Шәһри Казан

Вакланды дөнья...

Күптән түгел Үзбәкстаннан кунакка кайткан туганнан туган энем белән үзем белем алган Казан дәүләт университеты бинасы яныннан үтеп китәргә туры килде. Дөресрәге, энем уку корпусларын күрсәтүемне, алар белән якыннанрак таныштыруымны үтенде. Аның белән Университет урамыннан менеп, төп бина каршыннан, «таба» (студентлар әлеге мәйданчыкны шулай дип йөртә) аша уздык. «Таба»да дүрт-биш...

Реклама

Күптән түгел Үзбәкстаннан кунакка кайткан туганнан туган энем белән үзем белем алган Казан дәүләт университеты бинасы яныннан үтеп китәргә туры килде. Дөресрәге, энем уку корпусларын күрсәтүемне, алар белән якыннанрак таныштыруымны үтенде. Аның белән Университет урамыннан менеп, төп бина каршыннан, «таба» (студентлар әлеге мәйданчыкны шулай дип йөртә) аша уздык. «Таба»да дүрт-биш кыз түгәрәкләнеп басканнар, кәефләре күтәренке, кулларында сыра шешәсе, авызларында тәмәке. Утыргычта берничә бушаган шешә. Йа Хода! Безнең киләчәкне менә шушы «белгечләр» билгеләячәк бит! Яшь буынны да шулар укытачак, киләчәк белән дә шулар идарә итәчәк.
«Таба»га караганда безнең капка төпләре мең тапкыр чистарак. Чүпне махсус куелган савытка салып тору юк: тәмәке төпчеге, буш шешәләр, кәгазь кисәкләре җирдә ауный. (Үзең белем алган изге уку йортын, анда укучы яшьләрне мәсхәрәләү дөрес тә түгелдер инде. Әмма без укыганда бу алай түгел иде. Бина эчендә, ишегалдында булсынмы, безгә кычкырып сөйләшү дә ят иде.) Ата-ана менә шундый «изге урын»га укырга җибәрә газизен. Алар үзләре генә белгән авырлыклар белән укырга керткән баласының укып йөрүенә чын күңелдән ышана.
Тәмле ашату, яхшы киендерү, зур акчалар белән престижлы уку йортына укырга кертү тәрбияле бала үстердем дигән сүз түгел әле. Кеше белемле генә түгел, тәрбияле дә булырга тиеш. Үзем тапкан мал түгел, атай малы жәл түгел дип яшәгән яшь җилкенчәк укуның, хезмәтнең, яшәүнең тәмен, куанычын тоймый. Укуын тәмамлап эшкә урнашкач та (урнаша алса), ул шушы юньсезлекләрен куа. Билгеле инде, авырлыкларны җиңәргә өйрәнмәгән кеше җиңү шатлыгы дигән төшенчәне, максатка ирешү омтылышын беркайчан да белмәячәк.
Ә без исә укытучыларыбыздан үрнәк алып яшәдек. Алар безне һәрьяклап камил, зәвыклы, зыялы шәхес итеп тәрбияләргә тырышты. Без студент чакта якын итеп укытучыларыбызга «абый», «апа» дия идек. Алар безнең икенче әти-әниләребез булдылар. Кызганыч, хәзер ул «әти-әниләребез»нең күбесе мәрхүм инде. Аларның якты рухлары каршылыклы вә сикәлтәле юлыбызда безгә туры юлны күрсәтеп, әле дә булса озата бара. Әлбәттә, дер калтыратып торган укытучыларыбыз да бар иде. Алар бездән белем, фәкать тирән белем генә таләп итте. Укуның кадерен безгә алар өйрәтте... Университет колонналарын сыйпап, Ленин урамы аша узганда, мин шуларны уйладым.
Факультетыбызның бүгенге деканы, филология фәннәре докторы профессор Васыйл Заһит улы Гарифуллин да ул чакта аспирант кына иде әле. Шуңа да карамастан, ул төрле оештыру эшләре алып барырга вакыт тапты. Бүгенгедәй хәтерлим әле, ямьле май аенда ул да факультетның бөтен татар студентлары белән табигатькә чыккан иде. Төнгә каршы җилләп яңгыр килә башлагач: «Кайтабыз, кайтмыйбыз!» - дип икеләнеп йөрүләр, ахыр чиктә кайтып китүебез, әмма яңгырның тамчы да яумыйча безне үртәп китеп баруы әле дә хәтердә...
«Каз канаты» бию ансамбле, Татар халык хоры... Татар студентларының иң яратып йөри торган түгәрәкләре иде болар. Аларның нинди зур тәрбияви әһәмияткә ия булуын бәяләр өчен исемнәрен атау да җитә. Ничәмә-ничә буын тәрбияләнгән бу яшьлек дәрте ташып торган коллективларда?! Фәкать булганы, яшәгәне, татар студентларын бер җиргә туплап торганы өчен генә дә рәхмәт әйтерсең.
Студентлар арасында гына түгел, хезмәттәшләре өчен дә олуг гуманист булып калган деканыбыз Флорид Әхмәт улы Әгъзамовның лифтта ярымшаярып: «Бигрәк зур кеше булып киттең син, укырга да йөрми башладың» - дип төрттереп куйганы әле дә хәтердә. Бүлмәсенә чакырып сүгеп-нитеп, шелтә белдереп тормады. Югыйсә каты итеп сүгәр өчен җитди сәбәп тә бар иде: бер-ике көн укырга килмичә, авылда бәрәңге алып яткан идем. Уку дәверендә тагын шундый берничә «юньсезлек»не шулай җиңел генә үткәреп җибәрде ул. Бик тә кешелекле кеше иде мәрхүм. Кыскасы, үз эшләренең фанатлары иде безнең укытучыларыбыз. Алардан үрнәк алып без гадел, намуслы булырга тырыштык.
Ә монда кулына сыра шешәсе токан кызлар, тәмәке төпчеге, төкерек белән тулган эскәмия аллары... Үзгәрде замана.. «Ник яхшылап укымыйсың? Надан каласың бит!» - дигәч: «Нигә укып торырга, яшәсен әти-әни, дипломны мин барыбер сатып алам бит!» - дия торган студентлар укый хәзер биредә. Кая бара бу җәмгыять? Әйе, укып та чыгар ул. Тик киләчәктә укуының әҗере булырмы, аннан тәрбияле кеше булып чыгармы? Ярый ла, университетның төп бинасында ничә колонна барлыгын әйтеп бирә алса?!
Укуның да кадере бетте, вакланды дөнья...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: