Шәһри Казан

Явызлар янына бармавың хәерле югыйсә

Куаклар арасыннан, «тетенька помогите», дип кычкырган тавышка туктап калдым.

Беркөнне ашыга-ашыга җәяүләп эшкә барам. Тирә-ягымда беркем күренми. Укулар башланганчы 49 нчы мәктәп бакчасында, гадәттә, сыра шешәсе тоткан яшьләрне яисә алпан-тилпән йөрүче исерек ирләрне генә күреп була. Аулак җирләр күңелне шомландырса да, барасы юлны якынайтасы килә.
Яшеллеккә төренгән бакчада аунап яткан шешәләрне, чүп-чарны күрәсе килмәсә дә, җыештыручы булмагач, алар шунда ята бирәләр. 49 нчы мәктәп белән янәшәдәге 9 нчы мәктәптә төзекләндерү эшләре барганын күреп, аларны уку елына өлгертерләрме икән, дип тә уйлап куйдым. 49 нчы мәктәп тирәсе куаклыклар, бераз читтәрәк агачлар белән уратылган. Шулар яныннан тыныч кына үтеп барганда, бер кызның үзәк өзгеч итеп: «Тетенька, помогите!» - дигән авазын ишетеп, куркып калдым. Карасам, янында зур шешә тоткан бер егет басып тора. Шунда аның кызга суккалаганын аңлап алдым. Берүзем генә алар янына барып ни эшли алам соң инде?! Шулай ташлап та китеп булмый. Милициягә шалтыратсаң, үзеңнән сорау ала башлаулары бар. Эшкә соңга калсам калырмын, сәбәбен әйткәч, мөхәррир аңлар әле, дип, бераз алгарак киттем дә берәр ир-егет килгәнен көтәргә булдым. Ниһаять, колагына наушник киеп килгән бер егет күренде. Теге явыз ул егеткә бәйләнмәгәе, дип тә куркып калдым. Явызлар янына бармавың хәерле югыйсә. Кызларны яклап арага кергән кайбер егетләрнең кыйналып, гомергә зәгыйфь булып калганнарын да ишетеп беләбез бит. Шулай да әлеге егет сүземә каршы килмәде. Бәлки кызга ничек тә ярдәм итеп булыр, дип, яннарына таба атладык. Шул арада теге егет шешәсен тоткан килеш куаклар арасыннан чыгып йөгерде. Кыз исә икенче якка китеп барды. Үзем эшкә барып җиткәч тә тынычлана алмадым. Хезмәттәшем Наилә шунда ук, мине кайгыртып, даруханәгә чыгып йөгерде.
Аулак җирләрдән йөрмәскә үз-үземә сүз бирсәм дә, аны үтәп булмый шул. Юньсез бәндәләрдән Ходай үзе сакласын, дияргә кала.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: