Шәһри Казан

Уңган да ул, булган да

Күңелебезгә якын булган шәхесләр хакында әңгәмә корганда, аны олылап-зурлап, мактап-хөрмәтләп, әлеге сүзләрне еш кулланабыз. Гаҗәпләнерлек берни дә юк монда. Тирән мәгънәле бу тезмәдә барысы да гади-җыйнак итеп, шәхеснең асыл сыйфатлары бер җепкә бәйләнеп ассызыклана. Күптәнге танышым Илгизәр Галиев тә - шундый олуг затлардан. Чыгышы буенча районыбызның Түбән Тархан авылыннан, ишле...

Реклама

Күңелебезгә якын булган шәхесләр хакында әңгәмә корганда, аны олылап-зурлап, мактап-хөрмәтләп, әлеге сүзләрне еш кулланабыз. Гаҗәпләнерлек берни дә юк монда. Тирән мәгънәле бу тезмәдә барысы да гади-җыйнак итеп, шәхеснең асыл сыйфатлары бер җепкә бәйләнеп ассызыклана.
Күптәнге танышым Илгизәр Галиев тә - шундый олуг затлардан. Чыгышы буенча районыбызның Түбән Тархан авылыннан, ишле гаиләдән. Тормышның ачысын-төчесен татып, картлар әйтмешли, аның лаеш шулпасын кашыклап кына түгел, чүмеч белән эчкән авыл егете. Әнисе Маһирә әбидән, атасы Мөхәммәтшәриф бабайдан үрнәк-сабак алып, эшкә уңган, үҗәт абый-апалары сыман, тормышның мәгънәсе намуслы хезмәттә икәнлеген кечкенәдән үк күңел түренә салып үскән. Унбер яшендә, зур фаҗигагә дучар булып, сул кулы бик зәгыйфьләнсә дә, өметсезлеккә бирелмәгән, олы җанлы, кешеләргә кирәкле зат булып дөнья көтәргә җитешү теләгенә хыянәт итми һәм морадына ирешә дә. Урта мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, олы тормыш сукмагына аяк баса. Ике ел туган колхозында хисапчы вазифаларын башкара, аннары, туганнарының киңәшен тотып, Казанга - ветеринария институтына укырга керә. Институтны уңышлы тәмамлап, башлы-күзле була. Куйбышев өлкәсенең Камышлы кызы Ленизага өйләнеп, районыбызга эшкә кайта.
60 нчы еллар район өчен зур үзгәрешләр, терлекчелекне тамырдан үзгәртеп, яңа рельсларга күчерү вакыты иде. Зур-зур комплекслар аякка басты, хезмәтне оештыруның яңа, үтемле ысуллары гамәлгә кертелде. Илгизәр туганның да өлеше бихисап күп булды бу үзгәртеп коруларда. Авыл хуҗалыгы идарәсенең өлкән зоотехнигы буларак, үз вазифаларын менә дигән итеп башкара алды. Колхоз-совхозларда эшләүче белгечләр коллективын туплауда да өлеше зур булды аның. Абруе үсте, ныгыды.
Русларда, «Большому кораблю - большое плавание», дигән гыйбарә бар. Бу Илгизәрнең язмышына, хезмәт биографиясенә дә кагыла. 1982 елны аны яңа гына оештырылган малларны ясалма орлыкландыру буенча хуҗалыкара оешма җитәкчесе итеп билгеләделәр. Башта башаягы белән каршы булса да, җитәкчеләр тәкъдимен аяк астына салып таптарга кодрәте җитмәде Илгизәрнең. Ризалашты, җиң сызганып, яңа эшкә кереште. Булдырды да! 2-3 елдан әлеге берләшмә республикабызда алдынгылар сафында иде инде. Әмма туры сүзле, үз фикерендә нык торучы, кем әйтмешли, кирәгеннән артык күпне белүчене кайберәүләр өнәп бетермиләр шул. Гомерлеккә дип сайланган һөнәреннән аерылу чиксез авыр, газаплы булса да, түзде, чыдады. Төрле оешмаларда эшләде, сынатмады, намусына тап төшермәде. Бәхет йозагы янә ачылды Илгизәрнең. Ул совхоз-техникумга эшкә урнашты, булачак белгечләргә терлекчелек нигезләрен өйрәтте. Техникумда укыту, яшьләр белән тыгыз элемтәдә тору, аларның уй-фикерләрен белү Илгизәргә үз тормышында яңа офыклар ачылырга ярдәм итте, аның җәмәгать эшчәнлеген тагын да активлаштыруга булышты.
- Техникумда эшләгәндә, үзем дә сизмәстән, яшьлегемә кире кайткандай булдым, - дип искә алырга ярата Илгизәр. - Уй-фикерләремне ак кәгазьгә төшерә башлап, район газетасының хәбәрчесе булып киттем, егет чакта апам бүләк иткән гармунымны сайратып, янә сәхнәгә аяк бастым.
Илгизәр Галиевнең, укытучы Хөршидә Җәгъфарованың һәм журналист Нурания Гарипованың тырышлыгы белән, район мәдәният йорты каршында татар театры труппасы оештырылды. Аның эшчәнлеге бик уңышлы булды, театр халык театры дигән мактаулы исемне алуга иреште. Илгизәр исә тамашачыларның яраткан артисты булып китте.
Яше 75кә җитсә дә, кул кушырып утыруны җене сөйми аның. Ул һаман эштә-хезмәттә. Бер дигән гаилә башлыгы да, туган-тумачасының, якыннарының, дусларының ышанып таянырлык талы да ул.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: