Шәһри Казан

Ыгы-зыгылы Грузия

Тавык боты күргән саен, Буш искә төшкән кебек, ә инде Грузия дию белән, галстугын чәйнәүче Саакашвили күз алдына килә дә баса инде. Соңгы биш елда әлеге илнең эчке-тышкы сәясәте, президентының кыланмышлары турында күп сөйләнде, бу постны башка берәү биләгән очракта да аны бөтенләй үк онытып бетермәячәкләр әле. Саакашвили президентлык иткән...

Реклама

Күрәзәчеләр ярдәме белән
Теге яки бу хакимнең шәхси күрәзәчеләре булганлыгы тарихтан мәгълүм. Саакашвили да моннан читтә калмаган, күрәсең. Өч сигезле санының нинди илаһи көчкә ия икәнен әйтә алмыйм, әмма нәкъ менә 2008 елның 8 августында (08.08.08) грузин гаскәрләре Абхазия белән Көньяк Осетиягә бәреп кергән иде. Шул ук көнне Пекинда җәйге Олимпиада башланып китте, кытайлар аның ачылу көнен берничә ел алдан тәгаенләштергән булганнар. Кытайлар фикеренчә, 8 саны - чиксезлек билгесе. Саакашвили өчен бу сан нинди әһәмияткә ия - кистереп әйтүе кыен, әмма шушы вакыйгалардан соң башланып киткән ыгы-зыгының иге-чиге әлегә, дөрестән дә, күренми.
Саакашвилига ун көн вакыт
Грузия Конституциясе буенча, дәүләт башлыгы биш елга сайлана. М.Саакашвилиның әлеге срогы 20 гыйнварда тәмамланды. Әмма сайлау кодексына керткән үзгәртүләр нәтиҗәсендә, киләсе сайлаулар октябрьдә генә узачак. Шул рәвешле, Саакашвили тагын ун ил белән идарә итәргә җыена. Тик моның белән килешмәүче һәм аның отставкага китүен таләп итүче өч меңгә якын кеше Президент йорты каршына митингка җыелды. Үз эченә җитмештән артык дәүләти булмаган оешма һәм партияләрне берләштерүче «Бердәмлек» коалициясе ике ай эчендә президентка каршы ике миллионнан артык имза җыйган.
Әмма Саакашвили отставкага китәргә уйламый, аның фикеренчә, бу акцияләр яңа хөкүмәт тарафыннан оештырылган. Акциядә катнашучылар аңа ун көн вакыт биргән, үзгәрешләр булмаган очракта, алар сүзләренчә, әлеге акциягә ил тулысынча кушылачак.
Җавап бирәселәр алда
Россиянең Европа Советы парламенты ассамблеясы (ПАСЕ) делегациясе Саакашвили президентлык иткән чорда Грузиядә кеше хокукларын бозу буенча доклад әзерләүне таләп итә. Дәүләт Думасының халыкара эшләр буенча комитеты рәисе А.Пушков әйтүенчә, сессиядә М.Саакашвилига сораулар күп булачак. «Грузия оппозициясе белдергәнчә, бик күп хокук бозу очраклары ачыклана - төрмәләрдә җәзалаулар, апрель демонстрациясеннән соң өй чардагында дүрт мәет табылу. Моңардан тыш Грузиянең элеккеге премьер-министры үтерелүне тикшерүнең аңлашылмаган нәтиҗәләре буенча да сораулар бар», - ди Пушков.
Шул ук вакытта Грузия делегациясе эчендә таркалу бара. Оппозиция вәкилләре, җинаять кылынган очракта алар тикшерелергә тиеш, дип исәпли.
Бар нәрсә дә Грузиянең үзеннән тора
Беларусь президенты А.Лукашенко Грузияне БДБга кире кайтару буенча бу ил җитәкчелеге белән сөйләшергә җыена. Аның әйтүенчә, Берләшмә - Грузия ихтыяҗы зонасы. Әмма әлегә Грузия җитәкчелегенең бу юнәлештә хәрәкәт итәргә атлыгып торуы сизелми. Лукашенко фикеренчә, Грузияне Көнбатыш тотып тора. Хәзер бар нәрсә дә Грузиянең үзеннән тора: теләк булганда, бер өстәл артына утырып, уртак проблемаларны, шул исәптән Грузия проблемалары хакында да сөйләшеп була.
Россиянең Куркынычсызлык Советы секретаре Н.Патрушев исәпләвенчә, Россия белән мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен беренче адымны Грузия җитәкчелеге ясарга тиеш. Хәзер Грузиядә сәяси хәл авыр, илгә АКШ белән НАТОның йогынтысы зур.
Билгеле булганча, узган елның октябрендә парламент сайлауларында «Грузия хыялы» җиңеп чыккан иде. Аның җитәкчесе Иванашвили (хәзерге премьер-министр) белән Саакашвили кайбер мәсьәләләрдә тарафдарлар булсалар да (НАТО белән Евросоюзга керү), Россия белән мөнәсәбәтләрне яхшырту буенча алар төрле фикердә. Үзара уртак тел тапмый торып, бу илдә тулысынча тынычлык урнашыр дип өметләнергә урын юк. Ул чагында бәлки Грузиянең Президенты да башка булыр инде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: