Шәһри Казан

Универсиада үтте, дөнья чемпионатын көтәбез...

Универсиада барган көннәрдә бер танышым шалтыратып: «Ничек анда Казан, гөрлиме? Чит ил халкы күптер инде», - дип, хәлне белешкән иде. Гөрләде Казан, кайнады. Хәер, Универсиада барышындагыдан бигрәк, аңа әзерлек чорында күбрәк кайнады бугай ул.

Реклама

Мәркәздә ыгы-зыгының болай да тынып торганы юк анысы, әмма Универсиадага хәтле ул кырмыска оясын хәтерләтә иде. Ярышлар белән чагыштырганда, аңа әзерлек чорында куелган рекордлар бермә-бер күбрәк булгандыр, мөгаен. Яңа юллар, күперләр, төрле спорт объектлары, шуларга өстәп тагын урамнардагы юл бөкеләрен, бөкедә утыручыларның кемнеңдер атын да, денен дә сүккәнен санап китсәң... Ничек булса да булган, шөкер, болар хәзер бар да артта калды, булганның кадерен белеп яшисе генә иде.
«Барлык юллар да Римга илтә», - дигән борынгылар. Хәзер исә, кайда эш бар, кайда түлиләр - шунда илтә юллар. Римда безгә ни калган? Анда түгел, иген кырларын алабута баскан, фермалары сүтелгән, мәктәпләре ябылган, йөрергә юллары булмаган авылында да халыкка берни калмаган, гаиләсен туендырырлык акча эшләү нияте аны да мәркәзгә китерә. Бу нисбәттән, күпме халыкны эш белән тәэмин итеп, акча эшләү мөмкинлеге булдыруы белән дә Универсиаданың бездә узуы файдага гына иде.
Чит илләр каршында йөзгә кызыллык килмәслек итеп әзерләнеп, әлеге зур чараларны уздыру бәрабәренә, Россиянең теге яки бу шәһәрләре күзгә күренеп үзгәрә, төзекләндерелә, үсеш ала. 2012 елда Владивостоктагы саммит, Казандагы Универсиада, киләсе елда Сочида узачак Олимпиада. Моңа өстәп 2018 елда Россиядә узачак Футбол буенча дөнья чемпионатын (чемпионатны уздыручы 11 шәһәр арасында Казан да бар) да атап китү кирәк. Бер ай элек аның бюджеты расланды - ул 664 миллиард сум тәшкил итә. Башкача Үзәктән тиешле күләмдә акча алып булмаганын истә тотып, әлеге чараларга төбәкләрнең бик теләп катнашырга атлыгуын чамалавы кыен түгел. Спорт нигезендә төбәккә әлеге сумманың бер өлешен алуны Түбән Новгород губернаторы В.Шанцев ачыктан-ачык аңлата: «Без футбол командасына ел саен 300 миллион сум акча тотабыз. Дөнья чемпионаты исәбенә, ул чыгымнарны өчләтә чыгара алачакбыз - дәүләттән миллиардлар киләчәк». Сочи мисалына нигезләнеп, төбәкләр Үзәктән яңа метро станцияләрен ачу, тизйөрешле трамвайлар, күперләр һәм башка бик күп объектлар төзүне финанслауны сораган. Әмма вице-премьер И.Шувалов белдергәнчә, чыгымнарны икеләтә киметеп, иң кирәкле объектлар - аэропортлар, спорт базалары, стадионнар, кунакханәләр, юллар төзү генә күздә тотыла. Үзәктән 336 миллиард бирелсә, төбәкләрдән - 102, ә калганын шәхси инвестицияләр каплаячак.
Бәйрәмнәр гөрләп уза да китә, ә тормыш үз агымы белән дәвам итә. Кайберәүләр, Универсиададан соң нәрсә булыр, дип, аңарчы ук шомландырып килделәр. Билгеле, бу шик-шөбһәләр әлеге дә баягы акчага бәйле, янәсе, алган бурычларны ничек түләп бетерербез? Һәрбер нәрсә ике яклы: халыкара чаралар, ярышлар уздыру - чит илләрдән инвесторларны, туристларны җәлеп итү, милләтне, республиканы бөтен дөньяга таныту мөмкинлеге дә. Универсиадада катнашкан 162 ил вәкиленең бик күбесенә совет чорында татар кәләпүше, татар чәк-чәге, гомумән, татар милләте ялгыш кына да төшенә кереп карамагандыр. Узган гасырның туксанынчы еллары башында Кырымда гына да миннән: «Казан кайда ул, татарлар Казахстанда яшиләрме?» - дип сораучылар булган иде, гәрчә Татарстан нефте аңа хәтле ярты гасыр элек үк инде Европаның бик күп почмакларына акса да.
Мондый зур чараларның төп проблемасы - объектларның аннан соңгы язмышы. Кайбер очракта алар файдаланылмый һәм өстәмә мәшәкать кенә тудыра. Грециядә Олимпиададан соң 24 объектның 21е буш тора яки сүтелгән. Грекларның күпчелеге фикеренчә, нәкъ менә Олимпиада илне бурычка батырган. Португалиядә 2004 елда Европа чемпионатына күпләгән зур стадионнар төзелгән, хәзер күбесе буш.
Узган ел Россия чемпионаты барышында бер уенга уртача 13 мең җанатар килгәнен исәпләсәк, дөнья чемпионатына төзеләчәк стадионнар кайбер шәһәрләр өчен бик зур. Лондонның 41,8 мең кеше сыйдырышлы «Стэмфорд Бридж»ыннан зуррак стадионнарның Саранск, Самара һәм Калининград шәһәрләрендә төзеләчәге үзе үк ис китәрлек нәрсә. «Стэмфорд Бридж»да, ни дисәң дә, атаклы «Челси» уйный! Шуңа күрә, Россия шәһәрләрендәге стадионнарның күбесен чемпионаттан соң кечерәйтү күздә тотыла. Сочидагы спорт объектларының да шактый өлеше башка шәһәрләргә күчереләчәк. Казан өчен мондый объектлар зур түгел һәм өстәмә мәшәкатьләр тудырмаячак, шулай ук аларны сүтү, күчерү дә каралмаган. Спорт белән шөгыльләнүчеләр үзендә дә күп, шуңа өстәп, алда әле тагын Россия һәм дөньякүләм ярышлар булырга тора.
...Кыскасы, теге танышыма ярышлар саен: «Чит ил кешеләре күптер инде», - дип, минем хәлне белешеп шалтыратасы да шалтыратасы әле...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: