Шәһри Казан

«Җылы караш ташка ник кирәк?»

Шаян имән яфракларының иртәнге талгын җилдә, җилбер-җилбер килеп, күктән кояш каршылавын, таң кояшының шул вакытта очып-уйнап йөреп торган күбәләкләрне, зыңлап очкан бал кортларын, җирне күксел нурга мануын, гүзәллеккә хәйран калган дөнья сурәтен сирәк кешеләр генә сизәр.


Без санап үткән сүз-сурәтләрне «ни күрсәм дә, бергә күрәм халкым белән» дип раслаган Резеда Вәлиеваның «Җәйге иртә» шигыреннән табып була. Гап-гади сүзләр... Эпитетлар, кычкырып, күзгә бәрелеп торган ник бер метафора, метонимия яки шулар ише катлаулы башка бер троп булсын?! Шигырь техникасы өлкәсендә экспериментлар уздырып шаккатыра торган шагыйрә түгел ул. «Күңелем гөлләре» җыентыгындагы бер шигырьдә каеннардан мөлдер-мөлдер сары моң аккан көзләрдә язлар көтеп ашкынса, икенчесендә көзге бакчаның яңгырлы көндәге моңсу гүзәллеген тасвирлый. Агачлардан сары яфрак коелган бер мәлдә аңа үтә ямансу халәт иңә. Шулай да шагыйрә караңгы төсләр белән эш итми. Аның әсәрләренә оптимизм хас. Ләкин бу һич тә Р.Вәлиева чынбарлыктан читләшә дигән сүз түгел. Заман китереп чыгарган проблемаларның һәрберсе бу бай иҗатта үз урынын таба. Тискәре күренешләрне ул юмор аша үткәреп җибәрергә дә омтылып карый. Килен-каенана мөнәсәбәтләрен («Каенана такмаклары»), эчүчелек проблемаларын («Без сәбәпсез эчмибез») халыкчан юмор белән тасвирлый. Шагыйрәнең пейзаж лирикасына караган шигырьләре аеруча матур. Әлеге шигырьләрдә көзге усал җилгә үпкәләгән, йөзен чыткан, кашын җыерган табигать образы чуар күлмәк кигән моңсу урман фонында сурәтләнә. Урман янында гына бушап калган иген басулары, сүнгән учаклар, дерелдәшеп торган усаклар пәйда була. Р.Вәлиеваның «Кышкы урман»ын укыгач, кулга тизрәк пумала алып, рәсем ясый башлыйсы килә. Сүздән сурәт ясау менә нинди була, дип сокланасың. Татар илендә андый осталар тагын да бар. Шулай да Р.Вәлиева алардан кайсы ягы белән аерыла соң? Шул ук «Кышкы урман»га керик. Сихри тынлык, мамыктай йомшак кар, йоклаган каен... Шигырьдә Гыйнвар бабай образы бар. Ул, агачларны чишендереп, назлап йоклата. Ә чишенгәч, агачлар барысы да бертөрле, бертугандай булып калалар. Сирәк чагыштыру. Күңел күзе әнә шул матурлыкны күреп сөенә. Юкка гына Гегель: «Шигъриятнең максаты - гүзәллектән ләззәт табу», - димәгәндер.
Р.Вәлиевада патриотик тема анда-санда күренеп китә торган очраклы күренеш кенә түгел, шагыйрәнең һәр шигыре мәхәббәткә барып тоташа. Аның патриотизмы туган як табигатенә һәм кешеләргә мөнәсәбәтендә, кечеләрнең олыларга, олыларның кечеләргә ихтирам хисләрендә чагыла. Шагыйрәнең бигрәк тә Әти кеше образын сурәтләп язылган шигырьләре үзенчәлекле. Ә Р.Вәлиева ата һәм аның кыз баласы арасындагы җылы мөнәсәбәтләргә игътибар итә, ул патриотик темага гаиләдә ата кешегә карашны сурәтләү аша «чыга». Икенче бер шигырендә ана кешенең ир бала тәрбияләве серләрен ача.
Р.Вәлиеваның «Кояшлы яңгыр»ы баланы тугач ук тәрбияли башлый. Кешенең намус, вөҗдан төшенчәләрен ничек аңлавы табигатькә мөнәсәбәтендә чагыла. Балаларда миһербанлык тойгылары да табигать дөньясына мөнәсәбәттә туа. Шунысы сөендерә: әлеге шигырьләр коры дидактикадан тулысынча азат.
Бүгенге көндә күңелгә нәкъ менә Р.Вәлиева шигърияте кебек шигырь җитми. Хәзерге вакытта интеллектуаль шигырь күп языла, анда кодлаштырылган төшенчәләр, чит мәдәният текстларын шыплап тутыру, төрледән-төрле ымнар ишарәләр, эзоп теле тулып ята. Дөрес, фән дөньясында ачыш ясар өчен алары да кирәктер. Әмма күңелгә барыбер Резеда Вәлиева якынрак булып кала.
Һәр яз саен язучы-шагыйрьләр, ашкынып, Тукай һәйкәле янына шигырь укырга җыела. Анда кемдер кулына уч төбенә сыярлык китабын тота, кемдер дүрткә бөкләнгән кәгазь битенә карап сөйли. Әмма үз шигырьләрен Р.Вәлиева кебек тыңлаучыларга матур итеп җиткерә алучысы сирәк була. Шагыйрә һәр шигырен күңелдән белә, сәнгатьле сөйләм аша ихластан тамаша кылучыларга сеңдерә бара.
Әйтәсе килгәнем шул: халык яраткан язучы-шагыйрьләргә кадер-хөрмәт алар исән чакта ук күрсәтелсен иде. Шагыйрь әйтмешли, «җылы караш ташка ник кирәк?»

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: