Шәһри Казан

«Төзелештә»дә чыныгу алдык

Чирек гасырга якын гомеремне Казандагы «Төзелештә» күптиражлы газетасын чыгаруга бирдем. Мине анда эшләргә шундый ук «Төзүче» газетасы мөхәррире Раиф Әхмәдиев димләде. 1966 елның көзендә, ике еллык педпрактиканы авылда үтеп бетергәч, кабат Казанга «төпләнергә» ният кылып, Раиф эшли торган «Казанхимстрой» трестының торак конторасына тәрбияче булып эшкә урнашкан идем. Тулай торакларда тәрбия...

Реклама

Чирек гасырга якын гомеремне Казандагы «Төзелештә» күптиражлы газетасын чыгаруга бирдем. Мине анда эшләргә шундый ук «Төзүче» газетасы мөхәррире Раиф Әхмәдиев димләде. 1966 елның көзендә, ике еллык педпрактиканы авылда үтеп бетергәч, кабат Казанга «төпләнергә» ният кылып, Раиф эшли торган «Казанхимстрой» трестының торак конторасына тәрбияче булып эшкә урнашкан идем. Тулай торакларда тәрбия эшен ничек итеп «тәртипкә» салып йөрүемне күргәч, Раиф: «Синең үзеңә «Казанхимстрой»да торырга тулай торактан бүлмә бирерләрме, юкмы - белмим, ә менә 1 нче трест газетасына эшкә керсәң, бүлмәң дә, тора-бара фатирың да булыр», - диде.
Раиф инде бер елдан артык ике трестның да татарча газеталарын берүзе диярлек «тартып» бара икән. 1 нче трестта газета мөхәрриренә, авырганлыктан, инвалидлык төркемен, эшкә сәләтсез икәнлеген күрсәтеп билгеләгәннәр иде.
- Кеше кирәк анда, алырлар, - диде Раиф, үз сүзенә нык ышанып.
Чынлап та, бер-ике көндә эшкә урнашып, редакциядәге сәркатип-машинистка Сания апа Басыйрова белән икәү атна азагына хәтле газетаның март санын әзерләп, типографиягә җыярга тапшырдык. Шулай мин газета кешесе булып киттем һәм әлеге йөкне 1990 елның мартына хәтле җигелеп тарттым. Рәхмәт Раифка! Барактан, тулай торактан бүлмәсен дә бирделәр, тора-бара фатирын да алдым.
1 нче төзү тресты редакциясендә русча чыга торган «На стройке» газетасының редакторы Ольга Файнберг иде. Ул миннән биш-алты яшькә олырак һәм тумыштан талантлы булганга, эшне дә яхшы белә, мине дә яңа эшкә бик тиз һәм җиңел өйрәтте. «Төзелештә» шәһәрдәге күптиражлы газеталар конкурсларында призлы урыннар ала иде.
«Төзелештә» «На стройке»ның тәрҗемәсе булып чыга торган еллар да булды. Турыдан-туры һәм тиз арада тәрҗемә иткәндә, сыйфат югары була алмый иде. Шуңа күрә, тора-бара «Төзелештә»нең тагын бер хезмәткәре барлыкка килде. Марат Хәйруллинны мин тулай торак тәрбиячеләре арасыннан үзем сайлап алдым. Ул тырыш егет булып чыкты. Журналистлар Дамир Шәрәфетдинов белән Борис Зиннәтуллин мине «Агитатор блокноты»на эшкә чакыргач, мин бу эшкә Маратны тәкъдим иттем. Марат, оста тәрҗемәче булганга, соңрак ТР Президенты аппаратында тәрҗемә эшенә җитәкчелек итте.
«Төзелештә» газетасында хәбәрче булып озак еллар бер-бер артлы Рөстәм Мәһдиев, Марат Аюкаев һәм Мөршидә Гайфетдинова эшләгәндә, төзелеш объектларындагы эшчеләр тормышын гына чагылдырып калмыйча, әдәбият, мәдәният һәм спорт яңалыкларын да киң яктырттылар.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: