Шәһри Казан

Утыбыз сүнсә, тозыбыз бетсә, нишлибез?

«Утыбыз сүнсә дә, тозыбыз бетсә дә, күршегә без кереп китәбез», - дип җырлый иде «Болгар кызлары» төркеме. Бу җырның әллә хит вакыты бетте, әллә ул, чыннан да, актуальлеген югалтты. Телевизор аша клибы да күренми, радиода да әйләндермиләр. Нигез күршегә ни җитә? Авыл җирендә «Болгар кызлары» җыры принцибы буенча яшиләр бугай...

Реклама

«Утыбыз сүнсә дә, тозыбыз бетсә дә, күршегә без кереп китәбез», - дип җырлый иде «Болгар кызлары» төркеме. Бу җырның әллә хит вакыты бетте, әллә ул, чыннан да, актуальлеген югалтты. Телевизор аша клибы да күренми, радиода да әйләндермиләр.
Нигез күршегә ни җитә?
Авыл җирендә «Болгар кызлары» җыры принцибы буенча яшиләр бугай әле ул. Озак еллар дәвамында иңне-иңгә куеп яшәгән күршеләрең белән аерылу аеруча авыр. Әбием нигез күршесе вафат булуын әйткәч, тетрәнеп киттем. Үзе олы яшьтә булса да, гел ачык йөзле, аралашучан апаның якты дөнья белән хушлашуын күңел кабул итә алмый. Балалары, туганнарына гына түгел, күршесе буларак, әбигә дә бик читен булды. Һәрвакыт исәнләшә, хәл-әхвәл сораша, булыша алса, ярдәм итә иде Наилә апа (урыны җәннәттә булсын!). Ике яктан терәлеп торган күршеләрне дә тикмәгә генә, якын итеп, нигез күршеләр дип атамыйлардыр. Кайгыңны да, шатлыгыңны да уртаклашыр өчен күршеләр кирәк, авыл җирендә бигрәк тә.
Шәһәрләр шәһәрчә шул
Авыл җирендә кешенең кушаматын әйтсәң, сораган кешеңнең кем икәнен шундук чамалыйлар. Тик шәһәр җирендә янәшә күршеңнең кушаматын түгел, бөтен биографиясен сөйләп бирсәң дә, аның кем икәнен белүче юк. Шулай бервакыт ерак туганнарга барган идек. Фатир номерлары һич искә төшми генә бит. Чамалабрак бер фатирның кыңгырау төймәсенә бастык. Ачучы юк. Шул ук катта лифтка бер апа кереп маташканын күргәч, аны туктатып: «Бу фатирда шул кешеләр яшиме?» - дип, исемнәрен әйтеп сораган идек, ә ул белми булып чыкты. Аптырап киттем. Туганнарның ничә яшьләр тирәсендә булганын әйткәч кенә чамалады апа. Ничек инде, бер катта торып, кемнәр яшәгәнен белмә? Хәер, шәһәр җирендә стена аша кем торганын белмәүчеләр шушы апа гына түгел бугай ул. Үлеп ятсаң да, күршең кереп карармы икән? Ай-һай... Шәһәр җирендә күршең белән чөкердәшеп яшәү еш очрый торган күренеш түгел шул.
Тулай торактагы «хөрмәт»
Ә тулай торакта яшәсәң, күршеләр, чыннан да, кирәк! Безнең университетның тулай торакларына урнашу август ахырыннан гына башлана. Узган уку елында Казанга вакытыннан алдарак барырга туры килде миңа. Үзем бүлмәдә, үзем «ике кулсыз» дигәндәй: табак-савытларым тулай торакның башка бинасында калган. Ял көне булганлыктан, аларны барып алу бәхете тәтемәде. Шулай итеп, биш катлы йортыбыз буйлап «сәяхәт»кә чыгып киттем. Кайда кем яшәгәнен белмим. Бер бүлмәнең ишеген шакып, чокыр сорап тордым. Кашык белән тоз башка бүлмәләрдән табылды. Менә шулай, мин - аларны, алар мине белмәгән күршеләрем көне буе ач торудан коткарды үземне.
Тулай торактагы күршеләр ярдәм итәргә әзер, тик... Күрше хакы - Тәңре хакы булгач, кешегә ярдәм кирәк булганда гына булышу күрше хакын хаклау дигән сүз түгел әле ул. Күршеңне хөрмәт итү дигән сыйфат та булырга тиеш, минемчә. Ә менә бу әйбер бүген, чыннан да, онытылып бара бугай. Тулай торактагы күршеләр моны аңламый һәм аңларга да теләми. Төн җиттеме, музыка уйнатырга, кычкыртып кино карарга тотына иде минем студент-күршеләрем. Әйе, мин дә студент. Студент елларында тормышның нәкъ менә кичкырын башлануын беләм. Тик бу дәрәҗәдә үк түгел инде. Күршеңне бераз ихтирам итү дигән нәрсә дә булырга тиештер бит.
Сәбәбе нидә?
Күршесез кая бармак кирәк? Авыл җирендә бигрәк тә. Күршең белән аралашмау каян килә соң? Әлеге сорауга психолог Люция Закирҗанова җавап бирә.
- 1990 еллардагы үзгәрешләр җәмгыятьтәге кыйммәтләргә зур йогынты ясады. Шуларның берсе - кеше һәм җәмгыять мөнәсәбәте белән бәйле. Хәзер исә совет чорындагы бергәлек хисе, кризис кичереп, шәхсилек, үзең турында гына кайгырту, башкаларның эшенә катышмау алгы планга чыкты. Ярлы-бай кебек социаль төркемнәрнең пәйда булуы үзара көнләшү күренешенең артуында, кешеләрнең бер-берсеннән читләшүендә чагылды. Безнең янәшәдә үз эченә бикләнгән затлар артты. Шул рәвешле зур шәһәрләргә хас күренеш буларак ялгызлык киң урын алды. Бу - кешеләрдән качу түгел, күпсанлы танышлар арасында үзеңне ялгыз итеп тою, шуңа бәйле тагын да күбрәк үз эчеңә бикләнү. Мондый хәл аеруча шәһәрләр өчен хас. Күпләр бер подъездда яшәүчеләрне генә түгел, фатир күршеләрен дә белми, алар белән аралашмый. Шул ук вакытта бу күренешнең авылларга да үтеп керүен күрәбез: күршеләр арасындагы коймалар биегәя, капкалардагы йозаклар зурая бара. Матди мөмкинлегебез арта барган саен, туганнарны, күршеләрне, хезмәттәшләрне фатирга кунакка чакыру кими.
Киләчәктә нәрсә булыр? Чит илләр тәҗрибәсе күрсәткәнчә, кешенең үз эченә, гаиләсе эченә бикләнүе тирәнәячәк, шәхсилек-индивидуальлек дәүләтнең нигезе булган гаиләнең ныклыгына да көчле йогынты ясаячак. Мондый шартларда халыкның бердәмлеген саклау да кыенлаша. Татар халкы гомер-гомергә гаилә һәм нәсел-нәсәп ныклыгы, тотрыклылыгы, туганлык хисенә таянуы белән аерылып торды. Шуңа да иҗтимагый оешмаларның, шулай ук газета-журналларның тырышлыгы кешедә әхлакны баетуга, туганлык хисен үстерүгә, шуның белән гаилә ныклыгын саклап калуга, үзара аралашып яшәүне яклауга юнәлтелергә тиеш.
Гөрләшеп яшик әле!
Әйе, кызганычка, туган - туганны, дус дусны танымый торган заманда күршеңнән яхшырак машина алу, күп акчалар туздырып, евроремонт ясату, берничә катлы коттедж төзү иң кирәкле әйберләр булып санала бүген. Бер күрешү - үзе бер гомер, кеше шуны аңлап, күршеләре белән «чөкердәшеп» яши башласа иде дә бит... Әмма бу идеаль җәмгыять булыр иде, мөгаен. Тик һәрбер кеше күршесенә «Гөрләшеп яшик әле!» дигән теләктә булсын иде. Утны да, суны да бергә кичкән, гомер буе нигезгә-нигез торган күршеләр бар бит әле ул. Шәһәр, районда яшәүчеләргә яхшы үрнәкләр җитәрлек. Кешеләр бер-берсе белән шулай аралашып яшәсә, «Болгар кызлары»ның «Күршеләр, күршеләр - иң якын кешеләр...» дигән җырын бүген дә тормыш «хит-парады»ның беренче урынына куеп булыр иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: