Шәһри Казан

Яхшы кешеләр бар әле, шөкер

Туган авылымда төп нигездә яшәп ятучы өлкән яшьтәге киленебез чакыруы буенча, ишелеп барган сарайны сүтеп яңасын күтәрү нияте белән җыеласы өмәдә катнашырга дип, юлга чыктым.

Реклама

Өмә җомгага тәгаенләнгән булса да, миннән атнакич кичтән үк кайтуымны үтенеп сорадылар. Сәбәбе бер генә: мин - шактый еллар «атсыз-арбасыз»дигәндәй көн күрүче бер фәкыйрь. Коры куаныч итеп кенә берәрсенең бераз таушалган «Копейка»сын алып җибәрсәң ярап торыр иде дә, тик аның хәзер рәхәтенә караганда михнәте зуррак диләр шул. Бензин да бик кыйммәт. Пенсияңне бензинга тота башласаң, ашарыңа ни калыр соң? Аннары юллары тар, машиналар чамасыз күп, юл хәрәкәтендә катнашучылар тәртипсезләр, шуңа да һәлакәтләр бик еш булып тора. Менә шундыйрак сәбәпләр аркасында «рульдә» түгел инде мин. Үзем ише туза-таушала төшкәннәргә тәкъдимем шул, машинагызны сатыгыз да рәхәт яши башлагыз.
Өйдән дә шактый тоткарланыбрак чыкканга, бөкеләрнең бик тыгызларына туры килгәнмендер инде. «Компрессорный»га шактый соңарып килдем. Ул сәгатьләрдә Әтнә ягына автобуслар йөрми, шуңа да Биектауга кадәр барып карарга булдым. Ходайга шөкер, 91 нче автобус анда кадәр йөри әле.
Шулай итеп, «попутный транспорт» көтүчеләр янына килеп кушылдым. Рульдәгеләр реактив очкычлардагыдай очалар гына, алар өчен вакыт - акча. Заманасы шундый. Шактый вакыт торсам да, безнең якка кайтучылар күренмәде, мине Әтнәгә алып кайтучы машина булмады...
Кесә телефонымны портфельгә салган идем. Вьетнам базарыннан алган, шабашниклар ательесында әмәлләп сатуга чыгарылган чалбарның кесәсенә телефон түгел, 2 бармак та керми юкса. Актара торгач, телефоным табылды тагын, үзем белән алган эш киемнәре арасына ук кереп югалган булган, шайтан. Вакыт кичке 6лар икән бит инде. Әтнәгә кайта алмасам, кая барып, кемдә куну турында уйлана башладым. Кире Казанга Мирный бистәсенә кайту мөмкин эш түгел. Безнең якка кайтучы маршрут автобуслары шоферлары күптән өйләрендә инде. Кичен бистәбездән китеп тә, кайтып та булмый. Һич югы 22.00 сәгатькә кадәр автобуслар йөрсә, нинди шәп булыр иде бит.
Мин юлдан читтәрәк басып Әки бистәсендә яшәүче туганымның хәлен белешеп, Әтнәгә кайтып китә алмасам, аларга гына кереп кунарга җыенуымны әйтергә дип, телефоннан шалтыратып маташа идем инде. Шул мәлдә яныма якын ук килеп бер зур, матур чит ил машинасы туктады. Миңа: «Абзый, Сез кая кайтасыз?» - димәсеннәрме. Йа Ходам! Өнемме бу, төшемме? «Әтнәгә», - дим. «Әйдә, утырыгыз»ны алгы урындыкта утыручы хуҗа һәм арткы урындыктагы мөлаем чибәр ханым бер үк вакытта әйттеләр бит, рәхмәт төшкере. Төенчекләремне арткы утыргычка ыргытып менеп утыруым булды, машина кузгалып та китте.
Чит кешеләр машина туктатып мин юлаучыны үзләре чакырып алыр әле дигән уйның башыма кереп чыкканы да юк иде. Ә алар, берни булмагандай, үзара әңгәмә коралар, шактый четерекле, мәшәкатьле, шул ук вакытта бик тә мөһим нәрсә турында сөйләшәләр. Әңгәмәнең серенә төшенергә тырышып бара торгач, бу кешеләрнең зур кешеләр булуын һәм үзләре эшләгән тармак мәнфәгатьләрен (уку-укыту, мәгариф, БДИлар булса кирәк) кайгыртуларын ачыклый алдым.
Кеше кешегә дус, туган, ярдәмче, киңәшче дигән төшенчәләрне балачактан ук күңелләренә иңдергән тәртипле, инсафлы чын татар-мөселман кешеләре булып чыкты алар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: