Шәһри Казан

Ялганламау ялгышлыкмы?

Институтта укыган чагымда философиядән сынау бирәбез. Укытучы безнең төркемне аудиториягә кертеп утыртты да, берничә студентны тыңлагач: «Берегез дә әзер түгел, аудиториядән чыгып, билетларыгызга әзерләнегез, бераздан кабат чакырырмын», - дип, бөтенебезне чыгарып җибәрде. Карышып-нитеп тормыйча гына ашыгыч рәвештә җавап әзерли башладык. Үзебез әле шатланышып та алдык, бер генә билетка кабат әзерләнү...

Тормышымда мондый ялгышларны әле тагын күп тапкырлар кабатладым, чөнки мине шулай тәрбияләделәр. Туры сөйләвем аркасында күпме генә кыенлыклар күрсәм дә, һич үзгәрә алмадым. Башы эшләп, көче-куәте, акылы белән яшәгән кеше алдашмыйча да күп нәрсәләр башкара ала бит! Һәрхәлдә, мин шундый фикеремне дөрес санап, бернигә карамыйча, гомеремне йомгаклап барам. Ә шушы хакыйкатькә туры килмәгән хәлләр белән әледән-әле очрашып торуымны мин бары илебездәге тормышның дөрес оештырылмаган булуы белән генә аңлата алам.
Башлангыч сыйныфта укыган чагымда класс җитәкчебезнең безне, иртәгә имтихан бирәсе балаларны, мәктәптән читкәрәк алып барып, имтиханда үзебезне ничек тотарга өйрәткәне хәтердә. Без укыганда башлангыч сыйныф балалары да имтихан тоталар, анда мәгариф өлкәсеннән дә кешеләр килеп күзәтеп утыралар иде. Укытучыбыз үзенә ышанмый иде булса кирәк, шуңа, бердәм булып, безгә киләсе вәкилләрне диктант язганда ничегрәк алдау юлын аңлатырга теләгән иде бугай. «Балалар, дикъкать белән тыңлагыз, - ди укытучыбыз, - иртәгә диктант язганда миңа карап-карап алырсыз. Әгәр кайсыдыр урында өтер куярга кирәк булса, мин, телемне чыгарып, иренемне ялап алырмын, ә нокта куяр вакытта борынымны тартырмын...» Шулай аңлашып, өйләребезгә таралыштык. Ә иртәгесен чып-чын комедия уйнадык дисәм дә, ялган булмас! Укытучыбыз телен чыгарып, иренен яларга өлгерми, балалар тәгәрәшеп-тәгәрәшеп көлә башлыйлар. Кая инде ул дөрес язу турында уйлау, без укытучыбызның борын тартканын һәм телен чыгарганын гына көтеп торабыз, аңардан бер дә күзебезне алмыйбыз. Ә укытучы апабыз сүзендә тора: кирәк урында телен чыгарып, ирен читен ялый, нәкъ өтер инде менә! Белмим, күзәтүчеләр бу серне аңлаганнардырмы, юктырмы, язма эшләребезнең дә ул чакта уңышлы булганмы, юкмы икәнен хәтерләмим, тик бу укытучыбызны мин үзем бүтән инде олылый да, ярата да алмадым.
Болары балачак хатирәләре. Ә олы тормышка аяк басу белән, ялганның да олыраклары белән очраша башлыйсың икән... Җиденче сыйныфка кадәр көчкә-көчкә килеп җитә алган бер сыйныфташым, рәтләп укый, санный белмәсә дә, тиз арада «уңышлы» гына кибетче булып китте. Мин югары уку йортында укып йөргәндә, тормышы да җитеш, күңеле дә көр булып яшәүче әлеге сыйныфташым бер очрашуыбызда: «Сез, мескеннәр, тырышып укый-укый, туйганчы ашамыйсыз да инде. Бер файдасы да юк бит ул сезнең укуыгызның», - диде. Кемгәдер, астан гына алып, конфет тартмасы биргәнен күреп: «Миңа да бер тартма бирсәң иде», - дигәч: «Мин аларны башкаларга кыйммәт бәягә сатам бит, ул бәягә сиңа бирә алмыйм шул», - дип кырт кисте. Алдашу, урлашу кибет һәм базар тирәсендә генә бар диясем килми, әлбәттә. Ул бөтен җирдә дә очрый.
Ялганга, алдауга, урлауга нигезләнгән тормышта намуслы-вөҗданлы кешеләрнең, күпме генә тырышсалар да, лаеклы яшәү шартларына ирешә алмаганлыгы барыбызга да билгеле. Иң кызганычы - шундый тормышның әле дә дәвам итүе...

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: