Шәһри Казан

Яшьли өзелгән гомерләр

Без бәләкәй чакларда ук әбиләрнең: «Үз-үзеңә кул салу зур гөнаһ», - дигән сүзләре колакка кереп калган. Бүген үсмерләрнең шундый юлга баруын еш ишетәбез. Әллә ни читкә китәсе дә түгел: былтыр республикада 27 бала үзенә кул салган. Узган ел Актаныш районының бер авылында булган хәл андагы халыкны тетрәткән иде.


Ата кеше үзенең кызын исереп кайткан саен кимсетә торган була. Бервакыт өстәлне җыештырмаган өчен ул ундүрт яшьлек кызының йөзенә чәйле чокырны алып бәрә. Аңа сугып җибәрүне дә бернигә санамый. Көннәрдән бер көнне ата кеше кызын: «Фахишә, бар өйдән чыгып кит», - дип ямьсез сүзләр белән кимсетеп, аны куып чыгара. Соңарып кайткан кичне тагын кул күтәрә. Әнисен рәнҗетүгә түзә алмаган бала һәрвакыт аны яклап арага керә һәм үзе дә кыйнала. «Әгәр сиңа ошамый икән, әнә, чык та асылын!» дигән сүзләр ычкындырганын ата үзе дә сизми. Кыз балага шул җитә кала. Яшәүдән, якты дөньядан туймаса да, әтисенең шундый кыланмышларына түзәрлеге калмый баланың. Нәтиҗәдә, ул үзенә кул сала. Шушы вәхшилеге өчен ирне утыртырга тиеш булсалар да, хатыны судта аны шартлы рәвештә генә хөкем итүләрен ялварып сорый. Янәсе, гаиләдә үзен туендыручы бердәнбер кеше ул. Гаиләдә кабат фаҗига кабатланыр, дип башына да китерми хатын. Үзенең йөрәк парәсеннән мәңгегә аерган ир белән бер көн дә тормаска да бит югыйсә.
Күптән түгел Арча районында булган вакыйга да тетрәндерде. Монысы инде бөтенләй юк өчен дисәң дә була. Гыйнвар аенда гына ундүрт яшен тутырган малайга әтисенең өй тирәсендәге карны көрәргә кушуы ошамаган. Авыл баласы кечкенәдән йорт эшләрендә булышып үсә ләбаса.
Соңгы вакытта ундүрт-унбиш яшьлекләр арасында җавапсыз мәхәббәт корбаннары да бар. Казанда яшәүче бер үсмер үзе ошатып йөргән кызга телефоныннан егерме сигез тапкыр смс хәбәр җибәрә. Җавап алмагач, малай үз-үзен дә жәлләми, якты дөнья белән хушлаша.
Әйе, сүз белән кешене терелтеп тә, күңелен төшереп тә була. Кайвакыт йөрәктәге яраларны төзәтергә бер җылы сүз дә җитә. Күңел - пыяла, тиз уала, дип тикмәгә әйтмиләрдер. Бала-чага үзен кимсеткәнне, әмер биргәнне яратмый. Шуңа күрә мәктәп укытучысы да баланың психологиясен аңларга тиештер. Нинди генә шартларда да үз-үзеңә кул салырга ярамаганлыгын тәрбия дәресләрендә (әгәр алар үткәрелсә) аңлату да зыян итмәс иде.
Тормышта үсмерләрнең шундый аяныч адымга баруларының сәбәпләре нидә икән соң? ТР Прокуратурасының бүлек җитәкчесе, Татарстанның атказанган юристы Җәүдәт Ибраһимов бу хакта болай ди:
«Узган ел республикада 1036 кеше үз-үзенә кул салды. Бу сан зур бер авыл халкын хәтерләтә. Гаиләдәге ызгыш-талаш, ата-ана тәрбиясе булмау, мәктәптәге конфликтлар да әлеге фаҗигагә китерә. Мондый хәлнең нәселдән килү очраклары да бар. Бер гаиләдән өч-дүрт кешенең асылынуын башкача аңлатып булмый».

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: