Шәһри Казан

Ун тавыкка – бер әтәч яки нәрсә ул хыянәт?

Бер газетадан шалтыраттылар. Бик ягымлы тавышлы бер ханым хыянәт турында фикерләр җыя икән. Сөйләшә торгач, аның, хатын‑кыз буларак, ир‑ат хыянәтен бик авыр, кичермәслек нәрсә дип кабул итүе аңлашылды. Мин аңа бу мәсьәләгә җиңелрәк карарга киңәш иттем.

Реклама

Илфак Шиһапов
Хыянәт итү ир‑атның үзе өчен һич кенә дә хыянәт түгел ул. Ир‑ат үзе белән булган хатын-кызның исемен дә белми калырга мөмкин. Нәрсәсе кичермәслек булсын инде аның, минәйтәм. Ханым ризалашмады. Хәер, үзеңнеке - үзәктә дигәндәй, хатын‑кыз өчен ир‑ат хыянәте, чыннан да, җиңел нәрсә түгелдер. Ир‑ат өчен исә хатын‑кыз хыянәте, гомумән, катастрофа. Ир‑ат бөтенләй чүпрәк булмаган очракта, әлбәттә. Чөнки хатын хыянәте ирнең ирлеген шик астына куя торган нәрсә. Ләкин хисләрне читкәрәк куеп, мәсьәләгә читтәнрәк карыйк әле.
Авыл йорты ишегалдында егерме тавык йөри. Бөтенесенә бер әтәч. Әтәч, чиратлап, бөтен тавыкларга игътибар биреп чыга. Тавыклар әтәч миңа хыянәт итте дип кайгырышып утырамы? Юк, әлбәттә. Сыер көтүендә дә шул хәл. Йөздән артык сыерга бер үгез. Бүген үгез «Йолдыз» исемле сыерны ярата, иртәгә, әйтик, «Машка» кушаматлы тананы, аннан ары «Карлыгач» исемле сыерны... Үгез «Машка» белән мәхәббәт уены уйнаганнан «Йолдыз» белән «Карлыгач», кайгырып, сөт бирмәс хәлгә киләме? Юк. Арысланнар, бүреләр, башка хайваннар белән дә шул хәл. Хәер, кайбер хисчән ханым вә туташлар мине кешеләрне хайванга тиңләүдә гаепләп чыгарга мөмкин.Тик шулай да кеше дә бит шул ук җан ияләре кебек табигать баласы. Әнә безнең бабайларның икешәр, өчәр, дүртәр хатыны булган, ләкин берьюлы дүрт ир белән торган татар хатыны турында берәрегезнең ишеткәне бармы? Хәер,шул ук хисчән ханым вә туташлар бабайларны да азгынлыкта гаепләргә мөмкин,бәлки алар хаклы да булырлар, ләкин...
Элек-электән бер‑берсе белән аралашмаган, мәдәни багланышлары булмаган җәмгыятьләрне карагыз. Бөтенесендә дә хатын‑кыз хыянәте ир-атныкына караганда зуррак гөнаһ дип санала. Ислам илләрен генә карагыз. Ир‑ат хыянәте гадәти хәл кебегрәк кабул ителсә, хатын‑кызны моның өчен төрле җәза көтә. Гарәп илләренең кайберләрендә хыянәтче хатыннарны таш белән кыйнап үтерәләр, кайдадыр асалар, кайдадыр төрмәгә утырталар. Бу законнар әле дә бар икән, димәк, шул ук хыянәтләр дә бар.
Психологлар ир‑атның хыянәте күпчелек очракта гаиләне ныгыта гына дип баралар. Имеш, ир, башка хатынны «татып карагач», үз гаиләсенең яхшы якларын аңлый һәм хатынын ныграк ярата башлый. Ә менә шул ук психологларның хатын‑кыз хыянәтенә карашы бөтенләй башка: алар башта йөрәге белән, аннан гына тәне белән хыянәт итә диләр. Башка ир кочагына кергән хатын күңеле белән гаиләсен җимерергә әзер була икән инде.
Минем бер танышым бар. Ул, гомумән, хатын‑кызга битараф кала ала торган кеше түгел. Аларның яше, кыяфәте, социаль статусына да карамый. Ярата, бетте-китте! Менә шул:
- Минем хатын намаз укый, ураза тота, бик дини. Мин исә фәнгә табынган кеше. Шуңа күрә хатынның миңа хыянәт итмәскә тиешлегенә ышанам, ә менә фән хыянәт дигән нәрсәне белми, ир‑ат халкы эволюция законнары буенча үз геннарын мөмкин кадәр күбрәк таратырга тиеш дип исәпли, - ди.
Хаксыз диеп кара син аны! Хәер, танышлар дигәннән, өч баласын өч ирдән табып, бүген дә үз ирен «яратам» дип яшәүче бер ханымны да беләм мин.Үзебезнең татар кешесе ул. Ире дә бик булган кеше, өендә савыт-сабага кадәр юа. Ул хатынны да артык гаепләп булмый кебек, искиткеч кешелекле, ярдәмчел, эчкерсез кеше ул. Тик нишләтәсең, тормыш бит.
Әлеге юлларны язып бетергәч кенә бер мәгълүмат күзгә чалынды. Папуа Яңа Гвинеянең борынгы законнар сакланган Маданг провинциясендә ирләр хатыннарының сөяркәсенең башын кисәргә тиеш икән. Ләкин башы киселгәнче «җинаятьче» теге хатынның бер бармагын ашап бетерергә тиеш. Бармаксыз гына кеше яши инде анысы да, тик сөяркәнең ни гаебе бар - монысы бик үк аңлашылып бетми...
Хыянәтнең сәбәбе исә бик гади. Кеше, булсын ир, булсын хатын, гадәттә, читкә өендә ала алмаган нәрсәне эзләп чыгып китә. Бөтенләй тумыштан азгыннарны исәпләмәгәндә, әлбәттә. Шуңа күрә яратышып яшәгез.

Эльза Хамматова
Хыянәт ул - арттан сиздермичә генә килеп, аркаңа пычак кадаган кебегрәк нәрсә дип уйлыйм мин. Хатын-кыз, ир‑ат хыянәтеме ул, дуслар арасындагы хыянәтме - аермасы юк. Әлеге сүз нәкъ менә якын иткән, эч серләреңне бүлешкән дуслар яки ир белән хатын мөнәсәбәтләренә карата кулланыладыр. Чит, ят кеше сиңа хыянәт итә алмый. Чөнки ул чит кеше. Күршем миңа хыянәт итте дип сөйләмибез бит, әгәр дә ул җан дустың булмаса, әлбәттә. Чит кешенең сиңа карата кылган начар гамәлләрен этлек кылу дип тә, әшәкелек эшләү дип тә, явызлык итү дип тә әйтеп була, ләкин хыянәт дип кенә түгел. Нәкъ менә якын кешеләрең эшләгәнгә күрә хыянәт тә бит инде ул.
Ир белән хатын өйләнешкәндә «кайгылы чакта да, шатлыклы вакытта да бер-беренә терәк булырга, тугры булырга» сүз бирешә. Гаиләдә ирнең яисә хатынның хыянәтен бер-берсенә карата дип түгел, беренче чиратта шул биргән вәгъдәләренә хыянәт дип карыйм мин. «Вәгъдә - иман», ди иде минем мәрхүм дәү әнием. Никадәр мәгънә салынган булган ул сүзләргә - кайбер нәрсәләрнең асылына яши‑яши генә төшенәбез шул.
Дөресен генә әйткәндә, «Нәрсә ул хыянәт?» - дигән сорауга җавап бирүе җиңел түгел. Хыянәт ул - гамәл. Кемнеңдер сиңа карата кылган гамәле. Ә мин, ул - хис, кичерешләр, дияр идем. Һәм ул сорауга бары тик хыянәт ачысын кичергән кеше генә җавап бирә ала торгандыр. Ә хыянәт турында буш урында фәлсәфә кылу - табындагы аппетитны котырта торган ризыкка карап, кабып, тәмләп карамыйча гына авыз суларын агызып: «Тәмледер инде бу, ә», - дип фәлсәфә саткан төслерәк килеп чыга. Ә ул тозлы яисә авызга капмаслык ачы булса?!
Күп кеше бөтен ирләр дә бер калыптан сөрелгән инде, «гулять» итмәгән ир юк бүген, дияргә ярата. Ә мин сөрелмәгән дим! Минемчә, мондый сүзләрне үзе иренә яисә хатынына хыянәт итә торган кешеләр әйтә. Йөри торган каенана килененә ышанмый, диләр бит - монда да шуның төслерәк килеп чыга. Гомере буе мәхәббәтенә тугры булып, янына икенче бер хатынны китерә алмыйча, ялгыз яшәгән ирләр юкмы? Бар, әлбәттә.
Тагын шундый гыйбарә йөри - ир-атлар, имеш, тән белән генә хыянәт итә, шуңа күрә аларның хыянәте саналмый, ә хатын-кызлар - күңел белән (минем оппонентым да шулай ди бит әнә). Тәнең белән итәсеңме, күңелең беләнме - шул бер үк нәрсә түгелме соң инде ул? Нәтиҗәсе бер бит. Шул ук хыянәтче иргә: «Күңелем белән түгел, тәнем белән генә хыянәт иттем, анысы саналмый бит инде, әйеме, сөеклем?» - дип юри генә әйтеп карагыз әле -шул сүзләрне флаг итеп тотып, хатынын санламыйча, өстеннән йөргән җәмәгатенең күзләре маңгаена менәчәк. Онытачак ул үзенең сулга йөргәннәрен, дөньяда аның хатыныннан да әшәкерәк хатын булмаячак. Ә дөреслектә, хатынын чынлап торып яраткан ирнең, алтынга мансалар да, чит хатынны назлыйсы килүенә ышанып бетә алмыйм мин. Андыйлар тугрыдыр дип уйлыйм. Яратышмыйча өйләнгән яисә яратып өйләнеп тә, хисләре суынган парлар арасында буладыр андый хәлләр - гаиләдәге психологик һәм сексуаль канәгатьсезлекләр хыянәткә китерә дип саный бит психологлар. Азгынлык вариантын исә читләтеп үтәм, чөнки андыйларга Алла ни дә, мулла ни - ымсындырган берен тотып, капшап карыйсылары киләдер. Хәзер урам тулы матур киенгән чибәр кызлар. Ирләрне дә аңлап була, үзеңне йөгәндә тотулары җиңел түгелдер.
Илфакның ислам дине хөкем сөргән илләрдәге хыянәткә карата булган караш турындагы фикере хәтеремдәге бер нәрсәне яңартты. Бер еллап элек француз-иран журналисты Фрейдон Саебжанның реаль вакыйгаларга нигезләнеп язган китабы буенча төшерелгән «Таш белән атылган» фильмын караган идем. Вакыйга сиксәненче елларда, Иранның караңгы бер кышлагында бара. Юлы шушы авыл аша үтүче журналистның машинасы ватылып, машинасын ремонтлатканчы шушында тукталырга мәҗбүр була. Зөһрә исемле бер хатын килеп, бу журналистка әле алдагы көндә генә туганнан-туган сеңлесен иренә хыянәттә гаепләп, таш белән атып үтерүләре турында сөйли - шул рәвешле динчеләрнең башбаштаклыгын фаш итмәкче була ул. Гөнаһсызга җәзалап үтерелгән хатынны жәлләп, ирнең шул дәрәҗәдә ике-
йөзле һәм азгын булуына исем китеп, ачуыма буылып карадым мин бу фильмны. Үсмер кызга өйләнер өчен тел белән әйтеп, аңлатып бетермәслек коточкыч адымга бара ул - хатынын үзенә хыянәт итүдә гаепли. Гаепләп кенә калса бер хәл - авыл мулласын хатынын таш белән бәреп үтерергә, дигән карар чыгарырга үгетли, ялган шаһитлар җыя... Бил тиңеннән җиргә күмелгән мескен хатынга ташны башта ире, ике малае, аннан кышлакта яшәүче ир‑атлар бәрә - аның гаепсез икәнлеген дә беләләр бит, югыйсә. Нәфрәтем чиксез иде ки, фильмда ирне уйнаучы геройны экран эченнән сөйрәп чыгарып типкәләп атасым килде. Фильмның буеннан-буена күземнән яшь туктамады, карап бетергәчтен дә теге мескен хатынны кызганып озак балавыз сыктым әле. Шок булды ул минем өчен, атна буе адәм рәтенә килә алмый йөрдем.
Илфакча фикер йөртсәк, хатын‑кыз - ир‑ат мөнәсәбәтләре көтүдәге сыерлар һәм үгез, йә булмаса, ишегалдында йөгереп йөрүче әтәч белән тавыклар мисалындагыча җенси инстинктларга гына корылган булып чыга түгелме соң? Әйтик, мәхлук иргә - ир затыннан булып туган өчен генә җаны теләгән хатынны «тәмләп» карау гафу ителә, чөнки ул аның геннарына салынган, ә хәләле сулда йөреп кайткан ирен ашарына пешереп, керләрен уып, якты йөз белән каршы алырга тиеш, чөнки ул - хатын-кыз. Ә көнләшкән, иренең чит хатыннар янына йөрүен түзеп яшәмәгән хатын сентименталь, нечкә күңелле булып чыга?! Узган гасырның 17 ел инкыйлабыннан соң хатын-кызлар ирләр белән бердәй хокук яулады дип хәтерлим: бүгенге нәфис затларыбыз нечкә күңелле булсалар да (!), үзен ИР дип атап, диванда аунап ятучы бик күп кемсәләрне туендырып яши, кайберләренең Илфакча итеп әйтсәк, дүрт ир асрарга да көчләреннән килә. Әйтергә теләгән фикерем нәрсә - ирме син, хатынмы, эш анда түгел бит, җәмәгать, эш чын мәгънәсендә КЕШЕ булып калуда, бер-береңне хөрмәт итеп, кадереңне белеп яшәүдә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: