Шәһри Казан

...йортны әнигә яздырасы бар

Әти белән әни гомер буе авылда яшәделәр. Әтиебез ике ел элек үлеп китте. Әни хәзер авылда үзе генә яши. Йортны әни исеменә күчерәсе бар. Шул эшне ничек башкарып чыгарга? Гөлия Рәхимова, Апас Аңлашылганча, йорт хуҗасы әтиегез булган һәм ул васыятьнамә калдырмаган. Димәк, мирас закон буенча күчәргә тиеш. Гражданлык кодексының 1142...

Әти белән әни гомер буе авылда яшәделәр. Әтиебез ике ел элек үлеп китте. Әни хәзер авылда үзе генә яши. Йортны әни исеменә күчерәсе бар. Шул эшне ничек башкарып чыгарга?
Гөлия Рәхимова, Апас
Аңлашылганча, йорт хуҗасы әтиегез булган һәм ул васыятьнамә калдырмаган. Димәк, мирас закон буенча күчәргә тиеш. Гражданлык кодексының 1142 нче маддәсендә әйтелгәнчә, беренче чиратта варислар булып мәрхүмнең балалары, тормыш иптәше һәм ата-анасы тора. Милек алар арасында тигез итеп бүленергә тиеш. Варислар үзара сөйләшеп, мирасның үзенә тиячәк өлешеннән башка варис файдасына баш тартырга да хокуклылар. Кагыйдә нигезендә, варислар мирасны рәсмиләштерү өчен, нотариуска 6 ай эчендә мөрәҗәгать итәргә тиешләр. Җитди сәбәпләр чыкканда, бу вакытны озайтырга да була. Шул ук вакытта законда мирасны фактта кабул итү дә бар. Әгәр варис мирас булып калган милекне саклау, аны карап тору өчен ниндидер гамәлләр кыла икән, ул мирасны кабул иткән булып санала. Сезгә беренче чиратта нотариуска барып, мирасның үзегезгә тиячәк өлешеннән әниегез файдасына рәсми рәвештә баш тартырга кирәк булачак. Әниегез нотариустан үз исеменә мираска хокук турында таныклык алганнан соң, әлеге документ белән Федераль теркәү хезмәтенә мөрәҗәгать итеп, йортны үз шәхси милеге итеп рәсмиләштерү турында таныклык алачак.

...бала тугач тиешме?
Кызым, 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, техникумга укырга кергән иде. Өченче курста укыганда кияүгә чыкты. Быел соңгы курсы. Тиздән бәби алып кайтырга тиеш. Аңлатып бирсәгез иде, бала тугач, кызыма нинди пособиеләр түләнергә тиеш?
Ландыш Хисамиева, Казан

Сезнең кызыгызга бала тугач та бер тапкыр бирелә торган пособие түләнергә тиеш. Бүгенге көндә аның күләме - 13 мең 87 сум 61 тиен. Ире эшләмәгән очракта кызыгыз бу акчаны социаль яклау органы аша ала, әгәр ире эшли икән, ул аны үзенең эш урынында рәсмиләштерергә тиеш.
Югары һәм махсус урта уку йортларының көндезге бүлекләрендә укучылар хезмәткә вакытлыча яраксызлык очрагына һәм бала тудыруга бәйле рәвештә мәҗбүри иминиятләштерелергә тиеш булмаганлыктан, аларга бала тудырганда декрет пособиесе түләнми. Алар декрет отпускасы вакытында стипендия алуга хокуклы.
Болардан тыш, баланы яшь ярымга кадәр тәрбияләү өчен кызыгызга айлык пособие билгеләнәчәк һәм түләнәчәк. Беренче балага аның айлык күләме - 2453 сум 93 тиен. Гадәттә, бала тәрбияләү өчен ял йөклелек һәм бала тудыру буенча отпуск тәмамланганнан соң башлана. Шул ук вакытта хатын-кызның теләге буенча бала карау өчен айлык пособие бала туган көннең икенче көненнән башлап та түләнергә мөмкин. Сезнең кызыгыз өчен бу вариант отышлырак.


...әтигә больничный биреләме?
Баласын өч яшькә кадәр тәрбияләү өчен бирелгән ялдагы хатын-кызга операция булды. Шул вакытта аның ике яшьлек улы чирләде. Әтисенә больничный кәгазе бирделәр. Бу очракта аңа больничный пособие түләнәме?
Гөлфия, Зәй

«Хезмәткә вакытлыча яраксызлык очрагына һәм бала тудыруга бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминиятләштерү турында»гы 255 нче Федераль законның 6 нчы маддәсендә каралганча, больничный пособие гаиләдәге авыру кешене караган иминиятләштерелгән затка (хезмәт килешүе нигезендә эшләүчегә) түләнә.
Медицина оешмалары тарафыннан хезмәткә яраксызлык кәгазьләре бирү тәртибенең 35 нче пунктында билгеләнгәнчә, әгәр баланың әнисе аңа бәйсез сәбәпләр аркасында баланы карый алмый икән (бу очракта операция) больничный кәгазе гаиләнең башка әгъзасына бирелә ала.
Шул рәвешле, сезнең очракта баланы караган өчен больничный пособие баланың әтисенә билгеләнә һәм түләнә.


...икесе ике әтидән
Хәзерге иремә беренче иремнән булган баламны ияртеп килдем. Озакламый бу иремнән бала алып кайтырга җыенам. Балалар икесе ике әтидән булгач, миңа ана капиталы тиешме икән?
Гөлназ Харисова, Чүпрәле

Ана капиталы түбәндәге кешеләргә бирелә:
- 2007 елның 1 гыйнварыннан соң икенче яки аннан соңгы баласын тудырган (уллыкка алган) һәм моңа кадәр ана капиталын алганы булмаган хатын-кызларга;
- 2007 елның 1 гыйнварыннан соң икенче, өченче яки аннан соңгы баланы үзе генә уллыкка алган һәм моңарчы ана капиталы алмаган ир-атларга.
Аңлашылганча, балаларыгызның ике әтидән булуы бернинди роль уйнамый, икенче сабыегыз туган очракта, Сезгә ана капиталы бирелергә тиеш.


...төп эш урынында гына түләнә
Мин баламны яшь ярымга кадәр тәрбияләү өчен бирелгән ялда. Тулы булмаган эш көне шартларында хезмәтемне дәвам итү өчен башка оешмага эшкә керә аламмы?
Альбина, Тәтеш

РФ Хезмәт кодексының 256 нчы маддәсендә билгеләнгәнчә, хатын-кызга шәхси гаризасы буенча баласын өч яшькә кадәр тәрбияләү өчен ял бирелә. Шул ук маддәдә аның әлеге ял вакытында тулы булмаган эш көне шартларында яки өйдә эшләүгә (балага яшь ярым тулганчы) һәм айлык пособие алуга хокукы күрсәтелгән.
Законда тулы булмаган эш көне шартларында нинди предприятиедә (учреждениедә, оешмада) эшләү мөмкинлеге төгәл билгеләнмәгән. Эш урынын сайлау - декреттагы хатын-кызның үз хокукы.
Шуны да әйтергә кирәк, баланы яшь ярымга кадәр тәрбияләү өчен айлык пособие бары тик төп эш урынында гына түләнәчәк.


...колхозда эшли аламмы?
Мин, шәхси эшмәкәр буларак теркәлеп, хөкүмәттән эш башларга 58 800 сум акча алдым. Шәхси эшмәкәр булган килеш, күмәк хуҗалыкта хезмәт хакы алып эшләп буламы?
Дамир Фәттахов, Буа

Әлеге төр субсидияне алган кешеләргә эшкә урнашу буенча бернинди чикләүләр каралмаган. Россия законнары буенча, шәхси эшмәкәр булып теркәлгән кешеләргә хезмәт шартнамәсе буенча эшләү тыелмый.

...пропискадан ничек төшерим?
Районның бер авылында йорт сатып алган идек. Йортны сатуын саттылар, әмма хуҗалар пропискадан төшеп бетә алмыйлар. Закон нигезендә кеше йортын сатканнан соң күпме вакыт аралыгында пропискадан төшәргә тиеш икән?
Алмаз Галимов, Мамадыш

РФ Гражданлык кодексының 457 нче маддәсендә әйтелгәнчә, сатылган товар сатып алучыга сату-алу шартнамәсендә күрсәтелгән вакыт аралыгында, ә мондый вакыт билгеләнмәгән булса, «разумный» вакыт аралыгында бирелергә тиеш. Гадәттә, бу 1 ай була. Йортны сату-алу шартнамәсендә сатучыларның кайчан теркәлүдән төшүе билгеләнгән булырга тиеш. Әгәр билгеләнмәгән икән, алда китерелгән кагыйдәләр кулланыла. Кешеләр бер айдан соң да теркәлүдән төшми икән, судка мөрәҗәгать итәргә туры киләчәк.

...суд аша яклап була
Фатирыбызга пластик тәрәзәләр куйдырган идек. 8 айдан аларның җитешсезлекләре ачыкланды. Тәрәзәне куйдыру килешүендә аларга гарантия вакыты алты ай диелгән. Хәзер миңа нишләргә? Үз акчама кабат тәрәзә алыштырыйммы?
Булат Маликов, Казан

Төшенкелеккә бирелмәгез. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы РФ Законының 29 нчы маддәсе нигезендә, килешүдә күрсәтелгән гарантия вакыты 2 елдан ким булып, җитешсезлекләр гарантия вакыты чыккач, әмма ике ел эчендә ачыклана икән, кулланучы үз таләпләрен куя ала. Мондый җитешсезлекләрнең эш нәтиҗәләрен кабул итүгә яки бу вакытка кадәр барлыкка килгән сәбәпләр буенча килеп чыкканлыгын раслаган очракта билгеле. Сез әле үз хокукларыгызны суд аша яклый аласыз.

...нинди пособиеләр түләнә?
Ирем эш урынында кул бармагының сеңерен өздерде һәм 45 көн больничныйда булды. Эш урынында җәрәхәтләнүчеләргә нинди пособиеләр түләнергә тиеш?
Алсу Хәйруллина, Түбән Кама

Эш бирүче производстводагы һәр бәхетсезлек очрагы буенча комиссия төзи. Тикшерү эшләре төгәлләнгәч, комиссия хәлне йә эш урынындагы бәхетсезлек очрагы дип бәяли һәм Н-1 формасы буенча акт төзи. Яисә бәхетсезлек очрагының производство белән бәйле түгеллеген танып, ирекле формадагы акт рәсмиләштерә. Н-1 формасы буенча акт төзелгән очракта, эш бирүче, зыян күрүченең иминият стажына бәйсез рәвештә, аңа 100 процент күләмендә уртача хезмәт хакы - больничный түли. Дәвалану тәмамланганнан соң, дәвалау учреждениесе хезмәткәрне медицина күрсәткечләре буенча медицина-социаль экспертиза (МСЭ) бюросына тикшерүгә җибәрергә мөмкин. МСЭ эшкә сәләтен югалту дәрәҗәсен билгеләсә, хезмәткәргә РФ Социаль иминият фондыннан айлык иминият түләүләре мөмкинлеге туа (ул хезмәт хакын югалту проценты күләмендә булачак). Зыян күрүчегә шулай ук хезмәткә сәләтен югалту дәрәҗәсенә карап, бер тапкыр бирелә торган иминият түләве дә каралган.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: