Шәһри Казан

Ул бүген дә яши

Башкалабызда күренекле язучы Галимҗан Ибраһимовның 125 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция булып узды. Анда Татарстаннан һәм Башкортстаннан килгән галимнәр катнашты. Аннары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында әдипнең юбилеена багышланган кичә дәвам итте. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева Г.Ибраһимов иҗатына кыскача бәя бирде. Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов аның тормыш...

Реклама

Башкалабызда күренекле язучы Галимҗан Ибраһимовның 125 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференция булып узды. Анда Татарстаннан һәм Башкортстаннан килгән галимнәр катнашты. Аннары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында әдипнең юбилеена багышланган кичә дәвам итте. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева Г.Ибраһимов иҗатына кыскача бәя бирде.
Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов аның тормыш юлы белән таныштырды.
Заманында Г.Ибраһимов иҗатын рус язучылары гына түгел, чит илнекеләр дә югары бәяләгән. Артистлар аларның бәяләмәләрен дә яңгыратты әлеге кичәдә. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары сәхнәләштерелгән тамашада Г.Ибраһимовның тормыш һәм иҗат юлын күз алдына китереп бастырдылар. Аның заманында Г.Камал исемендәге театр сәхнәсендә куелган «Татар хатыны ниләр күрми» спектакле һәм «Тирән тамырлар» әсәре буенча төшерелгән фильмы да күрсәтелде. Әдип турында гомер буе каршылыклы фикерләр булса да, аның әсәрләре бүген дә актуаль. Үзенең «Кызыл чәчәкләре» белән генә дә ул балачактан безнең күңелләрдә яши.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: