Шәһри Казан

«Ялгызлыкка гына түзә алмам»

Элек Чүпрәле якларына командировкага барган саен, анда яшәүче Рауза апа Хәлилованың хәлен белешә идем. Бу баруымда да килене Антонида аның белән очраштырды. Рауза апа әле күптән түгел генә 85 яшен тутырган. Газетасын укып, телевизорын караганга күрә, республика күләмендәге бөтен яңалыклардан хәбәрдар.

Үзләренең гаилә альбомын карый башлауга, ул үткәндәге истәлекләрен хәтерендә яңартырга тотына. «Без биш бала үстек. Унике яшьтә әтидән калдык. Мәктәптә укыганда, пионерга керсәк тә, ураза тотып йөрдек. Шунда укытучылар безне ашатып карый иде. Миңа унөч яшьләр булгандыр, илебез күген кара болыт каплады. Без дә, өлкәннәр белән бергә, хәрби комиссариат каршыннан ир-егетләрне сугышка озатып кала идек. Безнең чор балаларына ул чакларда тылда да җиңел булмады. Җиңү көне якынлашуын көтеп яшәдек. «Сугыш тәмам!» дигән шатлыклы сүзне унынчы сыйныфтан соң, чыгарылыш кичәсендә ишеттек. Аннан да бәхетле көн булмагандыр».
Мәктәпне гел «биш»кә бетергән кыз, комсомолның өлкә комитеты оештырган курсларны тәмамлап, мәктәптә пионервожатый булып эшли. Аннары Казан педагогия училищесында белем ала. Гомеренең 40 елын мәктәпкә багышлый. Ире Туктаралим белән алты бала тәрбияләп үстерәләр. Әмма иренең гомере яшьлирәк өзелә. Кызлары Әлфия белән Шамилә дә әниләре юлын дәвам иткәннәр, икесе дә педагоглар. Рауза апа кызлары янына Сахалинга хәтле барып, дөнья күреп кайткан. Кайсы баласына барса да, ул гомер иткән нигезен сагынып кайта. Бүген аның егерме бер оныгы бар. Рауза апа, төпчек улы Шамил белән районның социаль яклау идарәсе башлыгы булып эшләүче килене Антонида тәрбиясендә, үзенең хөрмәтле ана булуын тоеп яши. Моннан бер ай элек кенә улын да соңгы юлга озатканнар.
Рауза апа үзенең юксынуларын шигырь юлларына да сала:
Чайкалганда еллар дулкынында
Балаларым белән һич тә югалмам.
Бар кайгыга, бар сагышка түзәм.
Ялгызлыкка гына түзә алмам.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: