Шәһри Казан

Яңа «Дальний»лар кабатланмасмы?

Һәр сүз кешегә тәэсир итү көченә, кайберләре бигрәк тә мәгънәви куәткә ия була. Мәктәп елларыннан ук кайбер сүзләр, күңелнең тынычлыгын алып, шомлы булып сеңеп калганнар. Мәсәлән, шундыйлардан «жандарм» һәм «полицай» ишеләре. Без аларны классик әдәбият, нәфис фильмнар яисә мәгълүмати чаралар аша чит илләр вакыйгаларын күзәткәндә генә белә, ишетә идек.

Йа Хода, хәзер бу сүзләр, бигрәк тә «полиция» дигәне йөрәкне яралап, һәркөн иртәдән алып кичкә кадәр радио һәм телевидениедән яңгырап, газета-журналларда чагылып тора. «Милиция» сүзен «полиция»гә алыштыру мәсьәләсе килеп тугач, халыкның күпчелеге моңа каршы булса да, Россия Президенты үзенчә карар кылды. Ул моны соңгы елларда хокук саклау органнарында килеп туган тискәре вазгыятьне уңай якка үзгәртүдә бер чара дип аңлатты.
Энциклопедик сүзлекләрдә исә: «Жандармерия - патша Россиясендә һәм кайбер буржуаз илләрдә революцион хәрәкәткә каршы көрәш алып баручы, революционерларны эзәрлекләү өчен махсус оештырылган полиция гаскәре» дип бирелсә, «полиция - буржуаз политик төзелешне һәм иҗтимагый кагыйдәләрнең иминлеген саклый торган махсус орган һәм революцион хәрәкәткә каршы көрәшә торган җәза гаскәре», - диелә.
Чыннан да «милиция»не «полиция»гә үзгәртү соңгы 20 ел дәвамында үзенең эчтәлеге белән чын мәгънәсендә буржуаз дәүләткә әйләнеп беткән Россия өчен бик туры килә икән. Казандагы «Дальний» полиция бүлекчәсендә хезмәт иткән полицейскийларны күз алдында тотсак, үзләренең вәхшилекләре белән аеруча танылган «полицай» сүзе аларга күбрәк ятышлыдыр, мөгаен. Билгеле булганча, полицайлар Бөек Ватан сугышында фашистлар тарафыннан вакытлыча оккупацияләнгән районнарда җирле халыктан хезмәткә алынган кешеләр була. Тарихка алар үз ватандашларын җәзалау ягыннан кайвакыт фашистлардан да уздырып җибәрүләре белән кереп калганнар.
«Дальний»лылар да үзебезнең егетләр бит, татар егетләре! Әлеге коточкыч вакыйганың килеп чыгу сәбәпләрен төрлечә аңлаталар. Язулардан күренгәнчә, алар барысы да югары белемлеләр, үзгәртеп кору чорында тәрбияләнеп үскән, формалашкан 22-26 яшьләрендәге егетләр.
Хокук сакчыларының кеше җәзалап үтерү вакыйгасы - җәмгыятебезнең тәмам череп, җыелып килгән шешләренең тулышып шартлый башлауларын күрсәтүче факт.
Егетләрнең һәрберсенең ата-аналары бардыр. Алар, көне-төне эшләү хисабына акча табып, балаларын зур өметләр баглап, укытып чыгарганнардыр. Үзең эшләп тапмаган акчаның кадерен кем белсен! Замана чиренә әйләнгән әзергә бәзердә тәрбияләнгән яшьләрдә тормышка нинди җитди караш булсын ди. Телевидение, интернет, төнге клублар яшьләрне реаль тормыштан йолкып алу өчен махсус җәелдерелә кебек. Гаилә тәрбиясе моңа каршы тора алмый, әлбәттә, һәм дәүләт күләмендә яшь буынны начар йогынтылардан саклап калу өчен берни дә эшләнми.
Шулай ук, хокук саклаучылар буларак, әлеге егетләргә туган илеңә тугрылыклы, җәмгыятькә, халкыңа гаделлек белән хезмәт итү кебек төшенчәләрнең тирән мәгънәләре бер дә сеңдерелмәдеме икәнни соң уку йортларында?! Юктыр, чөнки тулы бер коллективның кылган гамәлләре шуны исбат итә. Димәк, белем бирү дәрәҗәсе сыйфатлымы соң бездә, дигән сорау туа.
Үзгәртеп коруның башлангыч чорларында дөньяга килеп, балачак, мәктәп,үсмерлек, югары белем алу баскычларын узып хәзерге көннәргә кадәр килеп җиткән буын - бәхетсез буын. Алар илдә алып барыла торган сәясәтнең корбаннарына әверелделәр һәм бу күренеш тагын да тирәнәя бара.
Ватан язмышы, туган ил, кеше кадере кебек төшенчәләр максатчан рәвештә юкка чыгарылды. Шәхси милек, байлык туплау максаты җәмгыятькә көчләп тагылды. Әлеге идеология кешедә, беренче чиратта, көнчелек, аннан соң ачу хисләре уята. Югыйсә аз гына нәрсәгә дә ихлас күңелдән куану-шатлану тойгылары кичерү кешегә дәртләнеп яшәү чыганагы булып тора. Юк, «кешенекеннән күбрәк, яхшырак» һәм «менә хәзер булсын» теләге туып та гамәлгә ашмагач, ачу тагын да кабара һәм күңелдә шатлык, матурлык, яктылык, изгелек кебек хисләргә урын калмый.
Хокук саклаучы җинаятьче егетләр дә искәрмә булып кала алмый, алар да шушы казанда кайный.
Бар иде минем Туган илем, аның җир-сулары, урман-кырлары, байлыклары - барысы минеке иде. Шушы илдә туып үскән якты күңелле кешеләрнең иҗат иткән җыр-музыкасы, әдәбияты, сәнгате, кинофильмнары, яшәү дәрте биреп, миңа хезмәт итте. Туган илемнең киңлекләрен тойдым: Урал, Кавказ, Кырым җирләрендә, бик күп шәһәрләрендә ял иттем, сәяхәттә булдым... Ләкин хәзер ул Туган илем юк инде, әллә кемнәр аны талыйлар, җирләрен ермачлыйлар, яндыралар, шартлаталар... Аңа хәзер башкалар хуҗа...
Күпме генә инновация, яңа технологияләр, модернизация вәгъдә итсәләр дә, ватык-җимерек завод-фабрикалар, ташландык җирләргә нигезләнеп, аларны тормышка ашырып булырмы икән?!
Гаделсезлек һәм эшсезлектән иза чиккән, ачуы кабарган халык, бигрәк тә яшьләр тарафыннан яңа «Дальний»лар кабатланмас дип кем әйтә ала.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: