Шәһри Казан

Украина бүлгәләнсә, Кырым кемгә калачак?

Сочи гөрләде, Украина дөрләде, Янукович дигәннәре әллә инде шүрләде - узган берничә атна тарих битләренә шул рәвешле кереп калачак. Украинадагы хәлләр бүген-иртәгә генә рәтләнәчәк түгел, танылган астролог Павел Глоба әйтүенчә, Сатурн Кәҗәмөгез йолдызлыгында булганда, ягъни 2018 елда гына бу дәүләттә тәртип урнашачак. «Аңа чаклы илдә тотрыклылык булмаячак, аны бу хәлдән...

Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, Украина турында яза башлаган идем, нигәдер Грузия кереп кысыла. Оппозиция үзенең чын йөзен бөтенләй үк ачып күрсәтмәкче бугай - алар Украинада рус телен тыеп, әлеге телдә сөйләшүне җинаятькә санамакчы. Киевның Үзәк мәйданында кара төтеннәр чыгарып янган машина тәгәрмәчләре фашизм чаткыларын кабызмакчымы? Хәлләр мондый юнәлеш алса, бу барлы-юклы дәүләт үзе дә тарих битләрендә генә калмасмы икән?!
Җәрәхәтле Кырым җире
Ә тарих ниләрне генә хәтерләми! Быел Хрущевның Украинага Кырымны бүләк итеп бирүенә 60 ел булган (19 февраль, 1954 ел) икән! Шул чор эчендә әлеге ярымутрау тирәсендә бәхәсләрнең тынганы юк. Украина бүген-иртәгә кисәкләргә бүлгәләнергә торганда, бу тагын да актуаль. Узган атнада Кырым автономиясенең Югары советы депутаты Н.Колесниченко: «Илдә хәлләр җайга салынмаса, кырымлылар ярымутрауны Россиягә кушу турында уйлаячак», - дип белдерде. Әмма моны чиста салкын судай өрмичә генә кабып йоту дөрес булмас, бу сүзләрнең оппозиция белән Көнбатышны бераз сагайту өчен дә әйтелгән булуы бар. Россия Кырымны үзенә кайтару турында уйласа, аңа АКШ, Европа Союзы, Төркия белән мөнәсәбәтләрне ачыкларга туры киләчәк. Ярымутрау Россиягә Украина белән тоташтыручы күпер буларак кирәк. Белгечләр фикеренчә, Украина кисәкләргә бүлгәләнсә, Көнбатыш теләгенә иреште дип санарга була.
Кем кемне саткан?
Кырым турында сүз куерталар куертуын, әмма бу җирләрнең төп хуҗалары - кырым татарлары турында уйлап караучы юк. Җиде дистә ел дәвамында бу халыкка «сатлыкҗан» ярлыгы тагылып тора. Украина тарихны, ничек теләде - шулай борды, әмма кырым татарларыннан әлеге ярлык алынмады. Билгеле, тарихтан һәркем үзенә кирәклесен генә чүпли, үзенә яраклаштыра. 1944 елда югары даирәдәге совет чиновникларына дачалар, ял йортлары өчен бушатылган Кырымны аларның да югалтасы килми.
Ә шул «сатылган» кырым татарларыннан Бөек Ватан сугышы елларында 7 Советлар Союзы Герое, 35 Дан ордены кавалеры, 55 мең төрле дәрәҗәдә дәүләт бүләкләре ияләре, 4 генерал, 80нән артык полковник һәм 100 подполковник, күп кенә офицерлар һәм кече командирлар чыккан. Фашистлар басып алганнан соң, Кырымдагы 32 яшерен оешманың егерме бишен кырым татарлары җитәкли, сугышка китмәгән халыкның 19 проценты яшерен оешмаларда һәм партизаннар отрядында була. Ләкин аларның барысы да - яу кырында ятып калганнары да, Берлинга хәтле барып җитүчеләре дә, өч көн эчендә (18-20 май, 1944 ел) туган җирләреннән куылган 180 меңнән артык халык (хатын-кызлар һәм бала-чагалар) - барысы да «сатлыкҗаннар». Ә менә «бендерачылар»га кадер-хөрмәт, аларның тарафдарлары хакимияткә үрмәли. Хәер, мишәр әйтмешли, язымга - таем барлыкка килгән дәүләттән ни көтәсең инде тагын.
Хакимияткә кемнәр генә килсә дә, санаторий-курортлар ясап, азгынлык һәм зина кылу оясына әверелдергән Кырым җирләреннән берәү дә баш тартмас. Сатурнның Кәҗәмөгез йолдызлыгына керәсен көтәсе генә кала инде...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: