Шәһри Казан

Ярминкә күңелне кузгатты

Шәһәрдә яшәүче гади халык өчен ярминкәләр салкын кыш айларына җитәрлек авыл хуҗалыгы товарларын туплап калу өчен бик кулай чара ул. Ярминкәләргә шулкадәр мул ризык алып килгәннәре өчен авыл хезмәтчәннәренә мең рәхмәт. Бу кадәр байлык күктән яумаган, билгеле. Әтнә районының Күңгәр, Шашы һәм Күшәр хуҗалыкларыннан килгән сөтнең тәмлелеге телеңне йотарлык. Әлкидән...

Реклама

Шәһәрдә яшәүче гади халык өчен ярминкәләр салкын кыш айларына җитәрлек авыл хуҗалыгы товарларын туплап калу өчен бик кулай чара ул.
Ярминкәләргә шулкадәр мул ризык алып килгәннәре өчен авыл хезмәтчәннәренә мең рәхмәт. Бу кадәр байлык күктән яумаган, билгеле.
Әтнә районының Күңгәр, Шашы һәм Күшәр хуҗалыкларыннан килгән сөтнең тәмлелеге телеңне йотарлык. Әлкидән китерелгән майны ашап туймаслык.
Безгә ит-май кебек ризыклар ашап үсү эләкмәде инде ул. Сыерның бозавын 40 көнлек вакытта суеп, хөкүмәткә ит заданиесенә тапшыра идек. Тагын да озаграк тоту гаиләгә зыян гына китерә башлаганлыктан, шулай иртә суялар иде бозауларны.
Шул үзебезгә тәтемәгән ит аркасында мин укытучы Зәлфирә Сибгатуллинаның яратмаган укучысына әверелгән идем дә инде. Безгә, 5 нче сыйныф укучыларына, җитәкче итеп яшь укытучы Зәлфирә апаны куйганнар иде. Советлар чорында укучыларга политинформация бирү класс җитәкчесенең вазифасы булганга, шулай беркөнне Зәлфирә апабыз безгә шуны үткәрә иде. Укытучының: «Фәлән илдә тормыш дәрәҗәсе бик түбән, халык начар яши. Аларда ит куллану бер кешегә елына 40 кг гына», - дигән сүзләренә мин, сикереп торып: «Зәлфирә апай, бу аз түгел, бу бик күп, 5 кешеле гаиләгә 200 килограмм була бит, без бу кадәр итне ашау түгел, ул хакта хыяллана да алмыйбыз», - дидем. Шунда сыйныф гөж килә башлады. Зәлфирә апа, укучыларны тыя алмыйча, кайнарланып, дирекциягә «жалобы» белән китте. Мәктәбебезнең ул чактагы директоры кырым татары Артур абый Шакирҗанов Зәлфирә апаны бик яхшы гына «тәрбияләде», ахрысы. Безне кабат тәрбияләп йөрүләр булмады. Тик шул көннән соң Зәлфирә апа миңа якты чырай күрсәтмәде. Ни сәбәпледер, ул озак вакыт юкка чыгып торды. Шул араны мин 7 нче сыйныфны тәмамлап, Олы Әтнәгә барып, 8 нче сыйныфка укырга кердем.
10 нчы сыйныфта безнең химия укытучыбыз Зәлфирә апа үзе иде, шайтан. Хәтере яман көчле икән, миңа химиядән «3»ледән югары бәяне бик сирәк куйды ул. Башка фәннәрдән ярыйсы өлгер укучы булгангадыр, класс җитәкчебез Бәнәнә апа миңа конкрет бурыч куйды: 3 нче чирекне мин химиядән «4»легә бетерергә тиеш идем. Мин - «туры Тукай» дигәндәй, дипломатияне белмәгәнгәдер инде, Зәлфирә апага бөтен сыйныф алдында: «Сез мине кыерсытасыз, сеңлегез Фәридәгә, авылдашыгыз Кәүсәриягә гел «5»ле, ә миңа «3»ле генә куясыз», - дидем. Ул миңа: «5»ле кирәксә, әзерлән, мин сораганнарга җавап тота алсаң, сиңа да «5»ле куярмын», ел башыннан үткән барлык материалны кабатла», - диде. Бетте баш. Менә бит ул, телеңне тыя белмәсәң, ниләр күрәсең! Бу курку тиз үтте, мин, ел башыннан ниләр укыган булсак - барысын да кабат-кабат укып әзерләндем. Ике атна вакыт үтүгә, Зәлфирә апа: «Бүген яңа темага кермибез, Рәшитне тыңлыйбыз», - диде. 40-45 минут дәвамында мин химиядән имтихан тоттым. Үзем «5»ле үк булыр димәгән идем анысы. Зәлфирә апа журналга «5»ле куеп, чиреккә дә «5»ле чыгарды.
Ярминкә менә шулай балачак хатирәләрен дә кузгатты.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: