Шәһри Казан

Ул коткаручым булды

Бу аксакалга мин Казандагы язмышым өчен рәхмәтлемен. Узган гасырның 80нче еллары башында нәкъ менә ул - язучы Заһид Батыр улы Фәйзуллин мине баткак һәм буш киләчәккә илтүче сукмакка кереп китүдән саклап калды. Бу хәл болай булды.

Реклама

Татар телевидениесенең аяк­ка басу чоры булган 60 нчы ел­­­ларда студиянең иҗат төр­кеме әзерләгән барлык программаларны рус һәм татар телләрендә икешәр диктор алып бара иде. Еллар узган саен, телевидениенең дә офыклары киңәя, тапшырулар да арта һәм билгеле бер юнәлештәге тапшыруларны алып баручылар да күренә башлады. 70 нче еллар азагына дикторлар штаты да, кискен ихтыяҗ булмауга карамастан, тугызга җитте. Шуңа күрә 3-4әр көн эшсез йөрергә туры килә иде. Билгеле, бушлыкны ни беләндер тутырырга кирәк - табигать законы шундый. Эшсезлек (эшлексезлек) - торгынлык кына түгел, ә бәлки ирешел­гән­нәрне әкренләп югалта бару, череп таркалу да ул. Мондый «ирек» башка бер иҗат коллективы белән хезмәттәшлек итүгә этәрә, мәҗбүр итә. Диктор - сирәк кешенең кулыннан килә торган хезмәт! Кызганыч, ул еллардагы бюрократик системада, икенче бер коллективта өстәмә эш алып барыр өчен, үз коллективыңнан рөхсәт таләп ителә иде. Шуңа күрә, табигый, кайвакыт хәй­ләләргә, үзара гына килешергә, кемнәр беләндер уртак тел табарга кирәк була торган иде. Һәркем дә булдыра алмый моны. Белеп алсалар, җәзасы каты була иде.
1982 елның 27 июлендә минем талантлы коллегам Иркә Сакаева дөньядан китте. Аңа нибары 43 яшь иде. Бу сан безнең иҗат язмышыбызда кара сан булып чыкты. Ике елдан соң, минем дә 43 яшем тулып килгәндә, «күп җирләрдә» эшләвем «фаш ителеп», мине экраннан аеру өчен, конкурс ыгы-зыгысы башланды. Мин каршы сүз әйтмәдем: 23 ел уңышлы хезмәтем, иң югары дикторлык категориям булуга карамастан, анда катнашуга гариза яздым.
Ә бу категорияне миңа СССР Телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитетының квалификация комиссиясе биргән иде. Комиссиядә совет радио һәм телевидениесенең «йолдызлары» - Ю.Б.Левитан, И.Л.Кириллов, О.С.Высоцкая һәм В.М.Леонтьевалар бар иде. Сүз уңаеннан, бөек остазым Левитан белән соңгы очрашуым Мәскәүдә һөнәри осталыкны үстерү буенча чираттагы Бөтенсоюз киңәш­мәсендә 1982 елның ноябрь-декабрендә булды. Сөйләм логикасы буенча дәресләрнең берсендә ул миңа: «Абдулла Ибраһимович, Татарстанда сезне күтәреп кенә йөртәләрдер, мөгаен!» - диде. «Юрий Борисович, ник алай дисез?» - дигәч, остазым: «Башкача була да алмый! Сезнең рус телегез - үрнәк булырлык, исемегез - классик мөселман исеме, фамилиягез - типик славян фамилиясе. Абдулла Дубин - интернациональлек байрагының эфирда яңгыравык чагылышы», - дип җавап бирде. (Кызганыч, Юрий Левитан, минем алдагы язмышымны бел­мичә, икен­че елны мәрхүм булды.)
Ул елларда «иҗади кон­курс»ның ни икәнен һәркем аңлыйдыр. Өстәл артында сине күк­ләр­­гә чөеп мактыйлар, ә яшерен тавыш биргәндә, таптыйлар. Шул рәвешле минем урынга бер яшь егет килеп утырды (туган елы һәм көне минем Казан телестудиясендә эшли башлаган вакытка туры килә!). Нәтиҗәдә, буш вакытымда эчкечелеккә бирелмичә, мөмкин кадәр күп эшләргә тырышуым, хезмәт сөючәнлегем, намуслылыгым аркасында, мин эшсез калдым. Бу шул кадәр авыр иде ки, мин хәтта Казаннан бөтен­ләй­гә китәргә карар иттем. Шуны да өстәргә кирәк, беркем, бер генә чиновник та ни өчен, ни сәбәптән минем экранда күренми башлавым белән кызыксынмады. Үзем дә беркемгә дә, беркая да мө­рә­җәгать итмәдем. Аллаһы Тәгалә ни язса - шул булыр дип уйладым. Гайбәтләр күп булды, әлбәттә, кайвакыт хәтта башка сыймастайлары да. Бәхетемә, минем яраткан шөгылем - филокартия (раритет открыт­калар җыю) бар иде. Шул миңа зур таяныч, терәк булды. Автор, җыючы һәм редактор буларак, «Казань на старинных открытках» (1995 ел), «Казань историческая» (2004 ел), «Астрахань историческая» (2006 ел), «Старая Волга. Ее люди, Ее суда, Ее судьба...» (2011 ел), «Старая Казань и ее окрестности» (2012 ел) дигән бүләк фотоальбомнар, 30-56 сюжетны эченә алган утыздан артык буклет­ны дөньяга чыгардым. Бу хезмәтләрне еллар картайтмый, алар мәңгелек, чөнки тарих беркайчан да искерми, тузмый, еллар уза барган саен, аның кыйммәте, әһәмияте арта гына бара. Әлеге казанышларым белән мин алда телгә алып киткән кешегә бурычлы.
Эштән китәргә мәҗбүр ител­гәннән соң ярты еллап вакыт узып, Казанны бөтенләй ташлап китү фикерем өлгереп җиткәч, 1985нең җылы май көннәренең берсендә, әйберләремне төяп җибәрер өчен, Елга вокзалына контейнерга заказ бирергә киттем. Юлымда Заһид Фәйзи очрады. Нәкъ менә шул чакта ул миңа үзенең акыллы киңәшләрен бирде, сабыр ит­кәннәргә Аллаһы Тәгаләнең миһербанлы булуына күңелемдә ышаныч чаткылары кабызды. Чыннан да, шулай бит, сабыр төбе - сары алтын, ди халык мәкале дә. Аллаһы Тәгалә үзенең яраткан колына бирер диләр бит сынауларны, чөнки һәр авырлык - ныклыкка, өлгергәнлеккә сы­нау ул. Кеше авырлыкларны узып, югарырак күтәрелә, җаны чистара, һәм, чыннан да, шулай бу­лып чыкты да. Инде минем хаҗи дәрәҗәсенә ирешүемә биш елдан артык вакыт үтте. Зур гаиләдә ундүртенче бала булып үскәнгәдер, мин ялагайланырга - тәлинкә то­тар­га өйрәнмәгән, минем һәр нәрсәгә үз фикерем, үз мөнә­сә­бәтем бар. Мин зур, авыр журналистлык юлына кереп киттем һәм бүген дә шул хезмәт белән шө­гыльләнәм.
Коткаручым Заһид Фәйзигә 15 февральдә 80 яшь туласы иде. Аяныч ки, ул, аны каршылый алмый, фаҗигале рәвештә вафат булды. Заһид Фәйзи - 7 китап авторы: роман, повестьлар, поэмалар, хикәяләр һәм шигырьләр иҗат иткән кеше. Аның 20дән артык шигыренә композиторлар Р.Яхин, Ә.Бакиров, С.Садыйкова, С.Ибраһимов, Р.Курамшин көй язган. Әлеге җырлар республика радио фондына кабул ителгән, җыентыкларда чыгарылган. Аның «Язмыш борылмалары», «Чүп­лектә», «Бөркетләр ягы» дигән повестьларын халык бик яратып укыды һәм укыр дип өметләнәм. Мәр­хүмнең рухы шат булсын!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: