Шәһри Казан

Өй ишеген ябып керү белән башка телләрне оныт!

Кечкенә оныгы турында сөйләгәндә Зәйтүнә ханымның йөзе тагын да яктырып, күзләре очкынланып китә, бит очларына алсулык йөгерә. Әйтерсең лә ул танылган галимә һәм дәү әни түгел, ә яңа гына беренче тапкыр әни булган яшь ханым. Ничек итеп нәни кызчык беренче адымнарын ясаган, беренче сүзләрен әйткән, дәү әтисенең китаплары белән «танышкан»......

Әмма шул урынга җиткәч, сорау бирми түзә алмадым: «Ә татарча аңлыймы соң нәниегез?» Зәйтүнә ханым миңа, нигә шундый ахмак сорау бирәсең инде, дигәндәй карап куйды һәм сөйләп китте:
- Ничек аңламасын инде?! Безнең гаиләдә бу мәсьәлә бик катгый куелган бит. Ирем Дамир (Дамир Исхаков, тарих фәннәре докторы - ред.) үз балаларыбыз кечкенә вакытта ук өйдә татарча гына сөйләшүне, татар телендә китаплар укуны, телевидение һәм радио тапшырулары карауны таләп итте. Безнең өйдә һәрвакыт «Татарстан» радиосы эшләп торды. Дөнья яңалыкларын белү өчен дә балалар өйдән чыгып киткәч кенә каналларны үзгәртә идек. Һәрвакыт телгә күнексеннәр, туган телнең бөтен нечкәлекләрен өйрәнеп үссеннәр дидек. Чөнки үз телен белмәгән кеше, никадәр генә зыялы һәм белемле булмасын, ким кеше ул. Балалар татар-төрек лицеенда, югары уку йортларында татар төркемнәрендә белем алдылар. Шуңа күрә балаларыбыз татар җанлы булып үстеләр. Әнә хәзер үз гаиләләрендә дә туган нигездә салынган юлны дәвам итәләр. Барысы да гаиләдән тора бит. Әгәр ата-ана тел турында кайгыртмаса, бу зур эшне мәктәп кенә башкарып чыга алмый. Балаларга туган телне өйрәтү һәм аңа сакчыл караш тәрбияләү - гаиләнең төп бурычы. Әмма, ни кызганыч, барлык гаиләләр дә моны аңлап бетермиләр. Күпләр балалары белән рус телендә аралашуны уңай күрә, татар мәктәпләренә бирмиләр. Нәтиҗәдә татар мохитеннән ерак булган, татар теле, татар милләте, аның язмышы турында кайгырмый торган буын барлыкка килә. Әлбәттә, дәүләтнең дә бу өлкәдә ярдәме булырга тиеш. Үз туган теле, милләте белән горурланучы, шул ук вакытта башка милләт һәм телләргә дә уңай караган яшь буын тәрбияләү белән дәүләт турыдан-туры кызыксынырга, шуның өчен тиешле шартлар тудырырга тиеш. Шулай иткәндә, берничә мәсьәләне берьюлы хәл итеп була бит.
Күпләргә акыл соңарып килә шул. Олыгайгач, алар үзләренең туган телләрен белмәүләре, аны вакытында өйрәнмәүләре өчен үкенә башлыйлар, араларында хәтта ата-анасын гаепләүчеләр дә була. Бүген алар үзләре дәү әти, дәү әниләр. Оныкларын бик теләп татар теленә өйрәтерләр иде дә, үзләре белмиләр шул. Терсәк якын да - тешләп булмый.
- Мин үзем шәһәр шартларында тәрбияләндем, рус мәктәбендә укыдым, - дип дәвам итте әңгәмәдәшем. - Мәрхүм әтиемнең иң еш кабатлый торган сүзе - «Өй ишеген ачып керү белән башка телләрне онытыгыз!» иде. Ул гаиләдә бары тик туган телебездә генә сөйләшүне таләп итте. Әтием бу турыда кайдандыр укыгандыр дип әйтә алмыйм, тормыш тәҗрибәсе һәм гомере буе туплаган акыл нәтиҗәсе ул. Безне татар телендә сөйләшү белән беррәттән, язма телне дә үзләштерергә (ул вакытларда татар теле мәктәпләрдә факультатив буларак кына укытыла иде) әтием бик уңайлы һәм нәтиҗәле ысул уйлап тапкан - кичен эштән арып кайтканнан соң ял иткәндә ул мине янына чакырып ала да, өйдәге татар газетасы йә журналыннан кычкырып берәр кызыклырак мәкалә укуымны үтенә иде. Үзе арыган, янәсе, күзләре дә бик яхшы күрми. Үсеп җиткәч, үзем әни булгач кына педагогик белеме булмаган әтиемнең акыл белән эш иткәнен аңладым. Шундый дөрес тәрбия биргәннәре өчен әти-әниемә әле дә рәхмәт укыйм... Югыйсә ул заманнарда да проблема җитәрлек иде. Мәсәлән, бергә уйнап үскән иптәш кызым үзенең татарча бик начар сөйләшүеннән уңайсызланып, авылдагы туганнары янына кайтудан баш тарта, миннән көләрләр дип курка иде. Җәй буе рәхәтләнеп әби-бабай янында ял иткән иптәшләренә бик кызыга иде ул.
Зәйтүнә ханымның бу сүзләреннән соң чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез турында укыганнарым искә төште. Финляндиядә бит әнә татар гаиләләрендә шул ук кагыйдә куелган - күп телләрне, һөнәрләрне бел, чит телләрдә дә аралаш, дусларың күп булсын, әмма син бервакытта да үзеңнең татар икәнлегеңне онытма, телеңне сакла; өйдә аралашу өчен бары тик бер генә тел бар - ул синең туган телең! Алар да туган нигезгә аяк басу белән бары тик татар телен генә «белә башлыйлар» икән. Шуның хисабына тел юкка чыкмый. Югыйсә шартлар бездәгечә түгел бит.
Халык әйтсә, хак әйтә, ди. Тормыш тәҗрибәсе нигезендә тупланган акыл, әлеге язылмаган кануннар татарлар яшәгән барлык кыйтгаларда да яңгырап торса, киләчәгебез дә өметле булыр иде.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: