Шәһри Казан

Уйга салды бер кичә...

Гомер юлы тигез генә бармый, чакыр-чокыр, сикәлтәләр аша узарга туры килә. Сүзем, язмыш сынауларына да бирешмичә, иҗат баскычларын яулаган танылган композитор Әнвәр Шәрәфиев турында. Әнвәр Җәлил улы Шәрәфиев - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, педагог, күренекле композитор. Аның исеме республикабызда һәм татарлар яшәгән төбәкләрдә, хәтта чит өлкәләрдә дә...

Реклама

Кызганыч, берничә буын халыкның мәхәббәтен яулаган өлкән буын композиторларыбыз бармак белән генә санарлык калып бара.
Әнвәр Шәрәфиевнең туган ягы атаклы Азнакай ягы - урман-кырлар, көмеш сулы елга чишмәләр, җир куеныннан кара алтын чыгаручы нефть скважиналары, сагындырып төшләргә керүче Чатыр тау иле ул. Узган гасырның утызынчы елларында туган балага язмыш аеруча мәрхәмәтсез була. Әти-әнисе иртә таңнан караңгы төшкәнче бил бөгеп эшләсәләр дә, җиде баланы туйдырырлык хәлләре булмый. Ачлы-туклы тормыштан арынып, җайга салына башлаган тормышлары җимерелә, илдә сугыш башлана. Әтисен һәм медицина курсларын тәмамлаган апасы Зөләйханы сугышның алгы сызыгына җибәрәләр. Әнисе берсеннән-берсе кечкенә алты бала белән ялгыз кала.
Әнвәр Шәрәфиевнең тормыш юлына күз салсак, сабый чактан ук ятимлек, ачлы-туклы көн күрү, балалар йортындагы ачы язмыш сагалый аны. Ул шулай үксез бала булып, ана назын күрмичә, ялгызлыкның михнәтен татып яши. Шулай да, без дә хакның бәндәсе ич дип, теше-тырнагы белән тормышка ябышып яшәргә тырыша.
Берәүнең дә тормыш юлы шома гына булмыйдыр инде. Тормыш бит ул көрәш мәйданы сыман. Әнвәргә дә үз гомерендә шактый көрәшергә туры килгән. Ул бик яшьтән олы хәсрәтләрне күтәрә-күтәрә ныгыган, күрәсең. Укырга тырыша, һаман белем алырга омтыла. Унике яшен дә тутырмаган Әнвәр, беркемгә әйтмичә, өйдән чыгып китә. Казан урамнарында йөргән малайны балалар йортына озаталар. Ни гаҗәп, әнә шул балалар йорты аның тормышындагы үзгәрешкә зур сәбәп була һәм иҗат юлына зур мөмкинлекләр ача. М.Горький кебек тормыш «университет»ларын узган Әнвәр тырышып укый, гармунда уйнарга өйрәнә. Аның музыкага булган сәләтен күреп, Алабуга мәдәни-агарту училищесына укырга юллама бирәләр. Биредә Әнвәр үз алдына чын музыкант булырга дигән максат куя. 1956 елны Әнвәр Казан музыка училищесына укырга керә. Аның язган беренче җырларын танылган композитор Әнвәр Бакиров уңай бәяли һәм үзенең фатихасын бирә. Ә 1966 елда ул Казан дәүләт консерваториясендә композиция буенча профессор А.Леманда, оркестровкадан композитор Н.Җиһановта белем алып, зур сәнгатькә үз юлын сала. Әмма профессиональ музыка дөньясында үз кыйбласын табуы җиңел булмый. Алай да, нинди генә каршылыклар очрамасын, алар Әнвәрнең рухын ныгыта гына бара, иҗатына тугры терәк була.
Яшьтән үк максатчан, үзе сайлаган иҗат юлыннан тайпылмыйча, милли музыка сәнгатенә үз өлешен керткән күренекле композитор Ә.Шәрәфиев әле дә иҗат юлында. Композиторның ярты гасыр гомере һәм шул чордагы бөтен иҗаты минем күз алдында узды.
Татарстанның халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әнвәр Шәрәфиев ике йөздән артык җыр, романслар, «Юллар-юллар», «Риваять» дип исемләнгән поэмалар, симфония, кыллы уен кораллары өчен квартет, трио-поэма, скрипка һәм фортепиано өчен поэма, виолончель һәм фортепиано өчен баллада, серенада, элегия, фортепиано өчен сонатина, дистәләгән төрле музыка уен кораллары өчен пьесалар авторы. Композиторның унбер җыентыгы «Лирик җырлар» (1961), «Еллар-еллар», «Уйнагыз, гармуннар», «Каен җиле» (2004), «Сандугачкай» (2006), «Чулпан йолдыз» (2010) һ.б. дөнья күрә.
Аның җырлары, пьесалары бик табигый, халыкчан. Халкыбыз яшәеше белән аваздаш өмет, мәхәббәт, шатлык, тантана хисләре белән сугарылган күп кенә әсәрләре сәнгать осталарының репертуарын баетып торалар.
Гомумән, бу моң иясе халык музыкасын искиткеч яхшы белә һәм халык телендә гаҗәеп ихлас яңгырашлы, яңа аһәңнәргә бай әсәрләр иҗат итә. Ул профессиональ милли музыка сәнгатендә үз темасын, телен, үз кыйбласын тапкан автор. Композиторның әсәрләре Татарстан, Россия, дөнья күләмендәге фестивальләрдә башкарылалар.
Әнвәр Шәрәфиевнең балалар өчен язган җырлары да бихисап һәм алар зур ихтирамга лаек. Укытучы буларак ул сабыйларга нинди әсәрләр кирәклеген, аларның эчке дөньясын, башкару мөмкинлекләрен дә яхшы белә. Композитор үзенең иҗатында беренчеләрдән булып музыкада ятимлек темасын күтәрә. Хәзерге вакытта ул тема бик актуаль. «Сабыр бирсен үзе Аллаһ», «Мәрьям бәете», «Әткәем» (Ә.Гадел сүзләре) шундыйлардан. Ятимлек ачысы бәгырьләргә үтәрлек итеп сурәтләнгән җыр - композиторның Мидхәт Миншин сүзләренә язган «Нигә мин ятим?» җырын исә тыныч күңел белән тыңларга мөмкин түгел. Композитор иҗат уты белән янганда дан турында да, мал турында да уйламый. Әйе, иҗатчы җырчымы ул, композитормы - иң беренче нәүбәттә кешеләр йөрәгенә иман, игелеклелек орлыклары салырга тиеш. Сәнгатьнең теләсә кайсы төренең иң югары күрсәткече - халык күңеленә юл таба алу. Мондый сәләткә ия кешеләр сирәк очраса да, нәкъ менә алар мәдәниятебезнең, җәмгыятебезнең яшәешен һәм үсешен билгели, халыкның рухи хәзинәсен баета. Тормышның һәр мизгелен, табигатьнең серле яшәешен, кешеләр күңелен нечкә йөрәгең аша үткәреп музыка телендә әйтә алу ул зур бәхеттер. Ә. Шәрәфиевнең кайсы гына җырын, хәтта төрле уен кораллары өчен язылган әсәрләрен алма, алар табигыйлеге, аһәңле һәм моңлы булуы белән аерылып тора. Үзенә карата артык таләпчән, максатына ирешү өчен өзлексез иҗат утында янып, үзе сайлаган сәнгать юлында баручы тынгысыз кеше ул Ә.Шәрәфиев. Кызганыч, соңгы вакытта иҗат кешесенең - композитормы ул, фольклорчымы, җырчымы - башкарган күпкырлы хезмәтен күрмәмешкә салышучылар да бар.
Мин, «Шәһри Казан» газетасында чыккан «Язучыга трибуна кирәк» дигән язманы укып, композитор Ә.Шәрәфиевнең рәнҗү хисен аңладым. Анда Азнакай җирлегеннән чыккан шәхесләрнең исемлегендә аның фамилиясе күрсәтелмәгән иде. Алай гына түгел, район һәм шәһәр мәдәнияте йортында уздырылган кичәсенә дә районнан чыккан бердәнбер профессиональ композитор Әнвәр Шәрәфиевне чакырырга кирәк дип тапмаганнар. Азнакайда үткәрелгән мондый зур бәйрәмгә үзеннән чыккан күренекле шәхеснең кичәгә чакырылмавы гаҗәп нәрсә. Әйе, Азнакай туфрагы чыннан да бәрәкәтле туфрак, бөтен татар дөньясына танылган Гариф Галиев, Флера Гыйззәтуллина, халык язучысы, Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Марсель Галиев, Татарстанның һәм Россиянең халык артистлары Нәҗибә Ихсанова һәм Әзһәр Шакиров һ.б. кебек күп кенә талантларга канат куйган төбәк. Шул шәхесләр арасында Әнвәр Шәрәфиевнең исеме дә булырга тиеш иде кебек.
Шушы елның февралендә «Бер күрешү үзе бер гомер» дип аталган Азнакайда туып үскән күренекле шәхесләр белән очрашу кичәсенә дә Әнвәр Шәрәфиев чакырылмады. Шулай да ул үз теләге белән якташларын күрергә барды.
Ни гаҗәп, без талант ияләрен үзе исән чакта түгел, мәңгегә киткәч кенә аңлыйбыз. Нәрсә соң бу - татар акылы төштән соңмы, әллә күңел тарлыгымы? Дәүләт күләмендә игътибар бармы чын талант ияләренә? Шәхесләрнең кадере ник һаман юк?
Яшәү мәгънәсе халыкка намуслы хезмәт итүдә, нинди генә авырлыкларга, рәнҗетелүгә тарымасын, чын кешенең игелекле эше җирдә ятмас, югалмас.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: