмыйм. Әллә теракт, әллә бәйрәм итәләр - аңламассың.
Ләлә Гыймадиева, язучы һәм журналист:
- Күршеләр ремонт ясый икән, мин моңа сөенәм генә. Кеше матурлыкка омтылырга, үзен кайгыртырга тиеш бит инде ул. Күршеләр белән аңлашып яшибез. Ремонтка гына түзәргә була, ә менә кич өйгә кайтканда кинәт шартлаган салютлар аеруча куркыта. Бәйрәм арасында бигрәк тә ешайды алар. Югыйсә, тыйдылар да инде, тынычлык турындагы законны бозучылар барыбер бар.
Индус Таһиров, академик:
- Тынычлык турында закон бар икән, димәк, ул үтәлергә тиеш. Һәр кешенең ял итәргә, тынычлыкта калып мөһим эшләр башкарырга хакы бар. Кеше тиешенчә ял итми икән, ул авырый башлый. Безнең йортта андый шау-шу дип зарлана алмыйм. Ә менә тынычсыз яшәүчеләр турында ишеткәнем бар. Кызганам ул халыкны, тынычсызлык психиканы боза бит. Болай да тыныч булмаган заманда яшибез, үз фатирыбызда булса да иркенләп ял итү мөмкинлеге булсын иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: