Шәһри Казан

Язучы бурычлы түгел (шаяру катыш)

«Әгәр Ходай тәгалә кешегә язучылык таланты биргән икән, ул милләткә хезмәт итәргә, халкы өчен яшәргә һәм иҗат итәргә бурычлы», - ди бер танышым. Һәм халыкка хезмәт итү фәлсәфәсенә бирелә. Мин елмаям. Яшь чакта миллион тапкырлар күргән лозунг күз алдына килә: «Партия и народ едины!» Моңсу. Чөнки бу сүзләрне адым саен...

«Әгәр Ходай тәгалә кешегә язучылык таланты биргән икән, ул милләткә хезмәт итәргә, халкы өчен яшәргә һәм иҗат итәргә бурычлы», - ди бер танышым. Һәм халыкка хезмәт итү фәлсәфәсенә бирелә. Мин елмаям. Яшь чакта миллион тапкырлар күргән лозунг күз алдына килә: «Партия и народ едины!» Моңсу. Чөнки бу сүзләрне адым саен ишетергә туры килә: «Язу­чы халыкка хезмәт итәргә... язучы милләткә... язучы бурычлы... язу­чының төп бурычы...»
Нинди бурыч соң инде ул?.. Мәңге бетми торган...
«Халык өчен яшәүче»ләргә, «милләт өчен янучы»ларга бераз шикләнеп карарга кирәк. Нәрсәнедер әйтеп бетермиләр алар. Соңгы елларда ишәеп тә киттеләр:
Кемдер халык өчен фәлән катлы
Коттедж сала матур урында.
Кемдер халык өчен фәлән томлык
Китап яза үзе турында...
Барысы да халык өчен яши. Шуңа күрә, халык үзе өчен яши алмый. Ә бит чынлыкта халык үзе өчен үзе яшәргә, үзе өчен үзе коттедж салырга тиеш...
Ну, ярый. Әйтик, Ходай мине язучы итеп яраткан, ди. Һәм мин хезмәт итәргә... Әй, сез бернәрсәне дә буташтырмыйсызмы? Халык­ка хезмәт итәргә тиешле кешеләр бүтәнчә атала бит. Аларны Ходай депутаттыр-фәләндер итеп яралт­кан, халык сайлап куйган...
Халыкка хезмәт итү дигәндә, ни өчендер, бер кеше дә хезмәт хакы турында сүз кузгатмый. Язучы халыкка хезмәт итәргә тиеш һәм вәссәлам. Димәк, сүз бушлай хезмәт итү турында бара. Моны инде: «Язучы халкы өчен бушка эшләргә бурычлы», - дип аңларга туры килә. Яхшы. Мин риза. Әгәр халкым бөтен акчасын үзенең бүтән хезмәтчеләренә биреп бетергән икән, каршы килеп булмый. Ләкин мин дә кайбер нәрсәләрдән бушлай файдаланырга тиеш. Кибетләрдән, мәсәлән... Рестораннардан...
Менә монда инде газиз халкымның күзе маңгаена менә: «Нишләп син!.. Бушлай файдаланырга!..» Кайберәүләр әле мине салым акчасына китап чыгаруда гаепли, халык җилкәсендә утыручы сорыкортка исәпли. Тимим мин сезнең налог акчагызга. Хәзер менә чутлап күрсәтәм. Бер китапның үзкыйммәте йөз сум тирәсенә төшә. Аны, әйтик, ике йөз белән саталар. Биш мең данәдән бу биш йөз мең табыш китерә. Шуның йөз мең чамасы - минем гонорар. Калган дүрт йөзе - туган халкыма. Шул рәвешле мин халкыма хезмәт тә итәм, аңа акча да түлим. Тик барыбер, бурыч һаман бетми. Мин һаман бурычлы. Әйтәм бит, язу­чыдан да ныграк кимсетелгән, ныграк рәнҗетелгән кеше юк бу илдә.
Кемдер кием тегә. Кемдер машина ясый. Кемдер җыр сүзләре яза. Нәтиҗәдә, без затлы киенеп, ару гына машинага утырып, матур җыр тыңлап барабыз. Кием тегүче дә, машина ясаучы да, җыр язучы да. Өчебез дә бер үк хәлдә. Ләкин монда да иң кимсетелгән кеше - мин - язучы. Чөнки сез теккән киемне дә, сез ясаган машинаны да мин интернеттан «күчереп алмыйм», ә сатып алам. Сезнең эшегезне мин хөрмәт итәм, акча белән бәялим, ә сез - юк.
Менә фәлән авылда Мөхәммәтәмин тавык үрчетә. Тавыкны аны бөтен кеше дә үстерә ала. Бөтен кеше дә китап яза алмый. Мин язган шигырьләр белән иң зур җитәкчеләрне котлыйлар. Тавык белән котлаган кеше юк аларны. Дөрес тә булмас иде, патшаларча түгел.
Вәт, шул Мөхәммәтәмин илнең теләсә нинди китапханәсенә кереп, мин язган китапны бушлай укып чыга. Ә мин дөньяның бер ашханәсенә кереп тә ул үстергән тавыкны бушлай ашап чыга алмыйм. Югыйсә, хәттә килолап үлчәсәң дә, минем китапның бәясе кыйммәтрәк тора бит инде.
Бу күпсенеп әйтү түгел, халкым. Ходай биргән талант өчен синең алдыңда гаеп­ле икәнемне дә, бурычлы икәнемне дә аңлыйм. Тик аны гел искә төшереп торма. Ә иң яхшысы... Иң яхшысы, син конкрет суммаңны әйт. Мин түләрмен. Мин әле тагын әллә күпме һөнәр беләм, әллә күпме урында эшлим...
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: