Шәһри Казан

Җырлары талантлар ача

Туган ягым - ямьле Балык Бистәм олы җанлы, саф күңелле, киңкырлы талант ияләренә бай. Равил Шәрәфиев, Равил Фәйзуллин, Кадыйр Сибгатуллин кебек олы шәхесләрне тудырган төбәгемне чын күңелдән бәхетле дип әйтә алам. Тарих битләрендә даны мәңге сүнмәс якташларыбыз арасында Фәтхерахман Әхмәдиев исеме дә якты йолдыз булып янып тора.

Реклама

«Солдатлар», «Кама буе - туган як», «Ромашкалар» кебек популяр җырларның - көй, «Чистай вальсы», «Яшисе килә» кебекләренең көй һәм сүз авторы булган Ф.Әхмәдиевне райондашларыбыз онытмый. Аның юбилей кичәләрен һәрвакыт үткәреп торалар, район үзәгендә Ф.Әхмәдиев исемендәге сәнгать мәктәбе дә эшләп килә. Инде берничә ел рәттән район күләмендә мөхтәрәм композиторыбыз исемендәге үзешчән сәнгатьтә катнашучылар фестивале уздырыла. Аның йомгаклау концерты быел 18 апрельдә - Олы Солтан, 19 апрельдә Ямаш авыллары җирлегендә узды. Фестивальнең төп максаты Ф.Әхмәдиевнең исемен мәңгеләштерү булса да, аның бурычлары тирәндәрәк ята.
Һәр төбәкнең, һәр авылның үз талантлы шәхесләре бар. Кемдер, яшьли музыка, хореография мәктәпләренә йөреп, сәләтен арттырып, профессионал дәрәҗәсенә күтәрелә. Ә кемнеңдер андый мөмкинлеге юк. Ничәмә-ничә чакрым ераклыкта урнашкан район үзәгенә дә көн саен йөреп булмый шул. Ф.Әхмәдиев фестивале - нәкъ менә әлеге яшеренеп яткан талантларны табар, аларның сәләтләренә яңа мөмкинлекләр бирер өчен үткәрелгән бәйге.
Фестивальнең үзенчәлеге шунда - монда яшь критерийлары юк, иҗатка гашыйк һәр кеше үз көчен сынап карый ала. Олысы да, кечесе дә катнашкан бу бәйге үзенә күрә бер бәйрәм атмосферасында үтте. Нинди талантлар яши икән безнең якта?! Җырчылары да, биючеләре дә, матур сүз осталары да табылды. Катнашкан һәр кешегә диплом һәм грамоталар, истәлекле бүләкләр бирелде. Ә иң мөһиме - алар үз сәләтләрен тамашачы алдында күрсәтә алды. Килгән тамашачы да фестиваль концертыннан канәгать калды, көчле алкышлар концерт программасы беткәч тә әле озак тынмады. Ә сәхнә кешесе өчен тамашачы ихтирамыннан да зуррак бүләк юк.
Фестиваль концерты бетте... Ә минем колакта Ф.Әхмәдиевнең «Яшисе килә» дигән җыр сүзләре яңгырый. Тормышны, кешеләрне, иҗатны яраткан бу олы шәхес, көйләре белән гамьсезләрне сискәндерә, күңел түрендә яшеренгән иң нечкә кылларны тибрәтергә сәләтле икән бит. Исән чакта кадере булмаган композиторыбызның инде бүген каберенә эзебез суынмасын, аның безгә мирас итеп калдырган җырлары исемен мәңге яшәтсен иде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: