Шәһри Казан

«Тыным кысыла»

Исәнмесез, Гөлнара сеңлем! «Шәһри Казан»ның 16 гыйнвар санында басылган «Сандугачлар капкада, канатлары - тактада...» дигән язмагызны укып чыккач, кат-кат уйланырга мәҗбүр булдым. Бүгенге сәхнәгә оялмыйча-нитмичә менеп басып, шул изге урынга хуҗа булырга теләп йөргән җырчы кисәкләренең йөзләренә бәреп әйткән фикерләрегез өчен рәхмәт!

Мондый язмалар гел язылып торсын иде. 2000 елларда минем үземнең дә нәкъ шушы җыр сәнгатебезнең авыруы-чире турындагы язмам «Мәдәни җомга»да басылып чыккан иде. Туксанынчы елларда башланып киткән үзгәртеп коруның ачы җилләре профессиональ җыр сәнгатебезгә, хөрмәтле җырчыларыбызга бик каты исте шул. Чәчләрең үрә торырлык! Сәхнәне һәм телевизор экраннарын кемнәр басты? Шуларга карасам, тыным кысыла башлый. Профессиональ хөрмәтле җырчыларыбыз концертсыз утырганда чүп үләненә охшаган көй чыгарып караучылар шау килеп сәхнә тутырып йөрсен әле. Культура һәм этика турында сөйләп тә торасы юк. Нинди гаделсезлек хөкем сөрә бүген. Сәнгать советларын бик кайтарырга иде дә бит, бу эшне кем башкарырга тиеш соң? Барысы да кул гына селтимени инде? Шоу-бизнес акча эшләү - коммерция алымы, ул берничек тә чын сәнгать, югары сәнгать була алмый. Мәдәният министрлыгы һәм республикабызның җитәкчеләре нинди дә реформа башламыйча торып, берни дә үзгәрмәячәк. Ә инде вакыт үзе иләктән иләгәнне көтеп ятсаң, тагын 50 ел кирәк булачак. Бер-ике кеше генә берни дә эшли алмаячак. Европадан - рус эстрадасы, руслардан татар эстрадасы күчермә алып эш итә! Алла Пугачева башлап җибәргән «Фабрика звезд»ны кабатлап, безнекеләр «Йолдызлар фабрикасы»н ачып карадылар. Мондый күчермә эшләр чын иҗат түгел. Ни дисәң дә, татар милләтенә ачыш-яңалык кирәк, шул җитми!
Гөлнара сеңлем! Кайда калды безнең яшьлек җырларыбыз, йөрәктән чыккан моңлы-аһәңле көйләребез?! Әлбәттә, алар безнең күңелләребездә саклана. Бүгенге өч көнлек җырлар һәм шуларны җырлаучылар тамашачыларның башын катырып бетерде инде. Ә чын иҗатчылар икенче планда калды түгелме? Тамашачыларга мин бүген хәйран калам - шуларга гөрләтеп кул чаба һәм чәчәк бирә. Егет җырлаучыларда һаман бер үк тавыш, кыз җырлаучыларда да шул ук хәл, инкубатор чебешләре диярсең! Мин үзем бик сагынам совет заманнарындагы без тыңлап үскән җырчыларны. Өчлек: Гөлсем Сөләйманова, Рәшит Ваһапов, Зифа Басыйрова. Икенче өчлек: Вафирә Гыйззәтуллина, Зиннур Нурмөхәммәтов, Римма Ибраһимова. Бишлек: Фәридә Кудашева, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Габдулла Рәхимкулов, Флюра Сөләйманова һәм икенче бишлек: Таһир Якупов, Нәфисә Василова, Шамил Әхмәтҗанов, Рабига Сибгатуллина, Хәнәви Шәйдуллин. Күпме чын җырчы-йолдызларыбыз, һәркайсы - чын шәхес. Барысы да халкыбызның сөекле җырчылары. Боларның һәрберсенең дә кадере булган.
Инде үзем турында өч берничә сүз: симфоник оркестрга кушылып «Батырҗан» ариясен башкарып (Салих Сәйдәшев - Таҗи Гыйззәт) лауреат исеме алгач, Казан дәүләт консерваториясендә профессор Зөләйха Хисмәтуллина классында 2 ел вокал дәресләре алдым. Шуннан соң Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә эстрада бүлегендә эшләдем. Тамак авырулары аркасында, җырчы карьерасына тулысынча ирешә алмадым. Шулай да мин барыбер чын-югары сәнгать белән яшим. «Татарстан» һәм «Орфей» радиолары, «Культура» телеканалы һәм башка зәвыклы тапшырулар - минем көндәлек дусларым.
Гөлнара, иҗат җимешләрегез мул булсын, язмаларыгыз күбрәк басылсын.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: