Шәһри Казан

Ун елга сузылган Иран проблемасы

Узган якшәмбедә Женевада Иранның атом-төш программасы буенча халыкара «алтылык» тарихи килешүгә иреште. Моның өчен дипломатларга ун ел һәм бер атна вакыт кирәк булган.

«Иран атом-төш проблемасы» төшенчәсе, шулай итеп, үткәндә калачак. Килешүнең шарты буенча, аның беренче өлешендә Иран атом-төш программасын туктата, АКШ белән Европа Союзы исә аңа карата санкцияләрен киметә. Бу аның автомобиль секторы һәм нефть химиясе экспортына, алтын һәм кыйммәтле ташларга кагыла. АКШ Иран нефтен экспортлауга карата санкцияләрдән баш тартырга ризалык биргән. «Алтылык» Иранга карата БМОның Куркынычсызлык советы тарафыннан башка санкцияләр кертмәскә вәгъдә итә. Шулай ук бу вакыт эчендә тыныч тормышта атом-төш эшчәнлеген алып бару буенча сөйләшүләр дә дәвам итәчәк.
Россиянең тышкы эшләр министры С.Лавров сүзләренчә, Иран белән «алтылыкның» килешүе Сүрия буенча тыныч конференциягә әзерләнүгә уңай йогынты ясарга тиеш, бу эшкә Иран да алынырга мөмкин.
АКШның дәүләт секретаре Д.Керри, Иран белән килешүгә ирешүдә бары тик аңа карата АКШ һәм кайбер Европа илләре тарафыннан санкцияләр кабул итү генә зур роль уйнады, дип саный. «Әлеге санкцияләр башка санкцияләрне кертү өчен түгел, ә сөйләшүләр булдыру өчен кабул ителгән иде», - ди Д.Керри. Ул шулай ук Иранның уранны баетудан туктавын, киләчәктә бу өлкәдә эшчәнлек ике яклы килешү нигезендә генә башкарылырга тиешлеген ассызыклады.
Иранның тышкы эшләр министры Д.Зариф бу килешүне бик мөһим, әмма әле бу бары тик беренче генә адым дип атады. Ул шулай ук үз дәүләтенең уранны баету хокукының танылуын, ләкин әлеге эшне «алтылык» белән килешү нигезендә генә башкарылырга тиешлеген дә әйтте.
Израиль: Иран килешүе - тарихи хата
Башкалар Иранны шулай булса да «акылга утырта алдык» дип шатланганда, икенчеләренә исә бу да аз кебек тоелган. Израиль Премьер-министры Б.Нетаньяху Женева килешүен «тарихи хата» дип атады. «Җир йөзендәге иң куркыныч режим (Иран. - Ф.М.) иң куркыныч коралны кулга төшерү өчен чираттагы адымын ясый», - дип белдерде ул. Ул, Иран атом-төш ягулыгын җитештерүдән тулысынча баш тартканчы, көчле державаларны аңа басымны киметмәскә чакырды.
Согуд Гарәбстанының Чит илләр комитеты рәисе Абдулла Әл-Әскәр, бу килешүдән соң Якын Көнчыгыш халкы тыныч йоклый алмаячак, дип белдерде. «Иран, бер нәрсәдән баш тарту бәрабәренә, көчле державалардан региональ сәясәттә икенче бер нәрсәне таләп итәргә мөмкин. Мине Иранга регионның күбрәк өлешендә үзен ирекле тоту хокукы бирү мөмкинлеге борчый», - дип ассызыклады А.Әл-Әскәр.
Женевада килешүгә кул куелырга берничә сәгать кала, Фарсы култыгындагы гарәп илләренең башлыклары (шул исәптән Согуд Гарәбстаны короле Абдалла һәм Катар белән Кувейт җитәкчеләре) «өч илнең мәнфәгатьләренә кагылышлы сораулар» буенча фикер алышуга җыелган.
Беренче, ләкин соңгы адым түгел
Россия Президенты В.Путин бу уңайдан үз фикерен белдерде. «Женева нәтиҗәсе - барысы өчен дә уңышлы һәм ул тагын бер тапкыр заманча халыкара куркытуларга җавапны күмәкләп эшләү кысаларында табып булганын исбатлый. Беренче адым ясалган, әмма бу әле озын һәм гади булмаган юлда соңгысы түгел. Без Иранның атом-төш программасын үстерү хокукын һәм Якын Көнчыгыштагы барлык дәүләтләрнең, шул исәптән Израильнең дә куркынычсызлыгын тәэмин итүче чишелешләрне эзләүне дәвам итәргә әзер», - диде Президент.
Төркия Президенты Абдулла Гюль шулай ук Женева килешүен уңай бәяләде. Килешүдән соң, Иран валютасының курсы АКШ долларына карата 3 процентка үскән. Иранның чит илләрдә «туңдырылган» 8 миллиард активы «азат ителгән», әмма бу әле барлык активның бик аз өлеше генә, ә алар - 100 миллиард. Беренче адым 8 миллиард белән бәяләнсә, аны тулысынча алып бетерү өчен, һәр ике якка да бик күп көч түгәргә туры киләчәк. Билгеле, биредә һәркем үз мәнфәгатен кайгыртып калачак. Киләсе уңай адымнар тагын ун ел да бер атнадан соң гына булмас дигән өметтә калыйк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: