Шәһри Казан

«Улымны кияүгә бирәсем бар...»

Балалар мәйданчыгында балаңны уйнатканда тыңлыйсың инде җыен гыйбрәтле хәлләрне. Бу юлы да кызым белән Казанның бер сәүдә үзәгендәге уен мәйданында әвәрә килә идек. Янда шәрран ярып гәпләшеп утырган ике татар апасы сөйләшүенә кысылып китүемне сизми дә калдым. Эндәшмичә булдыра алмаслык гыйбрәт иде чөнки...

Реклама

- Синеке хатыннан уңды анысы, - дигән өлештән колакка сарылды бу сөйләм. - Кәнишне шундыйга өйләнергә кирәк! Әнә, минем олы малаем ничек интегә хатыны белән. Әле ярый сөяркәсе кеше төсле булып чыкты - акча сорап тинтерәтми. Безнең закунный киленгә җитми - «давай»дан каланы белми. Улым да бит кеше баласы. Кем әйткән ди ул акчаны ир табарга тиеш дип - ике кулы, ике аягы бар - хатын да җигелеп тартырга тиеш. Малаемның интеккәнен күреп, минем дә йөрәк әрни. Әле ярый сөяркәсенә барып ял итеп кайта, анысы чеметеп акча да бирергә мөмкин - үз эше бар аның, акчасы мулдан. Йөрәгемә май булып ята инде ул сөяркә-балам. Менә төпчегемә дә берәр акчалы, машиналы, фатиры булган килен кирәк иде. Улымның канын суырмас иде ичмасам...
«Улыгызны кияүгә бирәсегез бар икән», - дигәнемне сизми дә калдым. Апаның исә бер бөртек чәче дә селкенмәде:
- Кияүгә дә бирермен, Алла теләсә, рәхәт кенә яшәсен. Подумаешь, гарьлек, аның урынына башы авыртмый, акча табасы булмый, рәхәтләнеп хатынын кочаклап тик ята. Бик беләсең килсә, балакаем, ир эзләүче бай хатыннар буа буарлык ул. Аларга ир кирәк, миңа - улларым өчен баш авырттырмыйча гына яши алырлык җиткелекле тормыш. Кул - кулны, ике кул битне юа, панимаеш...
Ахирәте дә ике улын кияүгә бирергә әзер апакай сүзенә кушылды:
- Кем ничек яши ала - шулай яшәргә тиеш, җаным. Акыл өйрәтеп, ир мондый булырга тиеш, хатын өйдә шыпырт кына тик утырып, акча туздырырга тиеш, дигән сүзләр сафсата ул. Заманасы шул: кем ничек булдыра ала - шулай яши. Менә миндә дә малай үсә. Җан җимешемне кемнәндер сүктереп, эт типкелегендә яшәтәсем килми әле. Шыр хәерчегә биреп, канын суыртканчы, бай бичәнең аяк астындагы келәме булсын.
Бүген - базар законы
Альфонслар тәрбияләргә тырышкан, «тормыш тәҗрибәсе» туплаган апалар белән бәхәсләшүнең нәтиҗәсез икәнен аңлаганга, артык гәп куертып тормадым. Әмма алай да балыкның каян чери башлавын чамаладым инде - әниләре «бай хатын тап» дип колак итен ашап торганда, каян килсен ди безгә җигелеп тормыш көтәргә әзер ир-егетләр?! Ашарга бирсәләр - ашап, бирмәсәләр - тавыш-тынсыз ач утыручы, хатыныннан сәдака өмет итеп яшәүче кайбер шундый имгәкләр аркасында чын ир-ат сыйфатлары юыла килә дә бит инде. Ир дип ышыкланырлыгы булмаса, үзеңне аның янында көчсез итеп тоя алмасаң, ни пычагыма ди ул ирнең синең белән бер түбә астында яшәве?!.
Базар мөнәсәбәтләренең гадәти табигать законнарына кадәр үтеп керүе генә шөлләтә - бер генә хайванда да ир-ат җенесенең хатын-кыз җенесендә ышыклану эзләгәненә тап булырмын димә. Ә цивилизацияле кешелек дөньясы монда да куып җитеп узып китте...
Шайтан булмагае, җен булсын...
Гаилә институты акчага гына кайтып калса, куркыныч парадокс килеп чыгар иде: ә ничек кем беләндер аның социаль баскычына карап кына яшәп була? Ә яшисең икән, син үзең кайсы семьялыкка керәсең булып чыга? Кеше булгач, үз-үзеңә карата хөрмәтең, сәламәт икәнсең, тормыш көтәрлек кенә потенциалың булырга тиеш ләбаса! Ирлек сыйфатлары түшәк бүлешүгә генә кайтып калса, һәр ир дә фатиры да, машинасы да булган хатын гына эзләп өйләнә башласа, безнең генофондларның берничә елдан никадәр баеячагын күз алдына китерүе дә авыр. Ике улына мәшәкатьсез генә җитеш тормыш эзләүче апаның да мантыйгын шуңа аңлап җиткермәгәнмендер инде - машинасы, фатиры булса, шайтан булмагае, җен булса да ярый аңар - малаен кияүгә бирергә әзер, бахыр.
Апакайлар яныннан шуңа да, Аллам сакласын, дип киттем. Аллам сакласын шундый тәрбия бирергә тырышкан, акча дип җанын да сатарга әзер булган кешеләрдән. Улым, ир кеше була бел, дип түгел, чүпрәк булсаң бул, артык эш кенә эшләмә, дигән сүзне ана әйтергә тиешме юкса?!. Гаилә мәхәббәттән туарга, балалар мәхәббәтле гаиләдә тәрбияләнергә, ике арадагы мөнәсәбәтләрдә хисләр хакимлек итәргә тиеш - менә монысы миңа якынрак тәгълимат.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: