Шәһри Казан

Утлы дуга кайтавазы

Атаклы Дуга сугышын Ул һаман ала искә, Кызу июль көннәрендә Каны тамган Донецкка. Сибгат Хәким Сталинград тирәләрендәге контрһөҗүм нәтиҗәсендә дошман гаскәрләре Идел ярларыннан 600-700 км га алып ташлана. 1943 елның кыш һәм яз айларында башка фронтларда да җанлану сизелә. Илебез Кораллы көчләре Ленинград блокадасын өзә. Дошман, Харьков тирәсендә контрһөҗүм оештырырга...

Реклама

Атаклы Дуга сугышын
Ул һаман ала искә,
Кызу июль көннәрендә
Каны тамган Донецкка.

Сибгат Хәким
Сталинград тирәләрендәге контрһөҗүм нәтиҗәсендә дошман гаскәрләре Идел ярларыннан 600-700 км га алып ташлана. 1943 елның кыш һәм яз айларында башка фронтларда да җанлану сизелә. Илебез Кораллы көчләре Ленинград блокадасын өзә. Дошман, Харьков тирәсендә контрһөҗүм оештырырга маташса да, уңышсызлыкка очрый. Нәтиҗәдә, Совет гаскәрләре Курск шәһәреннән төньяк һәм көньяк чикләргә барып чыга.
Фронттагы җиңүләр белән рухланган Татарстан хезмәт ияләре сугышчы якташларыбызга атап хат яза. Бу хатка 1 млн 511 мең 37 кеше кул куя. 1943 елның 5 мартында язылган «Ватан сугышы фронтларында сугышучы улларына һәм кызларына татар халкы хаты» сугышчылар өчен зур туплау көченә ия булган документка әверелә. Бу хатка кул кую онытылмаслык тәэсир калдыра.
«Татар халкы хаты»на төрле фронтлардан бик күп җавап хатлары килә башлый. Яу кырындагы якташларыбыз Ватан алдындагы сугышчан бурычларын намус белән үтәргә ант итә һәм алар үз антларына тугры кала. Моны дәлилләп, йөзләрчә мисаллар китерергә мөмкин.
1943 ел барышында байтак кына якташларыбыз, батырлык үрнәкләре күрсәтеп, фронт күләмендә мактауга лаек була. 1943 елның мартында Харьков шәһәре тирәләрендә канлы бәрелешләр бара. Кышкы һөҗүм барышында шактый алга чыккан безнең кайбер берләшмәләргә дошман зур көч туплап ябырыла, аларны берникадәр кысрыклый да. Шул вакытта Соколово авылында тупланган безнең хәрби часть һәм Л.Свобода җитәкчелегендәге 1 нче чехословак батальоны, контрһөҗүмгә ташланып, дошман танкларын Мжа елгасы аша үткәрмәскә дигән приказ ала. Сугышчылар бу фәрманны намус белән үти, әмма ул җиңел бирелми. Монда ике халыкның ике батыр улы каһарманнарча көрәшеп һәлак була һәм алар Соколово авылының Туганнар каберлегенә янәшә күмелә. Татар егете, кече лейтенант Тәлгать Шәмсетдинов сугышка кадәр Казанда сәнгать училищесында укыган һәм тәрбияләнгән, ә чех Отакар Ярош, чит ил кешеләреннән беренче булып, Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
Әлмәт районының Гулькино авылында (хәзер Зәй районына керә) туып үскән чуаш егете, Балтыйк флоты очучысы гвардия майоры Григорий Ларионов Ленинград каласы өчен барган сугышларда гитлерчыларның 12 танкын, 22 судносын һәм дистәләгән сугышчысын юк итә. Ул, Ленинград фронтында, Выборг һәм Фин култыгында 1944 елның августына 193 сугышчан очыш ясап, дошманның хәрби-диңгез базаларын бомбага тота. 1944 елның 5 ноябрендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Каһарман якташыбыз шулай ук ике Ленин ордены, дүрт Кызыл Байрак һәм ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән дә бүләкләнгән.
Ленинград күген дошманнан саклаучылар арасында Татарстан вәкиле Никита Зарубин да була. Ул 89 очыш ясый, аның экипажы дошманның 30 тимер юл вагонын, 21 блиндажын, 76 автомашинасын, 10 танкын, берничә склад һәм зенит тупларын, 250ләп солдатын юк итә.
1943 елның кышкы-язгы сугышларында Югары Ослан районының Татар Мәмәтхуҗасы авылында туып үскән Нәбиулла Зиннуров, Норлат районыннан лейтенант, очучы Николай Козлов, Кайбыч районыннан разведчик, гвардия кече сержанты Андрей Кошкин, Норлат районының Каравыл тавы авылыннан гвардия капитаны, очучы Анатолий Кузнецов, Мөслим районының Бүләк авылыннан туп расчетында торучы Илдар Мәннанов, Яшел Үзән районыннан Иван Норкин, Апас районыннан Ислам Насыйбуллин, Лениногорск районыннан Самат Садриев, Арча районыннан укчы корпус командиры генерал Гани Сафиуллин, Балык Бистәсе районыннан Зәки Шәймәрданов, Чистай районының Яуширмә авылында туып үскән Гали Шәмсетдинов, Тукай районыннан разведка отделениесе командиры гвардия сержанты Нурми Шәрапов һ.б. бик күп каһарманнарыбыз, үз-үзләрен аямыйча, дошманга каршы сугыша. Аларның күбесе Советлар Союзы Герое, Дан орденнарының тулы кавалеры исемнәренә лаек була.
... Язгы һөҗүмнәр төгәлләнә. 1943 елның җәй айларында башланачак штурмнарга җитди әзерлек башлана. Яу кырында берникадәр вакытка тынлык урнаша. Сталинград сугышында җиңелгән гитлерчылар командованиесе бу вакытта, реванш алырга ниятләп, «Цитадель» дигән исем алган зур операциягә әзерлек алып бара. Фашистларның максаты Курск шәһәре тирәсендә дугаланып, безнең позицияләргә кергән плацдармнан көчле контрһөҗүм оештыру була. Моның өчен дошман бу тирәләргә иллеләп укчы һәм танк дивизияләре туплый. Төгәлрәк әйтсәк, «Цитадель» операциясендә дошманның 900 мең кешесе, 10 мең хәрби туп, 2700 танк, 2050 самолет һ.б. техника катнаша. Фашистлар фикеренчә, бу кадәр гаскәр, «Фердинанд», «тигр», «пантера» кебек өр-яңа танк һәм үзйөрешле артиллерия установкалары биредә аларга җиңү китерергә тиеш була.
Әлбәттә, Совет командованиесе дә немецлар коралланганны көтеп ятмый, 1943 елның җәй айларында зур әзерлек эшләре алып бара. Курск сугышы башланыр алдыннан СССР Югары Башкомандование Ставкасы Үзәк фронт группировкасын (командующие К.Рокоссовский) һәм Воронеж фронтын (командующие Н.Ватутин) оештыра.
Курск сугышы алдыннан безнең гаскәрләрдә 1,9 млн сугышчы, 26,5 мең туп һәм миномет, 4,9 мең танк һәм үзйөрешле артиллерия установкалары, 2,9 мең тирәсе самолет була. Шулай итеп, безнең гаскәрләрнең дошманнан өстенлеге сугышчылар саны буенча - 2,1, артиллерия буенча - 2,65, танклар һәм үзйөрешле артиллерия установкалары буенча - 1,8, самолетлар буенча 1,4 мәртәбә күбрәкне тәшкил итә. Фронтларга 313 мең вагон хәрби техника һ.б. сугыш кирәк-яраклары озатыла. Биредәге яу кырында барлык совет гаскәрләренең, шулай ук туп һәм минометларның 26 проценты, сугышчан самолетларның - 33, хәрәкәттәге армиянең 46 процент танкы катнаша. Курск дугасы сугышы чорында совет фронтлары хәрәкәтен Ставка вәкилләре - Советлар Союзы маршаллары Г.Жуков һәм А.Василевский координацияли.
Югары Башкомандующий И.Сталин бу юлы дошман һөҗүмен алдан уйланган план буенча каршы алырга һәм оборона сугышларыннан аның көчен берникадәр талкыгач кына контрһөҗүмгә күчәргә ниятли. Болай эшләү оборонада безнең төп көчләрне сакларга, ә атака барышында исә дошман гаскәрләрен тәмам тар-мар итәргә мөмкинлек бирәчәк, дип фаразлана. Курск шәһәренең көнчыгыш өлешендә резервта Дала фронты тора. Дуганың озынлыгы 550 км тәшкил итә.
Курск тирәсендәге сугышлар, нигездә, ике өлештән тора:
• дошман һөҗүменә каршы тору, оборона чараларын үткәрү - 5-23 июль көннәрендә;
• дошманга каршы һөҗүм итү сугышлары алып бару - 12 июльдән 23 августка кадәр.
1943 елның апрель-июнь айларында Курск дугасы тирәсендә 8 оборона полосасы һәм чикләре оештырыла, аның озынлыгы 300 км га җитә. Өч ай дәвамында сугышчылар һәм җирле халык көче белән 10 мең км озынлыкта траншея һәм бәйләнеш юллары, 700 км тоткарлык ясый торган чәнечкеле тимер чыбык киртәләре, 2 мең км озынлыгында өстәмә һәм параллель юллар, 686 күпер төзелә. Әлеге саклану чараларын сафка бастыруда Курск, Орел, Воронеж һәм Харьков өлкәләренең меңләгән хезмәт ияләре катнаша.
Гитлер үз гаскәрләренә: «5 июльдә һөҗүм башларга!» - дигән приказ бирә. «Бу көннән башлап сез зур һөҗүм сугышларында катнашачаксыз, бөтен сугышның язмышын хәл итәчәксез. Сезнең җиңү, беркайчан да булмаганча, немец армиясенә каршы көрәшүнең файдасыз икәнлеген бөтен дөньяга төшендерергә тиеш. Совет Армиясе бөтенләй аяк басмаслык булсын. Һәм сез белеп торыгыз: бу бәрелеш нәтиҗәсе бөтенесен дә хәл итәчәк», - диелә әлеге фәрманда.
Совет командованиесе дошманның бу мәкерле планын алдан ук белеп тора, гаскәрләр дә үз вакытында кисәтелә. Һөҗүм башланырга бер сәгать вакыт калганда, дошман позицияләре безнең тарафтан тупка тотыла. Фашистларның штурмга дип тупланган урыннары көчле ут астында кала, аларга зур зыян китерелә. Дошман алдан билгеләнгән атака вакытын бер-ике сәгатькә кичектереп торырга мәҗбүр була. Үзәк фронт командующие генерал К.Рокоссовский соңыннан: «Поныри районында безнең ныгытмаларны тикшереп йөргәндә мин сугышчылардан: «Оборона ныгытмаларыбыз ни хәлдә?» - дип сорадым. «Безнең позицияләрдән дошман үтәрлек түгел», - дип җавап бирделәр», - дип искә ала.
Курск дугасы бәрелешләрендә Татарстанда оештырылган 334 нче, 352, 147 һәм 120 нче (69 нчы гвардия) дивизияләр, 61 нче танк бригадасы, 202 нче дошманны бомбага тоту авиация дивизиясе, 37 нче зенит-пулемет полкы катнаша.
Якташларыбыз бу сугышта, һәрвакыттагыча, зур батырлык үрнәкләре күрсәтә. Әйтик, Поныри станциясе районында, Курск дугасының төньяк-көнбатыш өлешендә, 1023 нче Кутузов орденлы укчы полкта Әлки районының Базарлы Матак авылы егете Александр Заминалов оста сугышчы була. Бөгелмәдән взвод командиры капитан Фәррах Камалетдинов, батальон командиры капитан Х.Рәхмәтуллин дошман атакаларын кире кага: алар дошманның 10 танкын, 300ләп солдат һәм офицерын юк итә. Взвод командиры үзе ике «тигр»ны һәм бер танкетканы сафтан чыгара. Яраланса да, танк атакаларын кире какканчы яу кырыннан китми. Чүпрәле районында туып үскән Әсәт Арсланов Курск дугасындагы сугышның беренче көнендә - 5 июльдә үк дошманның өч самолетын бәреп төшерә. Артиллерия батареясе командиры Ә.Арсланов I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Курск дугасы каһарманы, Яшел Үзәннең 87 яшьлек мактаулы гражданы, дистәләгән орден-медальләр иясе Евгений Иванович Тиховнин әле бүген дә укучы яшьләр арасында хәрби-патриотик тәрбия эшләрен уңышлы алып бара. Якташыбыз гвардия өлкән сержанты Хәмзә Мөхәммәдиев әлеге Дугадагы сугышларда июль аеның бер атнасында гына да дошманның сигез танкын яндыра, алтмыштан артык солдатын юк итә. Взвод позициясе янында дошманның 27 танкы һәм 397 сугышчысы ятып кала. Тиңдәшсез батырлыгы өчен, X.Мөхәммәдиев «Алтын Йолдыз» медале белән бүләкләнә. Орел янындагы гаять авыр сугышларда зур батырлык һәм кыюлык күрсәткәне өчен Арча районының Түбән Оры авылы егете Гатаулла Салихов та Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
Сибгат Хәким: «Бу - 1943 елның июль ае иде. Шагыйрь булып түгел, ул чакта, ни өчендер, шагыйрь булуың бөтенләй истән чыккан, ә взвод командиры сыйфатында миңа атаклы Курск дугасында барган сугышларда башыннан ахырына кадәр булырга туры килде», - дип яза үз истәлекләрендә. С.Хәкимнең Бөек Ватан сугышына багышланган әсәрләрендә дә хәрби темага тугрылыклы калуы ачык чагыла. Күпсанлы шигырь һәм поэмалар, публицистик язмалар һәм истәлекләр... Бу теманы шагыйрь гомере буе иңләде, төрле елларда аны төрле юнәлешләрдә ачты.
«Дуга сугышлары, Сталинградтан кала, иң зур сугышлардан санала. Мин аның бер участогында - 375 нче дивизия өлешендә генә булдым. Бу дивизия 30 нчы армия составында башта Калинин фронтында озак сугыша. Аннан соң 1943 елның мартында аны Елец аша Белгород юнәлешенә күчерәләр. Бу - Воронеж фронты. Соңыннан ул Дала фронтына әйләнә. Дала фронты тора-бара Икенче Украина фронты дип йөртелә башлый...», - дип яза ул. Шагыйрь С.Хәкимнең сугышчан юлы әнә шулай фронтлар буйлап үтә. Сугыш юлларындагы онытылмас мизгелләре аның «Дуга» поэмасында да ачык чагыла.
Сугыш елларында татар әдипләре, рәссам һәм композиторлары үлемсез әсәрләр иҗат итте. Алар милли мәдәниятебезнең алтын фондын тәшкил итә. Әйтик, күренекле рәссамыбыз Харис ага Якупов, Бөек Ватан сугышы темасына багышлап, татар, рус һәм инглиз телләрендә «Хәтер. Рәссам язмалары» дигән альбом чыгарды. СССРның халык рәссамы Х.Якупов әлеге альбомында: «1943 елда мин Курск дугасында дивизия топографы вазифасын башкардым. Алны-ялны белмичә, тәүлекләр буе эшләргә туры килде. Фашистлар зур һөҗүмгә әзерләнә иде. Мин офицерларга карта һәм, командованиегә штабта өйрәнүләр алып барыр өчен, зур-зур схемалар сыздым. Булачак бәрелештә дошман үзенең егәрле танкларына зур өметләр баглаганы безгә мәгълүм иде. Шуңа күрә, әлеге танкларга каршы сугышырга бик ныклап әзерләндек. Брянск партизаннары безнең командованиегә «тигр» дип аталган әлеге яңа немец танкының фоторәсемен тапшырды. Ул танкның авырлыгы - 60 т, стенасының калынлыгы 15 см иде. Танк 88 мм лы туп һәм ике пулемет белән коралланган.
Ахыры бар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: