Шәһри Казан

Яманламый гына яратып булмый

Илфак Шиһаповның «Нигәме? Чөнки!» дигән язмасын укып утырам. Килешәм, Илфак дус, синең белән! Без телевизорны үзебезнең кәефкә туры килерлек тапшыру карарга теләп кабызабыз. Минем кәефкә яраклы тапшырулар күрсәтми икән, димәк, начар телевидение. Шул сәбәп­ле һәртөрле тәнкыйть сүзләре ишетелеп кенә тора. - Һәй, юньле тапшыру бармыни анда? - Чит ил сериалы...

Илфак Шиһаповның «Нигәме? Чөнки!» дигән язмасын укып утырам. Килешәм, Илфак дус, синең белән!

Без телевизорны үзебезнең кәефкә туры килерлек тапшыру карарга теләп кабызабыз. Минем кәефкә яраклы тапшырулар күрсәтми икән, димәк, начар телевидение. Шул сәбәп­ле һәртөрле тәнкыйть сүзләре ишетелеп кенә тора.

- Һәй, юньле тапшыру бармыни анда?

- Чит ил сериалы күрсә­тә­ләр, адәм ыстырамы. Үзебез фильм төшерә алмыйбызмыни?

- Яңа фильм төшергәннәр, бер нәрсәгә яраклы түгел. Лутчы чит илнекен күрсәтсәләр...

Мин бу очракта үзебезнең ТНВ каналын күздә тотам. Кай­чагында бу авазлар: «Туйдырды бу ТНВ», «Ни пычагыма кирәк татар телевидениесе?!», «Япсалар, лутчы булыр иде» кебек ачыктан-ачык дошманлыкка да әйләнеп китә. Бу бик сәер. Бер генә рус кешесенең дә Россия телеканалларының берсенә карата да мондый сүз әйткәне юк. Социаль челтәрләргә дә язмый. Гади кеше телеканал турында уйлап та бирми: тапшыру ошамый икән, сүндереп куя, башка каналга күчә... Ә «туйдыр­ды бу беренче канал» яки «беренче каналны ябарга кирәк» дип әйтү өчен бу каналга карата үз исәп-хисабың булу кирәк.

Әйткәндәй, ТНВ күрсәткән чит ил сериалларын мин үзем дә яратмыйм. Начар төшерелгән яки тәрҗемәсе хөрт булган өчен түгел. Сериал яратмаган өчен. Мин яратмыйм. Ә авылдагы әби-апалар, кайчагында хәтта абзыйлар да, аны егылып ятып карый, хәтта үзләренең эшен шушы сериал вакытын исәпкә алып планлаштыралар. «Җомга киче», «Аулак өй», «Башваткыч» кебек тапшыруларның популярлыгын әйтеп тә торасы түгел.

Бик күп алып баручыларның «һ» авазын әйтә белмәвен дә өнәп бетермим. «Хава», «хаман» дип сөйләүләре сәер тоела. Ләкин шул авазларны әйтә белмәгән килеш тә җитди проблемалар күтәреп чыгалар, кызыклы тапшырулар эшлиләр икән - гафу итәргә туры килә. «Чурт с ним шул «х» авазы белән», - дип уйлыйсың.

Башкортстанга еш кайтып йөрим. Уфа татарлары да, Актаныш белән чиктәш Илештә яшәүчеләр дә ТНВны бик яратып карыйлар һәм Татарстан яңалык­лары белән һәрвакыт танышып торалар. Кайчагында мин ишетмәгән хәл-вакыйгаларны да сорап аптыраталар һәм елмаеп: «Татарстандагы хәлләрне бездән сора син. Без ТНВ карыйбыз», - дип төрттерәләр. Һәртөрле гастрольләр, иҗади командировкалар белән Себер якларына барып чыксам да, телевизор экраннарында гел шул ТНВ тапшырулары булыр:

Реклама

- Җир белән шушы бәйләп тота инде безне, - диярләр.

Туып-үскән якларын алар шулай «Җир» дип йөртә. Чынлап та, Татарстаннан читтә яшәүчеләрдә Казанга тартылу, татар яңалыклары белән танышу теләге зур. Башкортстанда ТНВ тыелган заманнарда бик кыйммәт хакка аны спутник аша тота торган җайланмалар урнаштырырга маташкан кешеләр дә бар иде Уфада. Менә шул җәһәттән караганда, төрле төбәкләргә сибелгән татарны берләштереп торучы бердәнбер һәм төп көч - ТНВ каналы. Моның әһәмиятен күрмәү яки күрмәскә тырышу бик зур ахмаклык булыр иде.

Ә ТНВ эшчәнлеген мин бик югары бәялим. Профессиональ яктан алар, Россия­нең башка республикалары белән чагыштырганда, бик югары дәрәҗәдә. Калышсалар, үзәк телевидение­дән генә калышалардыр. Тематика киңлеге, проблемаларга үтеп керү тирәнлеге буенча да бик уңышлы эшлиләр. Моның, әлбәттә, үз сәбәп­ләре бар. Татарстан һәрвакыт бүтән республикаларга караганда иреклерәк булды, монда үз сүзеңне әйтү һәм үз эшеңне эшләү мөмкинлеге зуррак. Моннан ун-унбиш еллар тирәсе элек Казанга килгәч, Кремль капкасы төбендә Шәймиевне хурлап язган китап сатып торуларын күреп, һушым киткән иде. Чөнки мондый хәл Башкортстанда да, Чечняда да, башка бер җирдә дә мөмкин түгел иде. Шундый ирек­лелек, әлбәттә, журналистлар эшчәнлегендә дә чагылыш таба.

Тәнкыйтьләүчеләр бар, әлбәттә, һәм алар булырга тиеш. Ләкин күп очракта татар телевидениесенә карата тәнкыйть түгел, ә хурлау, яманлау, ачыктан-ачык дошманлык авазлары ишетелә. Һәм мондый сүзләрне Себер якларында да, бүтән республикаларда да түгел, ә нәкъ менә Казанда яшәүчеләрдән ишетәсең. Респуб­ликаның мәдәни тормышына азмы-күпме кысылышы булган кешеләрдән. Ә бу аз гына сагаерга мәҗбүр итә. Ни генә әйтсәң дә, милли иркенлекне чикләргә тырышу чоры. Шулай да бүген: «Татар мәктәпләрен ябарга!» - дигән фәрман чыгарып булмый. Аларны бары тик «ата-аналар теләге» белән генә ябып була. Татарга хезмәте зур булган башка оешмаларны да шулай. Кемнеңдер, әйтик: «Татар тапшыруларын бетерергә», - диюе өчен җирлек булмасмы бу? Өрә белмәгән эт оясына бүре китерә ди бит.

Мин, әлбәттә, хаталанамдыр инде. Бу яманлаулар артында бернинди дә сәяси дулкын юктыр. Бу бары тик татарның мәхәббәт белдерү рәвеше генәдер. Татар яманламый гына ярата алмый ич инде.

Илфак Шиһаповның «Шәһри Казан»ның 28 гыйнвар санында басылган «Нигәме? Чөнки!» дигән язмасы интернет челтәрендә дә шактый фикер уятты. Бүген шуларның бер өлешен газетада да бирергә булдык. (орфография һәм пунктуация үзгәртелмәде.)

Эльвира Усманова: Башкортстанда БСТны караган татар юк, барысы да ТНВ каналын карый.

Резеда Гасимова: Һәркемнең үз фикерен әйтергә хакы бар. Белгечме ул, белгеч түгелме... Гади кешеме, абруйлымы... Әйдәгез, бу хокукка тимик әле. «Син үзең кем соң, синең ни эшләгәнең бар соң?» диюләр артык, миңа калса.

Гульнур Валишина: Халык гел тәнкыйть белән генә мавыга хәзер, бу ТНВга карата гына түгел, ә гомумән киң җәелгән хәл. Кайсы гына комментарий язарга мөмкинлек биргән җирне карама - үтереп тәнкыйтьтлиләр. Ә ТНВга карата начар сүз әйтү, чынлап та утырган агач ботагын чабуга тиң. Әйтмим, җитешмәгән яклары да юк түгел, тик кая соң ул барысы да җитешкән урын. Без -читтә яшәүче татарлар туган телебезне шул программалар аша гына балаларыбызга ишеттерә алабыз, «Переведи», татар-рус телләрендә җырлар өйрәнә торган тапшырулар аша туган тел байлыгыбызны саклыйбыз. Әңгәмәләрдән Татарстанда да татар телен белү бик яхшылардан түгеллеге аңлашыла. Безнең Төмән өлкәсенә килүче артистлар да татар телендә әйбәт сөйләшүгә игътибар итәләр, Казанда телне белү аксый, диләр. Безне рус телендәге тапшырулар, кинолар гына сөендерми. Алары да кемгәдер кирәктер инде дә, тик телеканал газета түгел бит ул, төрле каналларны карарга була. Соңгы сүзем шул, тимәгез ТНВга, каты бәрелмәгез анда, анда үз эшенең энтузиасты булган журналистлар да аз түгел. Алар бар күңелләрен биреп эшлиләр, хезмәт хакы мактанырлык дип уйламыйм. Безнең өлкә телекомпанияләрендә экскурсиядә булган саен алар җиһазларның, аппаратураның яхшылыгына сокланып кайталар, бездә дә шулай булса иде, дип хыялланалар. Ә тапшырулар сыйфатында бу чагылмый. Рәхмәт сезгә ТНВлар, тәнкыйтьләргә бирешмәгез, эшләгән кешегә гомер-гомергә тынычлык юк инде аңа, аны күрәләр, яхшы сүз әйтүчесе генә аз була. Халык сезне ярата, бик яратып карый.

Фарид Нусратуллин: Һәр кешенең үз фикере була. Кемгә «Яңа Гасыр» ошамый әйдә тәнкыйтьләсеннәр, кемнәргә ошый мактасыннар.Тик гел генә мактау да якшылыкка алып бармый һәм бар нәрсәне гел хурлап кына да алга китеп булмый шул. Мин дә «ТНВ»га үз карашымны бер-ике сүз белән булсада язасым килә. Без өйдә инде менә бер 8 ел гел «ТНВ» каналын карыйбыз. Бу каналга тормыш иптәшем белән шул тиклем күнектек, кайчак­ларны элек ничек ансыз яшәгәнбез икән дип тә аптырашып утырабыз. Чынлапта Татарстаннан безнең сымак читтә яшәгән милләттәшләребез өчен «ТНВ» каналы су кебек кирәк. Советлар чорында татар тормышы белән милли газет-журналларын алдырып таныша идек. Хәзер «Яңа Гасыр» булгач бигрәк уңайлы. Без хәзер Татарстан яңалыкларының барында белеп һәм татарлар яшәгән бар төбәкләрдәге татар халкының казанышлары белән таныша алабыз. Бигрәктә безгә татар телендәге сериаллар һәм төрле-төрле бар тапшырулар да ошыйлар. Бигрәктә Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» киносын бик яратып карадык. Киләчәктә дә «Яңа Гасыр» каналы безне шундый яңа татар кинолары белән шатландырып торсын иде. Әлбәттә «Яңа Гасыр» ның бер минуснын да язмый булдыра алмыймын. Өйдә генә экран аша яңа җырлар тыңлап-карап соңгы елларны шәһәребездәге татар концертларына бөтенләй йөрми башладык.))))) «Яңа Гасыр» каналының бар хезмәткәрләренә дә зур РӘХМӘТЕМНЕ белдерәсем килә. Киләчәктә дә татар каналына зур уңышлар телим һәм аларга зур хөрмәт белән Екатеринбургтан Фәрид.

Гульнур Альмеева: Миңа да «Ак чәчәкләр» бик ошады.Яратып карадым. Әлерәк кенә «Яланаяклы кыз» сериалын карадым.Татар теле укытучысы буларак, мин үземә кирәк файдалы мәгълүматларны ТНВ каналы аша алам.Мин аны үземнең укучыларыма җиткерәм.Бездә рус мәктәбе.Укучылар бик татарча тапшыруларны карыйлардыр дип әйтә алмыйм.Минем өчен кирәкле тапшырулар бик күп: «Тамчы-шоу», «Күчтәнәч», «Җырлап татарча өйрәнәбез», «Туган җир», «Яшь ТНВ», «Караоке-Батл», «Җомга киче», «Татар җыры», «Йолдызлык», әдәбият елы буларак, шигырьләр, прозадан өзекләр укыдылар, милли киемнәрдән...Ф.Әмирханның «Хәят» әсәре. Санап китсәң, җитәрлек.Төрле милләт халыкларының гореф-гадәтләрен күрсәтәләр. «Аулак өй», «Татарлар»тапшырулары.Язучыларыбыз,музейларыбыз,тарихи материаллар. Иртән эшкә киткәнче яңалыкларны, «Хәбәрләр» тапшыруларын карап китәм.Истәлекле даталар, аш-су осталары, һава торышы, «Переведи» - болар татар халкы өчен түгелмени? Татар теленең үсеше, киләчәге, милләт буларак яшәеше барлык татар халкының эш-гамәленнән,тәрбиялелегеннән, матурлыкны күрә белүеннән, иң беренче чиратта, үзебездән тора. Мин монда барысын да санап бетермәдем әле.Менә бит- никадәр мәгълүмат чыганаклары. Бәлки, минем кебек беркатлылар юк дәрәҗәсендәдер. Хәзер күп кешегә байлык, мал кирәк бит.

Замира Ларичева: Интервью ала башласан, татарча матур итеп сойлэучесе дэ юк бит анын. Татар журналистларына шундый шартларда эшлэргэ туры килэ. Гаеп эзлэп ятканчы татар телендэ камил итеп сойлэшергэ ойрэнсеннэр башта ул тэнкыйтьлэучелэр!

Ксюша Юдина: Ак чэчэклэрде уйнаган кайбер артистлар чын уйный белмилер. Шулсы гына эчне пошырды. Ясалмалык куп.

Альбина Фатхетдинова: Аңламыйм мин кешеләрне ?! Миңа да «Ак чәчәкләр» турында бик куп төрле фикерләрне ишетергә туры килде... Укучыларыма: «Балалар, Г.Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр»ен белмәгән кеше булырга тиеш түгел, ул бит татар халкының иң яратылып укыла торган китабыннан берсе. Укырга вакыт таба алмыйсыз инде сез, әмма карарга кирәк», - дигәчтен, алар бик яратып карадылар, эчтәлеге буенча фикер алыштылар. Хәтта: «Апа, кичә карый алмадым, ни булганын сөйләгез әле», - дип килүчеләр дә булды. Әйе, китаптагы барлык 485 битен, пленкага яздырып та булмый бит (барлык нечкәлекләре б/н).Шул сериал барганда авылыбызга Әлмәт театры килде, алар безгә «Диләфрүзгә 4 кияүне» күрсәттеләр. Һәм сәхнәгә Исмәгыйль килеп кергәч (башкарды Динар Хөснетдинов) - барлык залда утыручы 150 ләп кеше «Мансур бит бу!» дип кычкырып җибәрмәсенме... Ә ул нәрсә турында сөйли?! Татар теле укытучысы буларак, «Татарстан - Яңа гасыр» каналына зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Андый кинолар күбрәк, һәм дәресләрдә файдаланырлык булсын иде)))

Zoloto Zoloto: Татарстан мэдәни яктан куп регионнардан алдарак бара, тик телевидениесе генә нигәдер һаман элекке дәрәҗәдә кала бирә. Бу факт.

Матбугат.ру

Кызларга тун кидерәсем килә
«Яңа гасыр» каналында һава торышын әйткән кызларны гел карап барам. Ягымлы, бәрхеттәй тавышлары салкын көндә җылыта кебек. Тик менә кышкы салкын көннәрдә җәйге күлмәкләр киеп экранга чыгулары гына гаҗәп тоела. Тун киеп чыксалар, күпкә күңеллерәк булыр иде кебек. Кайры, чәшке туннар сата торган кибетләр дә бу эштә теләктәшлек күрсәтер иде, мөгаен.
Равилә Мөбарәкшина, Казан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: