Шәһри Казан

Украина: Чехословакия яки Балкан сценариясе

Украинада барган хәлләр фикерли белгәннәрне битараф калдырмыйдыр. Ул кичә-бүген генә килеп чыкмаган, безнең күз алдыбызда туып, ничә еллар дәвамында үсеп, шундый куркыныч бер күренеш булып җитлекте. Бүген теге яки бу басмаларда әлеге чуалышларның махсус әзерлекле затлар тарафыннан оештырылуы турында хәбәрләр күренгәли. Бу хакта без - чит дәүләтнең гади халкы да...

Демократияме бу?
«Демократия менә шундый булырга тиеш ул», - диләр кайберәүләр. Телевизор экраннары каршында утырганда без барыбыз да «Алып батырлар», тик аның аша мәңге җиңә алмаган футболчыларга гына Бразилиянең борынына чиртү ысулларын «өйрәтеп» була. Киев мәйданындагы кан-коешка хәтле барып җиткән хәлләр, миңа калса, демократия түгел, ә күбрәк анархияне хәтерләтә. Мәйдан халкы, ни теләсә - шуны эшли, хакимият, махсус отрядларны калкан итеп, шулар артына посып утыра. Нәрсә көтә икән ул хакимият? Халык өшер, хәлдән таяр да кайтып китәр, без тагын элеккечә яшәрбез, диләрме? Халык кайтып китәр ул, безнең бабаларыбыз да, Кышкы сарайны алгач, 1917 елның көзендә шулай өйләренә таралышкан. Ә аннан соң гражданнар сугышына кабат җыйналган... СССР тарихын үзгәртеп, үзләренә яраклаштырып язган украиннар аның сабакларыннан да ваз кичкән, күрәсең, ә тарих, белгәнебезчә, кабатланып тора.
Тарихны күпме генә боргалама, аны алдап булмый. Бөек Ватан сугышы тәмамланып, Көнбатыш Украинаның фашист калдыкларыннан узган гасырның илленче еллар уртасына хәтле чистартылганын да хәтерли тарих. Бүгенге вазгыятьне җентекләбрәк карасаң, алар чистартылып бетмәгән икән бит. Януковичка хәтле президентлык иткән Ющенко чорында бендерачыларга кадер-хөрмәт күрсәтү, аларны сугыш ветераннары белән бер дәрәҗәгә күтәрү - моның ачык мисалы. Фашистларга каршы көрәштә СССР ягыннан рус милләтеннән кала иң күп корбаннар биргән украин халкының шундый кыланмышларына исең-акылың китәрлек. «Ни чәчсәң - шуны урырсың», - ди халык, шуларның тарафдарлары бүген Киев мәйданында ыгы-зыгы куптара. Аларга Европа союзың да кирәкми, Россиягә йөз баглау да шулхәтле генә, алар өчен иң мөһиме - башбаштаклык кылып, үзләренең «кәттәлеген» күрсәтү. Ә башкалар шуннан бик оста итеп файдалана.
«Сугыш тәмам, сугыш башлана»
СССРдан аерылып чыкканнан бирле, Украина, бер генә юнәлештә үсеш ала алмыйча, Крылов мәсәлендәгечә, өч тарафка ыргылды. Аның көньягы белән көнчыгыш өлеше Россиягә тартылды, үзәк теге яки бу якка кагылмый, ә көнбатышка, билгеле, Европа кирәк. Белгечләр фикеренчә, шушы өч өлешнең һәркайсы аерым дәүләт булып оешырга мөмкин. Икътисади яктан караганда, илнең көнчыгыш өлеше куәтлерәк, бюджет нәкъ менә аның исәбенә тулыландырыла һәм ул Россиягә нык бәйләнгән. Калган өлешләрнең көнчыгыштан башка нишләп бетәчәге билгесез. Европа союзына да шар тәгәрәтерлек буш көнбатыш Украина кирәкми, НАТОга да Россиягә якынрак булу кирәк.
Бүгенге хәлләрдән чыгып шуны әйтеп була: бу таркалу үз вакытында Чехия белән Словакиянең аерылышуы кебек тыныч кына булмаячак, Украина өчен күбрәк Балкан сценариесе туры килә. Дөрес, анда нигездә дин һәм этник каршылыклар сәбәпче иде. Кайбер белгечләр Украинаның проблемасын көнчыгыш белән көнбатышта менталитет, гореф-гадәт, мәдәниятнең төрле булуында күрә. Көнбатыш Украинаның Литва хакимлеге, венгр шляхтасы, поляк-швед интервенциясе астында булганлыгы мәгълүм. Тик менә тел үзенчәлекләре, гореф-гадәтләре буенча төрле этник төркемнәргә бүленү немец халкына бербөтен Германиягә берләшеп, чәчәк атып яшәргә комачауламый, башкалар ни өчендер үз морҗасыннан төтен чыгарырга атлыга. Европада соңгы вакытта аңлашылып бетмәгән хәл күзәтелә: Шотландия Бөекбритания составыннан чыгарга җыена, Бельгия ике өлешкә бүленү турында уйлый. Кемнеңдер кулы уйнамыймы икән биредә?
Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң: «Барысы да тәмам, сугыш бетте!» - дигәнгә, ул вакыттагы АКШ Президенты Трумэн: «Кемдер өчен тәмам, ә кемдер өчен башлана гына», - дигән булган. Бу сүзләрнең хаклыгына торган саен ныграк ышана барабыз, дәлилләре җитәрлек.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: