Шәһри Казан

Украинада мәхшәр дәвам итә

Украинаның башкаласы Киев шәһәренең урамнарында өч атнадан арткан мәхшәр дәвам итә. Оппозиция басып алган Шәһәр советы бинасы өчен дә көрәш бара. Кичә эчке гаскәрләр белән махсус отрядлар бинаны штурм белән алырга омтылыш ясады, әмма аларның юлына халык каршы чыгып, гаскәриләр белән шыгрым тулы автобуслар кире борылырга мәҗбүр булдылар.

Милиция белән оппозиционерларның бәрелешләреннән көн саен ике як вәкилләре дә зыян күреп тора. Чәршәмбенең төне белән иртәсенә хастаханәләргә өшү, баш сөяге җәрәхәте, кабыргалар һәм очлыклар сыну, баш һәм умыртка баганасы яралары белән 30 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 15е - 6 баш күтәрүче белән 9 хокук сакчысы госпитализацияләнгән.
10 декабрь көнне Киевта хакимият белән оппозицияне татулаштырырга тиешле милли түгәрәк өстәл эшли башлады. Татулык өстәле артында үтәчәк сөйләшүләрнең максаты - тәртипсезлекләр тагын да арта һәм көчәя төшкәнче, проблеманы сүз һәм тыныч килешүләр ярдәмендә чишәргә тырышу. Өстәл артында Украинаның хәзерге һәм элеккеге өч Президентлары аерым гына утырыш үткәреп алдылар инде. Сөйләшүләрдә шулай ук оппозициянең лидерлары, «Евромәйдан»ның активистлары, белгечләр, язучылар, галимнәр һәм милләтнең башка абруйлы вәкилләре катнашыр дип көтелә. Шушы көннәрдә Украинага эшлекле сәфәрләре белән Брюссельдан Евросоюзның дипломатик миссиясе башлыгы Кэтрин Эштон һәм Вашингтоннан АКШ дәүләт сәркатибенең Европа мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Виктория Нуланд килделәр. Аларның да түгәрәк өстәлдә катнашулары мөмкин.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: