Шәһри Казан

Уенчык ясау – уен эшмени?!

Хәзерге балалар кибетләрендә нинди генә уенчыклар юк. Төслесе дә, йомшагы да, шалтыравыгы да, тавышлысы да - сайлый башласаң, вакытың җитмәс. Ә татар уенчыклары очрыймы соң араларында?

Балаң үсә башлагач, уенчыкларның әһәмиятенә төшенә башлыйсың. Мәгълүм ки, сабый уенчыклар аша үзенең сәләтләрен, күнекмәләрен үстерә, камилләштерә, уенчыклар аша зурлар дөньясын таный башлый. Мәкаләне язуга керешкәч, үземнең балачактагы уенчыклар, китаплар искә төште, күңелем җылынып китте. Совет чорында әллә ни сайлау мөмкинлеге булмады булмавын: гади курчаклар, кубиклар, гадәти тышлыктан татар әкиятләре. Шуңа да карамастан аларның барысы да әле хәтердә. Хәзер исә балалар продукциясенең төрлелегенә исең китәр. «Дөрес» уенчыкны ничек сайларга да белмәссең.
Улыма берничә ай тулгач, уенчыклар турында дус кызларым белән киңәшләшергә булдым. Аларның балалары үскәнрәк, тәҗрибәләре күбрәк. «Татар уенчыкларын каян сатып аласыз соң?» - дип сорагач: «Юк бит алар», - дигән җавап алдым. «Тавышлы уенчыкларны тәрҗемә итәргә туры килә, ә әлифбаны китаплардан гына өйрәнәбез», - диделәр. Дөресен генә әйткәндә, башта ышанмадым, шикләндем. Кибетләрдән, интернет челтәреннән үзем эзләргә булдым. Ничек инде ул Татарстанда татар балалары өчен уенчык булмасын! Шулай эзли торгач, кәефем шактый гына бозылды. Бар тапканым - йомшак уенчыклар җитештергән бер фабрика. Анысы да продукциясен сувенирлар кибетләрендә сата. Ә бит татар уенчыклары белән уйнап үскән бала үзенең татарлыгын кечкенәдән үк белеп кала. Сүз милли уенчык турында гына түгел, анысы - аерым бер проблема. Эш гадәти уенчыкларның татарчага тәрҗемә ителүендә. Кытайда җитештерелгән продукцияне русчага һәм башка телләргә тәрҗемә итәләр бит, сатып алучыга яраклашалар (бездә хәтта Кытайдан килгән, русча сөйләшкән Чебурашка да бар). Татарларга да татарча сөйләшкән уенчыклар кирәк. Татар әкиятләреннән алынган сюжетларны, геройларны уенчыкларда күрсәк иде. Әлифбаны да китаплардан гына түгел, төсле, матур уенчыклар аша өйрәнсәләр иде балаларыбыз.
Россиянең башка төбәкләрендә сыйфатлы уенчыклар җитештерү буенча фабрикалар матур гына эшләп килә (Новгород өлкәсендәге «Мякиши» уенчыклар фабрикасы, Пермь краендагы Краснокамск агач уенчыклар фабрикасы һ.б.). Аларның саны бик күп булмаса да, Кытайдан килгән продукция белән ярыша алалар. Томск шәһәрендәге фабрика, мәсәлән, татар әлифбасы төшерелгән шакмаклар да чыгарырга әзер. Татарстанда нишләп соң андый үрнәкләр юк? Татар уенчыкларының кирәкмәгәнлегенә ышанасы килми. Әле минем дәү әнием үз заманында Казан уенчыклар фабрикасында эшләгән иде, тик ул фабрика узган гасырның 90 нчы еллары башында ябылды. Шуннан соң бездә уенчыклар белән эш итәргә теләгән кеше табылмаган, ахры, дөресрәге, акча табылмагандыр.
Шулай да бүгенге көндә хәл алай ук аяныч түгел. Татар уенчыклары белән шөгыльләнергә дәртләнгәннәр бар, иганәчеләр генә кирәк. Татарстан хөкүмәтенең сайтында уенчыклар җитештерүчеләрне хезмәттәшлеккә чакыралар, димәк, бу мәсьәлә республикабызның җитәкчелегендә дә кызыксыну уята. Татарларга үзләрен сувенирлар аша гына түгел, балалар продукциясе аша да күрсәтергә вакыт җитте. Ә әлегә татар балаларына әниләре көчләрен жәлләмичә кулдан эшләгән татар уенчыклары белән уйнарга гына кала.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: