Шәһри Казан

Урыс теле төрки-татар нигезле

Милләтебез тарихында тулы бер фәнни институт башкарасы хезмәтне берүзе ерып чыккан асыл шәхесләр бар. Алар - галим һәм әдипләр Нәкый Исәнбәт белән Адлер Тимергалин. Һәм менә шушы рәткә тагын «Рус теленең төрки нигезләре сүзлеге»н төзеп, китап итеп бастырып чыгарган (Уфа, Полиграфдизайн, 2012. - 636 бит) Башкортстанның Бәләбәй каласында яшәүче Нурмөхәммәт...

Реклама

Нурмөхәммәт Хөсәеновның, 4 меңнән артык урыс сүзен анализлап (бу - телнең сүзлек составы тамырларының 95 проценты чамасы дигән сүз), төрки-татар чыгышлы икәнлекләрен дәлилләве хезмәтнең олылыгын, башкарылган эшнең күләмен күрсәтеп тора. Укучы, аның белән танышкач, автор белән килешеп: «Әйе, урыс лексикасының нигезендә төрки тамырлар ята...», - дигән нәтиҗәгә киләчәк.
Хезмәт 5 зур бүлектән тора. I бүлек «Сүзләрне анализлауда һәм аларның нигезләрен барлауда яңа алым» дип аталган. Грамматика белгече алдан ук бер бердәм тел сүзләреннән яңа тел өчен сүзләр ясауны һәм моны беркем дә аңламаслык итүне максат итеп куйган, дип билгеләп үтә Нурмөхәммәт Хөсәенов. Һәм моның өчен аңа сүзне башка сүзгә килеп төртелмәслек итеп үзгәртергә кирәк булган. Моңа ничек ирешергә соң? Иң гадие һәм яхшысы - нигез итеп алган телнең фонетик (грамматик) төзелешеннән ерак китмәү. Биредә әлеге белгечнең төрки телнең бөтен нечкәлекләрен белеп эш итүен һәм нигездә Казан татарлары теленә якын булган кыпчак төркеменә караган төрки телгә таянуын ассызыклап китәргә кирәктер.
Бу гамәлне тиз башкарып чыгар һәм ялгышмас өчен, кайбер «форма-калыплар» булдыру мөһим (һәм бу җитә дә). Шуннан соң әлеге калыпка нигез телнең «имгәтеләсе» сүзен саласы гына кала. Безгә исә, моны тотып алу - ачыклау өчен, сүзләрне әзерләүнең закончалыкларын (технологиясен) «капшап табарга» кирәк. Беренчедән, «имгәтелгән» сүз төрки (яки гарәп) телендә башта нинди булган һәм икенчедән, грамматика белгеченең иҗатыннан соң ул нинди хәлгә килгән. Шуннан соң без аерым бер төркем сүзләрне әзерләүдә кулланылган «калыпларны» һәм алгоритмнарны ачыклап һәм аларга урыс сүзләрен куеп карап, башка очракларда кулланылган башлангыч төрки сүзләргә чыга алабыз.
Хезмәтнең II бүлеген - төп өлешне сүзлек алып тора. Шунысы да әһәмиятле - сүзләр тарихи чорга һәм җирлеккә нисбәтле бирелә һәм үз эченә кыйммәтле энциклопедик мәгълүматларны ала. III бүлеккә исә, энциклопедик сүзлек рәвешендә, болгар (төрки)-татар чыгышлы рус исем-фамилияләре кертелгән. Дөрес, Нурмөхәммәт Хөсәенов биредә «Америка ачу»ны максат итеп куймаган һәм нигез итеп А.Х.Халиковның «500 русских фамилий булгаро-татарского происхождения» дигән китабын алган. Аеру өчен, Халиков хезмәтеннән алынганнарына саннар куелган. Ә менә автор өстәгәннәре саннарсыз һәм курсив белән бирелә.
Китапта шулай ук «Җир йөзендә сакланып калган Бер һәм Мәңге күк Тәңре эзләре» һәм «Тарих параллельләре буенча кыскача юлкүрсәткеч» дигән бүлекләр дә бар.
Нурмөхәммәт Хөсәеновның ныклы фәнни системага салынган «Рус теленең төрки нигезләре сүзлеге» хезмәтенә күзәтүне авторның үз сүзләре белән тәмамлау урынлы булыр: «Тарихи үлчәм белән бик ерак булмаган заманнарда без Бер һәм Мәңге күк Тәңрегә инанганбыз, изге урыннарыбызны аның бер үк тамгалары белән бизәгәнбез. Бер телдә сөйләшкәнбез, бер үк хәрефләр белән язганбыз - бер халык булганбыз...»

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: