Шәһри Казан

Өянкеләр хәтер сагында

Әтнә районы Бахтияр авылы кешеләренә күмәк тормыш - колхоз бик кулай булган икән. Ник дисәгез, бик кырыс табигать шартларында яши авылым халкы. Бездә урман-сулар, елгалар-күлләр, хуш исле үләннәр үсә торган болыннар, хәтта чабата, чыпта үрергә юкә кабыгы да юк. Чабаталарның эшкә кия торганын - марилар, ә инде кеше арасына чыгар...

Реклама

Әтнә районы Бахтияр авылы кешеләренә күмәк тормыш - колхоз бик кулай булган икән. Ник дисәгез, бик кырыс табигать шартларында яши авылым халкы. Бездә урман-сулар, елгалар-күлләр, хуш исле үләннәр үсә торган болыннар, хәтта чабата, чыпта үрергә юкә кабыгы да юк. Чабаталарның эшкә кия торганын - марилар, ә инде кеше арасына чыгар өчен дигәнен кече әтнәлеләр үрә иде. Авыл кешеләре гомерләре буе һөнәрсез булганнар. Әйткәнемчә, табигать ярлы - чимал юк. Безнең авыл калку урындагы кыр биләмәләрендә игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнеп яшәгән һәм яши. Менә шуңа да безгә күмәк хезмәт - колхоз бик кулай булган.
Колхозыбызның җир биләмәләре тар полоса булып Олы Мәңгәрдән Утар Атыга кадәр сузылган иде. Шул ерак араларга тыз-быз килеп, атларны ардырып, үзең арып йөрмәс өчен, авыл халкы Утар Аты, Орнашбаш авылларына якынгарак күчеп утырган. Кар һәм яңгыр сулары җыелып, җәй урталарына кадәр суы кипми торган иңкү урынны Утар чигендәге күл дип атыйлар иде.
Авылның ике хыялый ир-аты - минем әтием Нургали һәм аның кордашы Кәримулла абый - күл тирәли өянке казыклары кагып чыгалар. Шулардан үсенте биргән агачларны әле бүген дә Нургали өянкеләре дип йөртәләр. Моннан 25-30 еллар элгәре алар яшь киленнәр кебек зифа буйлы, сокланып туймаслык иде, ә хәзер кочак җитмәстәй, диаметрлары метрдан артык карт агачлар инде.
Өянкеләргә карап, 36 яшендә 1941 елның август урталарында үзенең авылдашы белән сугышка китеп яу кырында ятып калган әтиемне күз алдыма китерәм. Тамакта төер, күзләрдә яшь... Болар - сугышның беренче елы, беренче айлары корбаннары. Минем күңелемә бер нәрсә тынгылык бирми.
1941 елның июнь-август айларында хәрби хезмәткә алынганнарның Мәскәү - Бөек Новгород - Ленинград араларында сугышка буш кул белән фашист танкларына каршы кертелүләрен әле һаман танырга теләмиләр, аларның үзләрен гаепләргә маташалар. Гаилә әгъзаларына да шундый ук караш. Дөрес, исән калган сугышчыларга һәм гаиләләренә соңгы елларда караш яхшы якка үзгәрә бара. Ә әтисез калган сугыш чоры балаларына берни юк...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: