Шәһри Казан

Уйлыйбыз, уйланабыз...

Айсылу Имамиеваның «Аз сөйләп, күбрәк языгыз» язмасы («ШК», 10 октябрь, 2013 ел) төрле фикерләр тудырды. Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире буларак, мин дә үз сүземне әйтүне, кайбер мәсьәләләргә ачыклык кертүне кирәк саныйм.

Татарстан китап нәшрияты яшь каләм ияләренә һәрвакыт хәерһахлы булды һәм шулай булып кала бирә. Әгәр дә башлап язучы тарафыннан кулъязма тәкъдим итү таләпләре, тәртипләре үтәлә, автор нәшриятка вакытында мөрәҗәгать итә икән, монда бернинди дә кыенлыклар, тоткарлыклар юк. Ә һәр оешманың үз таләпләре, кагыйдәләре бар. Яшь каләм иясенең тәүге кулъязмасы Татарстан китап нәшрияты ишеген турыдан-туры бәреп керә алмый. Беренче чиратта, аңа Татарстан Язучылар берлеге, анда эшләп килгән иҗат остаханәләре бәя бирергә тиеш. Әлбәттә, моңа кадәр әсәрләрнең вакытлы матбугат битләрендә дә сыналуы шарт. Әгәр остаханә кулъязманы китап итеп чыгарырга лаек дип таба икән, ул аңа рецензия бирә. Бәяләмә, гадәттә, беркетмә сыйфатында төзелә. Аңа Язучылар берлеге рәисенең рәсми хаты да теркәлә. Яшь автор шуларның барысын да туплый, Татарстан китап нәшриятына килеп, гариза яза, кулъязмасын басма һәм электрон вариантта калдыра. Гадәттә, ак кәгазь битендәге шигырьләр, нәшрият мөхәррирләренең үткен күзләре аша үтеп, коллективның күмәк тырышлыгы нәтиҗәсендә, затлы, зәвыклы китап булып басылып чыга.
Соңгы биш-алты елны гына алыйк, кайсы яшьләрнең китаплары дөнья күрде икән? Айсылу Галиева, Гөлнур Корбанова, Лиана Әмирханова, Айдар Җамал, Йолдыз Миңнуллина, Айсылу Имамиева, Рифат Сәлах, Рөстәм Галиуллин, Лилия Гыйбадуллина, Лилия Закирова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Ләйсән Фәтхетдинова, Римма Шәехова, Булат Садретдинов; автор-төзүче буларак - Эльвира Кәлимуллина, Гөлнара Хәйдәрова, Гөлнара Мансурова... Шактый җыела икән. Арада шушы вакыт эчендә бер, ике, хәтта өч (!) китабы басылган каләм ияләре дә бар. Бәй, Казан (Идел буе) федераль университетында эшләп килгән «Әллүки», «Илһам» әдәби-иҗат берләшмәләренең китаплары да дөнья күргән икән бит әле?! Нәшриятка кичә генә Фәнил Гыйләҗев һәм Рүзәл Мөхәммәтшиннарның кулъязмалары килеп керде, Булат Ибраһимов та тәүге китабын әзерләп йөри. Аларныкы да озак тормас, басылыр, Алла боерса. Кешелек, гомумән, конкрет әйберләр белән эш итә. Идея шагыйрь каләменнән шигырь булып тама, инженер-техник, уйлап табучы кулында яңа техникага әверелә, архитектор сызымнарыннан, заманча корылма булып, сафка баса. Татарстан китап нәшрияты да шулай, ул да реаль әсәрләр, реаль кулъязмалар белән эш итә. Әгәр яшь каләм иясенең үзе күрергә теләгән саллы китап итеп тупларлык шигырьләре юк икән, бу очракта аңа үзеннән кала беркем дә ярдәм итә алмый. Үзе кебек үк берәр автор белән берләшеп, җыентыкларын соавторлыкта чыгарсалар гына инде.
Дөрес, Татарстан китап нәшрияты китаплары сатылып беткән язучыларның җыентыкларын ел саен кабат-кабат 100-200әр данә белән чыгара алмый, чөнки без - дәүләт нәшрияты. Безнең максат табыш артыннан куу түгел, ә милләтебезгә хезмәт итү, әдипләребезнең әсәрләрен киләчәк буыннарга җиткерү, телебез, әдәбиятыбыз, тарихыбыз, мәдәният һәм мәгарифебез сагында тору. Бүгенге көнне совет чоры белән һич бутарга кирәкми. Китап сатылуның барыбер билгеле бер планкасы бар. Теләсәң дә, теләмәсәң дә, аннан биегрәк сикерә алмыйсың. Укучыда билгеле бер китапка вакытлыча кызыксыну булып ала. Ул аны укый, ошатса, дусларына, иптәшләренә, хезмәттәшләренә тәкъдим итә. Өендә шул китап булган өстенә, ул аны кабат үзе өчен сатып алмый инде. Ә китапка кызыксынуы булмаганны берничек тә көч белән укыта алмыйсың.
Татарстан Язучылар берлегендә әгъза булып торган 300дән артык язучының, төрле өлкәләрдә эшләүче дистәләрчә галимнәрнең, тел һәм әдәбият белгечләренең, рәссамнар, артистлар, композиторлар, педагогларның ихтыяҗларын канәгатьләндерергә, бакыйлыкка күчкән күренекле шәхесләребезне дә даими рәвештә игътибарга алып торырга кирәк бит әле. Татарстан китап нәшриятының эшчәнлеге - киңкырлы. Ул матур әдәбият әсәрләре дә, альбомнар, сүзлекләр дә, монографияләр, фәнни хезмәтләр дә чыгара. Ә танып-белү, фәнни-популяр характердагы балалар китаплары?! Дәреслекләр, методик ярдәмлекләр, эш дәфтәрләре?! Һәм башкалар, һәм башкалар...
Минемчә, башлап язучы өчен 1000-1500 данә тираж ул - аз түгел. Бу яктан караганда, күп милли республикалар, хәтта Мәскәүдә яшәүче каләм әһелләре дә бездән күпкә калыша. Россиядә, татар, башкорт, чуаш, мари, удмуртлардан кала, дәүләт хисабына, бушка китап бастыручы милләтләрне мин башка әйтә алмыйм. Ә Татарстан китап нәшрияты алар арасында, һәм эчтәлек, һәм сыйфат, һәм бизәлеш ягыннан караганда - иң алдынгы урында!.. Сыйфатлы ак кәгазьдә басылган, зәвык белән бизәлгән китапларны тотып бер «аһ!» итәләр, үзләренекеннән зуррак тиражларны күреп, икенче мәртәбә шаккаталар.
Гомумән, тиражга бәйләнүне урынсыз дип саныйм. Балаларга адресланган китаплар арасында Айдар Җамал белән Рөстәм Галиуллинның - 3әр мең, Гөлнур Корбанованың - 6000 (!) данә. Төсле рәсемнәр белән баетылган балалар китабы тиз тарала, нишләтәсең. Моңа сөенергә генә кирәк. Димәк, китап укучы яңа буын тәрбияләнә. Киләчәктә алар безнең шигырь, проза җыентыкларыбызны укыячак, безнең укучыбыз булачак, телебез, әдәбиятыбыз, милләтебез яшәячәк, дигән сүз.
Яшь каләм бер-ике китап белән генә чикләнмәсен иде шул, язсын, күп итеп иҗат итсен, киләчәк буыннарга үлемсез әсәрләр калдырсын иде! Укучылар белән ешрак очрашсын, ихлас, туры, көчле әсәрләре белән халык күңеленә керсен иде! Әледән-әле матбугат, радио, телевидение аша чыгыш ясап, акыллы фикерләре белән укучыны, милләттәшләрне сискәндерсен, уятсын иде!
Дөнья - иркен, анда барыбызга да урын җитә. Кояш та җылысын һәммәбезгә тигез бирә. Аллага шөкер дип яшәргә, алга таба омтылырга, тырышырга һәм бары тик тырышырга гына кирәк!

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: