Шәһри Казан

Ялкаулыкны җене сөйми

Минем әтием Илдар Билалов Минзәлә районы, Тупач авылында эшче гаиләсендә дөньяга килә. Әтисе Камалетдин гомер буе балта остасы, төзүче булган. Әнисе Мөршидә колхозда эшләгән. Әтиемнең балачак еллары туган авылында үтә, аннары ул ике ел армиядә хезмәт итә. Соңрак Минзәләдә һөнәр училищесын тәмамлый.

Әнием белән әтиемнең танышулары кызык кына булган. Әнием Сәрия Тупач авылына бәрәңге җыю эшенә җибәрелә, ә күршесендә генә Илдар исемле егет берүзе мунча салып ята икән. «Бер атна эчендә мунча әзер дә булды», - дип сөйли әни. Ул аның көченә, җитезлегенә, булганлыгына, чибәрлегенә сокланып, гашыйк булган, күрәсең. Кичен клубта очрашкач, «Сәрия - минеке», - дип, әти дә аның янына берәүне дә якын китермәгән.
Алар 1987 елда гаилә коралар. Әти төзүчеләр бригадасында эшли, әни почта тарата. Пилорамада эш табылганлыктан, алар Коноваловка авылына күченәләр. Үз йортлары, үз дөньялары белән яши башлыйлар. Тормыш башлап җибәрү җиңел булмый. Өстәвенә әтинең дә эше җиңелләрдән булмый - урманда агач кисә. Көчле, яшь булулары белән генә авырлыкларга бирешмиләр.
1988 елда мин туганмын. Балаларны бик ярата безнең әти. Юкка гына әни: «Бер ай буе кырыңнан да китмичә карады», - дими миңа. Тагын бер елдан энем Илназ туган. Без кечкенә чакта әти көне-төне эштә иде. Әмма 90нчы елларда колхоз, совхоз таралганлыктан, пилорама эшләвеннән туктады. Әти, төзүчеләр бригадасы оештырып, эшкә чыгып китте. Мин аның өйдә утырганын хәтерләмим дә. Хәер, авыл, гомумән, ялкаулыкны сөйми. Җәй җитсә, кышка печән әзерлисең, мал-туарын, кош-кортын да карарга кирәк. Эшне тавык та чүпләп бетерә алмый. Әтием кышларын сандыклар ясап сатты, күршеләребезнең итекләренә олтан салды, аяк-киемнәре төзәтте. Язын сыерчыкларга оялар ясаучы да - әтиебез. Якын-тирәдәге кайсы гына авылга барсаң да, әтинең кулы белән бизәкләп салынган йортларга тап буласың. Ул төзегән йортларны күргәч, һәрчак горурланам.
Тулы гаиләдә үсү ул - зур бәхет. Аллага шөкер, әти белән әнинең өйләнешкәннәренә быел 30 ел була. Алар бүген инде дүрт онык сөяләр.
Кечкенә чагымдагы хатирәләрне яңартканда, иң беренче өйдәге кагыйдәләр искә төшә. Әти эштән кайтуга, өй җыештырылган, ашарга пешкән булырга тиеш иде. Әни хөкүмәт эшендә эшләгәч, боларны мин башкардым. Әти кешенең урыны түрдә, ул кайтмаса, өстәл буена утыру юк әле дә.
Әти 30 елдан артык төзүче булып эшләгән, чын балта остасы. Кайчандыр үз әтисе өйрәткән кебек, ул да тәҗрибәсен, һөнәренең серләрен энем Илназга өйрәтте. Безнең нәсел - төзүчеләр нәселе ул.
эшен әтием һәрчак җиренә җиткереп, төгәл итеп һәм шул ук вакытта тиз башкара. Эшләнәсе эшенең бөтен нечкәлекләренә кадәр алдан озаклап уйлап йөри. Күңеленнән генә йорт сала, мунча төзи. Төзелеш кирәк-яраклары турында уйлана, саный-сыза. Үзе сабыр, тырыш, эшчән булганга, башкалардан да шуны таләп итә, шунлыктандыр әти кул астында төзелештә эшләүче ялкаурак кешеләр икенче көнне үк юк була.
Мин әтием белән бик горурланам, аның кебек ышанычлы, юмарт, ярдәмчел, булган кеше юк кебек бу дөньяда. Әти-әни булганда, безгә дә яшәү бик рәхәт, алар белән дөнья ямьле. Әти-әниемнең тәрбиясе канга сеңгән, үз балаларымны да алар кебек тәрбияли алсам ярар иде дим.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: