Шәһри Казан

Ул – Казанда беренче!

Гасырлар чоңгылында күпме телләр югалган да күпме милләтләр мәңгелеккә сызып ташланган. Безнең телләргә дә шундый куркыныч янамый дип хәзер берәү дә гарантия бирә алмый. Заманында татар теленә дәүләт теле статусы бирелмәсә, ул хәтта бүгенге халәтендә булса да яши, үсә алыр идеме? Юк, әлбәттә.

Реклама

Тик татар теле киң кулланылышта, «ул чәчәк ата» дип куштанланасым да, матур сүзләр сөйлисем дә килми, әмма туган тел үсеше өчен азмы-күпме кыймылдау бар. Һичшиксез, без әле уянып җитмәгән, икенче яктан, Мәскәү якадан тарта. Хәер, читкә китми генә, бу өлкәдә башкарылган эшләргә тукталасы килә. Казан халыкара лингвистика үзәге турында кайберәүләрнең ишеткәне бардыр, әлбәттә. Әлеге үзәк яңадан тернәкләнеп килә. Дөрес, ул бер татар юнәлешендә генә эшләмәячәк. Биредә, аның җитәкчесе Гөлнара Садыйкова аңлатканча, рус, татар, инглиз, алман, испан һ.б. телләрне иң югары дәрәҗәдә, профессионаллардан өйрәнергә теләүчеләр өчен үзәк ишекләре һәрвакыт ачык. Моннан тыш, Казан халыкара лингвистика үзәге мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар һәм төрле яшьтәге, төрле өлкәдә хезмәт куючы кешеләр белән эшли. Ул 5 проектны гамәлгә ашыра икән: «Центр протяжения», «Гражданин мира», «Поколение NEXT», «Ноу-Хау», «Преподаватель 2.0» һәм, әлбәтттә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән «АНА ТЕЛЕ» онлайн мәктәбе. КФУның Филология һәм сәнгать институты директоры, профессор Рәдиф Җамалетдинов сүзләренә караганда, Казан халыкара лингвистика үзәге һәр катлау халык өчен дә кызыклы һәм биредә тел өйрәнү өчен заманның иң алдынгы технологияләре урнаштырылган. Барысы да дәүләт финанслары исәбенә. Күптән түгел Казанга сәфәр кылган Россия мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов та, биредәге ноу-хауны күреп: «Мәскәү, Питерлардан калышмыйсыз», - дип, югары бәя биреп китте. Ә менә «АНА ТЕЛЕ» онлайн мәктәбе проекты нигезендә рус телен дә өйрәтмәкчеләр. Министр институтка визиты вакытында аеруча шушы проект белән кызыксынды.
Казан халыкара лингвистика үзәге базасында алга таба тәрҗемәчеләр, филолог, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм башка өлкәләр өчен белгечләрнең белемен күтәрү, «Ашыгыч лингвистик ярдәм», «Тел сертификациясе» һәм башка кызыклы проектлар дәүләт программалары кысаларында гамәлгә ашырылачак.
Институт директоры киләчәктә чит илләрдә татар теле үзәкләре ачу нияте турында да бәян итте. Һәм әлеге масштаблы проект Каюм Насыйри институты филиаллары формасында эшләр дип фаразлана.
Университетка, әлбәттә, яхшы белемгә ия булган укучылар-абитуриентлар кирәк. Һәм аларны мәктәптән үк әзерләү зарур. Рәдиф Рифкать улы белдергәнчә, шул уңайдан мәктәп укучылары белән эшли торган «Поколение NEXT» проекты иң кызыклысы. Ә менә «Ноу-Хау» - чиновникларга, ягъни дәүләти һәм муниципаль хезмәткәрләргә, шулай ук лаеклы ялдагыларга адресланган. Йомгаклап әйткәндә, филология өлкәсендә Лингвистик үзәк Казанда әле беренче. Ә инде йөз тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр килеп күрүең һәм үзеңнең шунда шөгыльләнүең - иң кулае.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: