Шәһри Казан

Урам чатында скрипка чиртеп акча эшләп буламы?

Журналистларның күбесе бер көнгә һөнәр алыштырып карый. Алар арасында промоутер, сатучы, идән юучы, балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп караганнары шактый. Минем боларның берсенә дә исем китмәде. Музыка мәктәбен тәмамлаганга, Казанның Бауман урамында скрипкада уйнап карарга булдым.

Шулай итеп, кулыма скрипка тотып, дустым Гөлназны ияртеп, Казан үзәгенә килдем. Килүен килдем, ә кайсы җиргә барып басарга? Карасак, Шаляпин һәйкәле янында бер егет, җиргә утырып, гитарада уйнап маташа. «Әйдә, утыр янәшәсенә», - ди дустым. Бераз икеләнеп торганнан соң, ул егетне борчымаска булдым. «Макдоналдс» каршындагы банк каршында уйнасам, ничек булыр икән? Бу тирәдә бик көчле музыка уйнап тора, мине ишетмәсләр, мөгаен. Бара торгач, ниһаять, «Татар ашлары йорты» каршына килеп чыктык. Скрипкада уйнар өчен бер дигән урын, шушында тукталырга булдык. Тик бераз каушата... Гөлназның: «Әйдә җыйнал инде, чүпрәк», - дигән сүзләреннән соң гына бераз кыюлык өстәлгәндәй булды.
Барлык көчемне учка җыеп, скрипкамны кулыма алып, беренче көйне суздым. Халык бераз игътибар итә башлады, туктап карап торалар. Кешеләрнең елмаюларын күреп, күңелемә җылы керде. Оялырмын, озак уйный алмам дип уйлаган идем, 11 ел буе үзебезнең скрипка төркемендә уйнауларым, «Сорнай» фольклор ансамбле белән төрле мәҗлесләрдә чыгыш ясап йөрүләр юкка китмәгән икән!
Салих Сәйдәшевнең вальсын уйнаганда, бер абый, Гөлназ янына килеп: «Акчаны кая салырга?» - дип сорады. Без шаккаттык, минем максат акча эшләү түгел бит. Барыбер үзенекендә торды абзый, дустыма 10 сум тоттырды. Бераз аптырашып алганнан соң, классиканы уйнарга булдым. Шулвакыт бик хисле бер егет каршыма басып, кулларын болгый-болгый, нидер сөйли башлады. «Төркем җый, үзең генә кызык түгел», - ди икән. Вивальдины уйнавымны тыңлаучы бик булмады кебек. Ә менә татар көен уйнаганда, кешеләр адымнарын әкренәйтә, хәтта үтеп киткәч тә, каерылып-каерылып карыйлар. Яныбызга килеп акча биреп китүчеләр дә булды. Эшләр болай шәп баргач, Евровидениедә җиңгән Александр Рыбак җырының кушымтасын уйнап җибәрдем. Яшьләр шундук көйне танып: «О-о-о», - диештеләр.
Бераздан кайтырга җыена башладык. Максатыбыз көне буе акча эшләү түгел ләбаса. Кыенсынмыйча урам чатына чыгып скрипка чиртү, берочтан халыкның моңа мөнәсәбәтен күзәтү - менә шунысы бик кызык иде.
Гомумән, кызыксынучан халык яши икән бездә. Үтеп баручыларның һәммәсе безне хуплап елмаеп китә, тик туктап, музыка тыңлап кинәнергә вакытлары гына юк, каядыр ашыгалар. Моңа күңелебез бер дә төшмәде. Хәләл хезмәт белән табылган 23 сум акчабызны кесәгә салып, күтәренке кәеф белән кайтыр юлга кузгалдык.

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: