Шәһри Казан

Ул тәүгеләрдән иде

10 июльдә Татарстанның атказанган артисткасы, югары категорияле диктор, 60-80 нче елларда телеэкраннарда иң якты балкыган йолдызларның берсе - Иркә Сакаевага 75 яшь тулган булыр иде.

Реклама

Диктор - теге яки бу тапшыруны әзерләгән күпсанлы коллектив эшчәнлегенә йомгак ясаучы соңгы звено. Ул алгы сызыкларда санала һәм беренчеләрдән булып телетамашачы, радиотыңлаучылар белән элемтәгә керә. Дикторның һөнәри осталыгы никадәр югары булса, тапшыру да шул рәвешле бәяләнә. Начар сөйләм белән яхшы әсәрне дә бозып ташларга мөмкин. Бүгенге көндә экраннарда яңгыраган «чыктым аркылы күпер»ләр тамашачының телен, зәвыгын боза. Ирексездән, күңел журналистлык һәм артистлык сәләтләрен бергә үреп, дикторлык эшчәнлеген югары профессиональлек дәрәҗәсенә күтәргән шәхесләрне юксына башлый. Иркә Сакаева да әнә шундыйлардан иде. Аның тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге, туктаусыз югарыга таба үрләве башкаларга да үрнәк булды.
Даһиларның сәләтен танырга теләмәгән, яклау-теләктәшлек күрсәтмәгән торгынлык елларында Иркә ханым аянычлы язмышка дучар булды. Ялгыз калган көннәрдә ул үзенә аракыны дус итте. 1982 ел якынлашып бара иде...
Арабыздан киткәннәрне нигә соң без искә алырга атлыгып тормыйбыз? Татарстан радиосы шаулатып-гөрләтеп үзенең 70 еллыгын билгеләп үтте. 200дән артык битле «Тыңлагыз, Казан сөйли!» китап-альбомында шушы исемне искә алучы табылмаган! Ә бит Иркә Сакаева 20 ел буена Татарстан радиосында да хезмәт куя, «Яшьләр радиодулкынында», «Идел белән Урал арасында», «Говорит юная смена» тапшыруларын алып бара. Бөтенсоюз радиосының I программасы өчен тапшырулар әзерләү нәкъ менә Иркә Сакаевага йөкләнә.
Талантлы шәхесләр тирәсендә һәрвакыт кара көнчелек йөри. Үзәк телевидение дикторлары В.И.Балашов белән И.Л.Кирилловның лаеклы ялга китүләренә дистәдән артык ел узып китте инде. Аларны күптән түгел генә искә алып уздылар: Россия Президенты Указы белән, Виктор Ивановичка «Россиянең халык артисты» дигән мактаулы исем бирелде, Игорь Леонидович ТЭФИ премиясенә лаек булды. Әйе, соң булса да, уң булган. Ә бездә?!.
Гомерләр бигрәк кыска шул. Кешенең кадерен исән вакытында белергә кирәк. Ә инде вафат булгач, җылы итеп искә алу да урынлы булыр иде...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: