Шәһри Казан

Ул – туган як җырчысы

2013 ел Республикабыз Президенты Указы нигезендә «Татарстанда экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы» дип игълан ителде.

Реклама

Халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатында туган җиребезгә, әйләнә-тирә мохиткә карата булган кайнар мәхәббәт хисләре бөтен матурлыгы, бөтен хозурлыгы белән ачыла.
«Аулыбызның ямен, суы тәмен беләм,
Шуңар күрә сөям җаным, тәнем белән», -

дигән, балачактан һәркайсыбызның күңеленә тирән сеңеп калган бу кайнар хисле, тирән мәгънәле шигъри юлларны язганда («Туган авыл». «Әдәбият», 1909) Г.Тукайга әле нибарысы 23 яшь кенә булган.
Г. Тукай туган як табигатен рәссамнарча сурәтләп кенә калмый, ә бәлки аны авыл халкының тормыш-көнкүрешен, тырыш, авыр хезмәтен, яшәү рәвешен, уй-фикерләрен фани вә бакый дөнья хәлләре белән дә бергә үреп чагылдыра.
Туган җир, туган авыл Г. Тукай өчен ватанга тиң һәм ул аның ямен Лермонтовча гаять тәэсирле сүзләр ярдәмендә, безнең халыкка бик яхшы таныш булган күренешләр, образлар аша сурәтләп биргән. Билгеле, Тукайның авыр язмышлы балачагы Пушкин, Лермонтовларның кайгы-хәсрәтсез, бәхетле балачакларыннан бик нык аерылып тора. Ул аның «Исемдә калганнар» (1909) исемле китабындагы истәлекләрендә бик ачык итеп тасвирлана.
Г. Тукайның «Пар ат» («Фикер», 1907), «Кошларга», «Карлыгач», «Кышкы кич», «Мәктәптә», «Эш беткәч, уйнарга ярый» («Балалар күңеле», 1909), «Җәйге таң хатирәсе», «Җәй көнендә», «Яз хәбәре» («Йолдыз», 1910), «Бер имән» («Вакыт», 1910), «Елның дүрт фасылы» («Яңа кыйраәт», 1910), «Фатыйма белән Сандугач» («Күңелле сәхифәләр», 1910), «Җил», «Иртә» («Күңел җимешләре», 1911), «Яз галәмәтләре», «Валлаһи» («Ялт-йолт», 1912), «Буран», «Яңгыр», «Җил тавышы» («Җан азыклары», 1912) кебек шигырьләрендә туган якның табигате, ел фасыллары, күк җисемнәре, җир-сулары, урман-болыннары, үсемлекләре, кош-кортлары, киек-җанварлары һ.б. турында кызыклы күп мәгълүматлар китерелеп, бик матур итеп тасвирлап бирелә:
Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.

« Пар ат»
Шат үләнлекләр, тәбәссемдә чәчәкләр, ләләләр;
Сандугачлардан ява,яңгыр кеби, мәдхияләр.
Туктаганнар күрмәгә иртүк табигать күркене,
Күктә аккошлардай ак күчмә болытлар төркеме.

«Җәйге таң хатирәсе»
Бөек шагыйрьләрнең иҗаты шигърияткә генә түгел, тулаем әдәбият һәм сәнгатькә дә, халыкның милли аңы һәм туган тел үсешенә дә гаять зур йогынты ясый. Тукай - Пушкин, Лермонтов, Һете, Һейне, Байрон, Петефи, Җәлил һ.б. кебек, халык үзе тудырган милли, чын мәгънәсендә татарның беренче халык шагыйре булуы белән бергә, Муса Җәлил язганча, «әдәби телебезгә нигез салучы» да. Шуның белән бергә, аның иҗаты милли кысалар белән генә чикләнеп калмаган, бәлки дөнья әдәбияты үрнәкләре белән дә тыгыз үрелгән. Аның Пушкин, Лермонтов, Майков, Крылов, Некрасов, Кольцов, Толстой, Байрон, Һейне, Шиллер, Шекспир һ.б.ның шигырьләрен, әсәрләрен тәрҗемә итүе, алар үрнәгендә халык әкиятләренә нигезләнеп поэмалар иҗат итүе шул хакта сөйли. Ул - татар әдәбиятын гына түгел, төрки халыклар әдәбиятларын да рус һәм дөнья әдәбияты, мәдәнияте белән тоташтыручы.
Иҗаты киң катлау халыкка багышланган булганга, Тукайны авыл да, шәһәр дә, мөгаллим дә, шәкерт тә, сәүдәгәр дә, приказчик та, дин вә базар әһеле дә, зыялылар һәм кара эшче дә укыган, аңлаган, чөнки шигырьләрендә ул аларның барчасын тасвирлап биргән; әмма бердәй итеп түгел: гади халыкны - үз, байларны, өстен катлауны исә фаш итеп. Шул җәһәттән караганда, Тукайның тел-стиле гаҗәеп дәрәҗәдә бай, сыгылмалы, иң мөһиме - халыкчан булуы белән сокландыра.
Г. Тукайның туган як табигатенә карата булган кайнар хисләре турында сөйләгәндә, безгә аның дөньякүләм танылган зур шагыйрь булуын да онытмаска кирәк. Шигырьләренә дә халыкчанлык, туган телебезгә, туган як табигатенә соклану, мәхәббәт хисләре кече яшьтән үк күчкән. Ул шагыйрь буларак бик тиз өлгереп җитә: «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын» дигән саф хисле, кайнар өндәүле әсәрләрен дөнья поэзиясе үрнәкләре белән үреп, шул югарылыкта, шул биеклектә торып иҗат итүгә ирешә һәм шуның белән дөнья поэзиясе күгендә иң якты йолдызларның берсе буларак балкып тора.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: