Шәһри Казан

Ялганларга рөхсәт итегезче?

Кайвакыт ялганчылар дөньясында яшибез төсле тоела миңа. Алга карасаң да ялган, як-ягыңа күз салсаң да. Кибеткә керсәң дә алдыйлар, базарга барсаң да, урамга чыксаң да. Ә кайберәүләр әнә шуны кәсепкә үк әйләндергән. Һәрнәрсәгә ияләшәсең, диләр.

Реклама

Без дә хәзер телефонга җибәрелгән төрле эчтәлектәге смс-хәбәрләргә дә игътибар итмибез кебек, «акция» дигән булып, үзләренең продукцияләрен «бик арзанга гына» сатарга теләүчеләргә дә ишек ачмыйбыз. Хәер, «бары тик сезгә генә бәхет елмайды» дигән сүзләргә алданган беркатлы әби-бабайлар да бар шул әле.
Бүгенге сүзем исә төрле компанияләр, кафелар, барлар арасында барган үзара көрәш-көндәшлек турында. Андагы алдаулар, аяк чалырга маташулар аеруча үзенчәлекле икән. Берничә ел повар булып эшләгән иптәшемнең хезмәт тәҗрибәсендә мондый хәлләр очраштыргалап тора. Шуның аеруча еш таралганы - ялган заказлар бирү. Хәзер бит кафеларга шалтыратып, ни телисең, шуны әзерләргә кушасың да хезмәткәрләр өйгә китереп тә бирә. Беркөнне иптәшем эшләгән кафега да шалтыратып, дүрт мең сумлык заказ ясаганнар. Китереп бирергә тиешле адресны да әйтергә онытмаганнар. Барысын да әзерләп биреп, курьер артыннан җибәргәннәр болар. Тик тегесе әйтелгән адресны гына таба алмаган. «Адресын дөрес язып алмагансыздыр инде», - дим мин иптәшемә, бу турыда сөйләгәч. «Юк, аптырамыйм да мин моңа. Көндәшләр эше инде бу. Башка кафеларда да шулай эшләгәннәрен ишеткәнем бар», - диде ул. Бәхеткә, теге дүрт меңлек ризыклар да әрәм булмаган анысы. Аларны кафеда туган көн үткәрүчеләр сатып алган.
Тагын бер төрлесе аеруча үзенчәлекле. Бер ир кафега иртән-иртүк шалтыратып, өч меңлек ризык әзерләүләрен сораган. «Мин «Корстон» күңел-ачу үзәгендә. Шунда китереп бирерсез әле, зинһар», - дип үтенгән. Шундый урында ял иткәч, акчасы бар инде, янәсе. Кирәкле ризыклар әзерләнгәч, шофер егет күрсәтелгән адрес буенча илтә киткән. Юлда теге ир тагын шалтыраткан. «Үзегез белән сдача да алып килегез. Минем биш мең сум гына акчам бар. Хәзерге вакытта душ коенам. Чыга алмыйм. Шуңа күрә сез миңа кибеттән шампан шәрабы белән шоколад та алып килә алмассызмы?» - дип үтенгән. Теге мескен егеткә клиентның гозерен үтәүдән башка чара калмаган инде. Тормыш булгач, ни булмас. Кешегә ярдәм итәргә кирәк, янәсе. Әле тагын ике мең сум акчам кала. Сез шуны терминал аша минем компьютер счетына сала алмыйсызмы?» - дип тагын бер тапкыр шалтыраткач, курьер тәмам аптыраган. «Гафу итегез, ул акчаны әле мин күрмәдем. Һәм күрәчәгемә бернинди дә ышаныч юк. Башта мин заказны илтеп акчагызны алыйм. Әгәр бик кирәк икән инде, терминалга да салырмын. Аннан соң чекны алып кереп күрсәтермен», - дигәч, теге кәкре каенга терәтергә теләүче телефонын ташлаган һәм башка җавап та бирмәгән. Алдан ук тәфсилләп уйланылган план инде бу. Болары көндәшләр булмаса да, шундый гомумтуклану урыннарын файдаланып, акча эшләүне максат итүчеләр.
Менә шулай. Кеше кесәсенә кул сузучылар бернидән дә, беркемнән дә читенсенми, алай гына да түгел, урлашу алымнарын тагын да камилләштереп, үз эшләрен дәвам итәләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: