Шәһри Казан

Җырчы хатын

Уникенче трамвайда чибәр генә бер җүләр хатын җырлап бара. Иң алгы утыргычка аркасын терәп баскан да җырлый. Тавышы һәйбәт, ишетү сәләте мотлак. Җырлары дөрес, моңлы, ике хатын аңа берәр сум акча сузды. Алмады. - Акчам бар ла минем, мин хәер өчен җырламыйм, - диде җырчы. Бик тә мөлаем, матур хатын...

Уникенче трамвайда чибәр генә бер җүләр хатын җырлап бара. Иң алгы утыргычка аркасын терәп баскан да җырлый. Тавышы һәйбәт, ишетү сәләте мотлак. Җырлары дөрес, моңлы, ике хатын аңа берәр сум акча сузды. Алмады.
- Акчам бар ла минем, мин хәер өчен җырламыйм, - диде җырчы.
Бик тә мөлаем, матур хатын үзе. Җырламаганда аның йөзен сагыш баса, кайгыга чума ул бичара. Нинди фаҗигагә юлыкты икән бу җырчы, дип, көне буе уйланып йөрдем. Шәп җырлый, күп кенә профессиональ җырчыларыңны орып бирә. Ләкин ул бичара ычкынган. Мин ычкынмаган, әмма мин болай матур җырлый алмыйм. Бу яшь хатын гел очрый миңа. Ул һаман җырлый.
Шуннан бер хатын икенчесенә пышылдый:
- Аны ире кыйный икән. Ул җырчылыкка укыган, тик ире сәхнәгә чыгарга рөхсәт итмәгән. Бу балага узган. Баласы корсакта чакта ире каты гына кыйнаган да, бу үле бала тапкан. Баладан соң алмашынган. Ул хәзер, иреннән качып, әнә шулай трамвайларда, автобусларда җырлап йөри.
Икенче тапкырында мин аны тагын очраттым, ул яңадан-яңа җырлар башкара. Халык, чыннан да, йотлыгып, аны тыңлый. Бер юан гына хатын аңа акча суза, тегесе алмый. Юан хатын сүгенә, исерекме, әллә ул ычкынганмы, белмим.
- Да не нужны мне ваши деньги, - ди җырчы.
Юан хатын:
- Бери, с...! - дип кычкыра, үзе һаман акчасын сузып тора. - Че не берешь? Все равно я заставлю брать!
Мин төшеп калдым. Беркөнне трамвай тукталышында кеше күп җыелганын күрдем, җирдә бер хатын гәүдәсе ята, күзе ачык, теле чыккан, авызының бер кырында бер сум кәгазь акча күренә. Мин җырчы хатынны танып алдым. Аны юан хатын буып үтергән икән. Берничә ир, бер милиционер янында теге юан хатын басып тора, үзе күзен акайтып аклана:
- Я с... деньги даю, я по-хорошему ей хотела помочь, она не берет, вот пусть подавится, - ди.
Чыннан да, юан хатын озак еллар психушкада ята торган тиле булып чыкты. Мин шунысына гына гаҗәпләнәм: кешеләр, акылдан язгач, кешеләргә яманлык кылу турында гына уйлый. Яхшылык эшләр өчен акылдан язганнар бик сирәк.
Шундыйларның берсе җырчы хатын иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: