Шәһри Казан

Укучыларыбыз иҗаты

Сандугачлы яз Сандугачлы язлар килер әле, Салкын урынын алыр җылылык. Иртән торгач, Кояш сөя мине, Кара болытларга урын юк. Сылу җилнең назлап иркәләве Күңелемә куя канатлар. Саклый яшьлек моңын оныттырмый Озатып калган яшел наратлар. Хатирәләр урманында йөрим, Кайсы туган, кайсы үлгән чак. Тормыш кайный Җир әйләнгән чакта Юлдаш булып бара...

Сандугачлы яз
Сандугачлы язлар килер әле,
Салкын урынын алыр җылылык.
Иртән торгач, Кояш сөя мине,
Кара болытларга урын юк.

Сылу җилнең назлап иркәләве
Күңелемә куя канатлар.
Саклый яшьлек моңын оныттырмый
Озатып калган яшел наратлар.

Хатирәләр урманында йөрим,
Кайсы туган, кайсы үлгән чак.
Тормыш кайный Җир әйләнгән чакта
Юлдаш булып бара балачак. (Нурулла ГАПТУЛЛИН, Түбән Кама)

Татарстан
Данлы юлы, бөек Болгар иле
Гасырларга туплап байлыкны,
Яңа көнең туа, Татарстан,
Югарыга күтәр байракны.

Якты күгең, туры барыр юлың
Яшел хәтфә белән ябылган.
Максатыбыз безнең бердәмлектә,
Тарих битләренә язылган.

Төрле милләт яши бөек илдә,
Татулыкта барыр юллары.
Милләтебез - алтын байлыгыбыз,
Башың күтәр, татар, югары.

Горур күтәр милли байрагыңны,
Бердәм булган гына гайрәтле.
Гаделлектә төзик киләчәкне,
Хөрмәт итеп төрле милләтне.

Төрле төстә күрдең афәтләрне,
Тетрәндердең тирә мохитне.
Бердәм яшик җирдә, Татарстан,
Киләчәккә өзми өметне.

Яңа гасыр, бөек төзелешләр
Безнең бәйсезлектә үтәчәк.
Иркен дәүләтебез, Татарстан,
Тормышыбыз якты киләчәк. (Арнис АБДУЛЛИН, Азнакай)

Бәхет
Бер-береңне аңлап яшәү
Бәхет бит ул үзе бер.
Күз карашыңнан аңласа,
Йөрәккәең сөенер.

Хәлеңне сорашкан чакта,
Җанны тынычландыра.
Җылы сүзләр әйтеп сөйсә,
Тагын ни кирәк сиңа?

Шушы өч көнлек дөньяда
Бәхеткәеңне сакла!
Бергәләп корган ояңны
Җил-давыллардан якла! (Нурзия ДУСМӨХӘММӘТОВА)

Ниһаять
Хактыр, ахры, татарның әйтеме -
«Тауга менгәч кибә тамагы».
Йөз ел көтте милләт тауга менгәч
Сусавына илһам табарны.

Мәкер, яла, хыянәт корбаны
Гамлет, Отеллолар хакында
Ничә гасыр инде зур сәхнәләр
Җырлап сөйли дөнья халкына.

Ничә гасыр Ромео-Джульетта
Мәхәббәте данга күмелде.
Тукай-Зәйтүнәнең тыйнак хисен
Аңлар өчен йөз ел үтелде.

Һәм, ниһаять, табылды бер татар -
Тыйнак хискә дастан язучы.
Тезде карлыгачлар милли рухта
Шул дастанны көйгә салучы.

Татар акылы төштән соң, диләр,
Көтмик әле ахшам азанын.
Тукайга ияреп, гасыр гизсен
Тыйнак сөю, милләтнең даны.

Реклама

Оялмасын калфак, түбәтәйләр
Патша сәхнәләрен бизәргә.
Тукай-Зәйтүнәләр мәхәббәте
Күптән лаек дөнья гизәргә. (Кадрия САМАТОВА, Актаныш, Уразай
Шагыйрь Р.Харис һәм композитор Р.Ахияровага багышлана)


Сагындыра Памир
Тумасам да анда, үсмәсәм дә,
Чик буйларын һаман сагынам.
Әйтерсең лә дозор сукмакларын
Белгәнмен мин бала чагымнан.

Их, урарга янә шул юлларны,
Тау елгасы - Пәнҗе ярларын.
Сәламлисе иде күккә ашкан
Чол Памирның карлы тауларын.

Чик буенда хәвеф-хәтәр генә
Диеп уйлаучылар аңласын:
Сагындыра Памир - яшьлек тавым,
Кайда гына эзем калмасын!.. (Рәис САФИН, Казан)

Тәүге сөю, тәүге ярату
Йөрәккәем, нигә сыкрыйсың,
Мөмкин түгел моны аңлату,
Уттан алып, утка сала микән
Тәүге сөю, тәүге ярату?

Һәрчак сине хәтеремдә тотам
Карашыңны, серле күзләрне.
Вакытлар да юып бетерә алмый,
Йөрәктәге тирән эзләрне.

Хыялларга чумып, сине уйлыйм,
Сине сагынып тибә йөрәгем,
Әйт әле, җил, минем сөйгәнемә
Бармы икән минем кирәгем?

Уйларымны җыр юлына салгач,
Моңнар тулсын иде күңелгә,
Тукта инде, өзгәләнмә, йөрәк,
Җитеп торыр бугай бүгенгә! (Фәндияр ГЫЙЛЬМАНОВ, Яшел Үзән, Югары Урысбага)

Син киткәч
Син үлгәннән бирле, иркәм,
Күздә яшь кипкәне юк.
Сурәтең бер минутка да
Җанымнан киткәне юк.

Син киткәннән бирле, иркәм,
Елмаеп, көлгәнем юк.
Саф рәхәтләр, пакь хыяллар
Иркендә йөргәнем юк.

Син үлгәннән бирле, иркәм,
Йокым да йокы түгел.
Күзәтеп ятам Ялтаның
Йолдызлы төнге күген.

Син үлгәннән бирле, иркәм,
Юк авырмаган көнем.
Синсез, утсыз һәм илһамсыз
Сүнә бара гомерем.

Кырыс тәкъдир мәхрүм итте
Мине уң як яртымнан.
Ярты инсан булып калдым
Хәдичәм вафатыннан.

Насыйп булсын күрешергә
Ахирәттә безләргә.
Туры килмәсен иркәмне
Ераклардан эзләргә! (Фоат МОРТАЗИН, Ялта)

Таулар, бәлки, очрашмыйдыр
Таулар, чыннан, очрашмыйдыр
Халык сүзләре хактыр.
Ә безне дәшеп кайтарган -
Мәктәптер, туган яктыр.

Күрмәдек түгел, күрдек бит
Памирын, Уралын да.
Ә менә йөргәннәр истә
Наласа урамында.

Минем дә күңел җилкенә,
Яшь чаклар төшсә искә.
Әй сөйләшеп туймас идек
Җыелсак һәрчак кичкә.

Таулар, бәлки, очрашмыйдыр
Хактыр халык сүзләре.
Ә без менә эзләп табыйк
Яшьлектәге эзләрне. (Хай Хак ЙОСЫФИ)

Яшик әле шундый итеп
Яшик әле шундый итеп
Тамчы да үкенмәслек.
Рәнҗетерлек сүзләр әйтеп
Һич гафу үтенмәслек.

Яшик әле шундый итеп
Сокланыйк үзебез дә.
Дус-туганга ачык булыйк,
Нур сипсен йөзебез дә.

Яшик әле шундый итеп
Яратыйк, сөйик, яныйк.
Дөньялардан киткәндә дә
Саф бала сыман калыйк.

Яшик әле шундый итеп
Исемнәр калсын илдә.
Җыр итеп җырларлык булсын
Тибрәтеп моңлы телдә. (Гөлнур АЙЗЕТУЛЛОВА)

Шагыйрь диңгезе
Тукай дигән асыл бер диңгезгә
Кереп чумдым, килми чыгасым.
Сизә күңел дәрьям, бу диңгезнең
Җитмеш тапкыр мине сынасын.
Җаным тыныч, чөнки төгәл беләм -
Шагыйрь мине какмас, рәнҗетмәс;
Су анасы ярдәм кулын сузар,
Су төбенә төшереп җибәрмәс.
Бу диңгезне үзенеке иткән
Минем кебек тагын миллионнар.
Алар барчасы да якын миңа
Әйтерсең лә без бертуганнар.
Тукай дигән асыл диңгезкәйнең
Ярларында шомлы тынлык юк.
Шигырьләре кыяларга бәрелеп,
Заманага бирми тынгылык. (Люция АБЛЕЕВА, Казан)

Тукай абый әкиятләре
Җәйге тыныч матур көндә
Җиләккә диеп киттем.
Уйлана-уйлана баргач,
Тиз генә барып җиттем.

Әй биредәге хозурлык.
Әй җиләк, монда җиләк.
Нигә кәнди генә алдым?
Алырга булган чиләк!

И шатланам табышка мин,
Җыярга иде тизрәк!
Авызыма да тутырыйм,
Күчтәнәчкә дә кирәк.

Җыя-җыя онытылып
Әллә кая киткәнмен.
Әллә нинди иске генә
Агач йортка җиткәнмен.

Сул якка таба карасам,
Ни күзем белән күрим...
«Кети-кети уйныйк!» - диеп,
Карт бер Шүрәле йөри.

...Шулчак минем маңгаемнан
Үбеп алды әнием.
- Сабагыңа барасың бар,
Соңга калма, нәнием!

Әй дусларым, мин бит бары
Өйдә йоклап ятканмын.
Баш астыма кысылып калган
Укып яткан китабым.

Тукай абый әкиятләрен
Укып йоклап киткәнмен!
Бүген дә укырмын әле
Белик
Ахыры төшнең
Ниләр белән беткәнен! (Кәрим АБАЕВ, Казан шәһәре 135 нче мәктәбенең 2 нче сыйныф укучысы)

Әй Бистәле
Г.Тукайга ияреп
Әй Иске Бистә, изге Бистә
Йөзек кашы Казанның.
Урыннары җәннәт булсын
Синнән чыккан Татарның.

Бөек Тукаебыз күрсә
Хәрабәгә калганың -
Язар иде син мескенгә
Хурга ничек калганың.

Минем кадерле Бистәм син,
Олуг затлар тудырдың.
Иң зыялы, иң иманлы
Шәхесләр - горурлыгың.

Урамнарың гүзәл булды
Матур йортларың белән.
Зиннәткә күмелеп тордың
Гөлбакчаларың белән.

Ак чәчәкләргә күмелеп
Тора идең язларын.
Коенганда эчә идек,
Кабаныңның суларын.

Су анасыдай коенып
Үстек Кабан суында.
Изге күлнең яшел яры,
Яр буендагы көймәләр
Сагындыра бүген дә. (Нурания БИКТИМЕРОВА, Казан)

Йөрәгемә яздым
Галиҗәнап йөрәгемә яздым бүген гариза,
Бер генә көн булыйм манкорт, була күр, зинhар, риза.

Күтәрелде кан басымым, йөрәк куйды калтырап,
Ышанмады газиз җаным, кинәт калды аптырап.

Авырлык белән хупланды минем тиле гозерем,
Рәхәт күрсен әйдә, дидем, бер көнлек бу гомерем.

Сәлам бирә иске дуслар, сораша хәл-әxвәлем,
Тик самимияттән бүген мәхрүм минем күңелем.

Ишетмәдем яшь ананың бүген бишек җырларын,
Тибрәтмәде курай моңы күңелемнең кылларын.

Аңлатмады aк каеннар никтер сөю хисләрен,
Назламады чәчләремне иртәнге таң җилләре.

Юк җаваплылык, шөкер, юк бернинди кайгы-хәсрәт,
Нәфесем азат, тамак тук, хәл дә искиткеч әйбәт.

Янып йөри Бәйрәмова ил бәйсезлеге өчен,
Китап яза, ярдәм сорый гарип балалар өчен.

Тырышалар гали җаннар сакларга татар телен,
Һич кайгырмыйм, кирәге юк манкорт ул телең.

Түзмәде… «Җитәр! - диеп кычкырды шулчак йөрәк, -
миңа кирәкми үле җан, миңа искесе кирәк!»

Безгә кирәк туганлык вә мөлаем нурлы күзләр,
Алар мәхрүм бу хисләрдән, аларга ят бу сүзләр.

Ян син, ян, ярсу йөрәгем, бишек көйләрем өчен,
Искесе кебек тип яңадан, күрсеннәр синeң көчең.

Миңа кирәк үз йөрәгем, кирәкми өркәк йөрәк,
Күрегез, күп татарда ялкынлы бәйсез йөрәк! (Фәнис ЗЫЯЛЫ, Төркия)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: