Шәһри Казан

Йөрәге янмаса, тәмәке дә пыскытмый

«Йөрәк янганчы, тәмәке янсын», диләр диюен дә... Күпләр өчен тәмәке тарту кайбер яшь-җилкенчәк кебек кәттәлек билгесе түгел, нәкъ менә йөрәге янганга күрә пыскыта да ул тәмәкене. Россия тәмәке тарту буенча алгы сафларда бара икән, димәк, моның сәбәбен дә башка җирдән эзләргә кирәк. Рәхәткә чыдаша алмаган кеше тәмәкегә үрелми. Бүген Россиядә...

Реклама

«Йөрәк янганчы, тәмәке янсын», диләр диюен дә... Күпләр өчен тәмәке тарту кайбер яшь-җилкенчәк кебек кәттәлек билгесе түгел, нәкъ менә йөрәге янганга күрә пыскыта да ул тәмәкене. Россия тәмәке тарту буенча алгы сафларда бара икән, димәк, моның сәбәбен дә башка җирдән эзләргә кирәк. Рәхәткә чыдаша алмаган кеше тәмәкегә үрелми. Бүген Россиядә 44 миллионга якын кеше тәмәке тарта - бу барлык халыкның 39 процентын тәшкил итә. Икенче төрле әйткәндә, һәр биш кешенең икесе тәмәке бәрабәренә йөрәкләрен «саклый».
Тәмәке тартуга каршы көрәшкә бездә дә чын-чынлап алынмакчылар, ахры. 2015 ел башыннан җәмәгать урыннарында, поездларда, шул исәптән кафе һәм рестораннарда да тәмәке тартуга чик куелачак. Әлеге проект Россия Хөкүмәте тарафыннан хупланды. Россиянең баш санитар табибы Г.Онищенко, тәмәкегә каршы көрәш проекты Сәламәтлек саклау министрлыгы әзерләгән хәлдә кабул ителмәгән очракта, парламентның түбән палатасын таратырга чакырган иде. Әлбәттә, мондый кискен чыгыш депутатлар арасында ыгы-зыгы куптарды. Тәмәке тартуга каршы булган депутатларның кайберләре Онищенконың үзен вазифасыннан азат итәргә кирәк, дигән тәкъдим белән чыктылар.
Сәламәтлек саклау министрлыгы исәпләвенчә, 2020 елга тәмәке көйрәтүчеләр саны 15 процентка кимергә тиеш. Ләкин бу фаразлар гына. Гадәттә, тыелган әйберне татып карау теләге зуррак була һәм уңай нәтиҗәгә китерми.
Бөекбританиядә, мәсәлән, шундый ук закон 2007 елда кабул ителгән. Сораштырулардан күренгәнчә, җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыю гына тартылган тәмәке санын киметмәгән, киресенчә, бу күрсәткеч тагын да арта төшкән. Кайберәүләрнең әйтүенчә, элек кафе-барларда тартучылар хәзер өйдә, балалары янында тәмәке пыскытып утыра, шул рәвешле башкаларга да зыян сала.
Америка да тәмәкегә каршы көрәш алып бара, ләкин үз территориясендә генә. Бүгенге көндә дөньядагы барлык илләр бөтенесе бергә җитештергән тәмәке продукциясенең күләме АКШныкына караганда азрак. Бу илдә тартучыларга медицина страховкасы тартмаучыларга караганда бик күпкә кыйммәтрәк. Акча яратучы америкалыларга әлеге чара ничек тәэсир итүен чамалап буладыр. Байлыкка табынган шул дәүләт бүген дөньяда иң күп тәмәке чыгаручы ил булып тора. Үз халкын тыйса тыя, әмма башкаларга үлем экспортлаудан туктамый.
Украина, башка нәрсәсе белән әллә ни мактана алмаса да, тәмәкегә каршы көрәш алып баруы белән күпләргә үрнәк булырлык. Бу илдә җәмәгать транспорты тукталышларына, гыйбадәтханәләргә, паркларга, спорт мәйданчыкларына һәм башка күп кенә урыннарга 50 метр якынлыкта тартырга ярамый.
Финляндия тәмәкегә каршы көрәшне 1976 елда ук башлаган, шуннан бирле ул гел катгыйланып килә. Дәүләт җитәкчеләре 2040 елда Суомины тулысынча тартмаучы ил итәргә дигән бурыч куйган.
Бутан бу өлкәдә барысын да уздырган - биредә тәмәке тарту тулысынча тыелган. Тибет тауларында кечкенә генә мәйданны биләгән бу дәүләт кебек мондый кискен адымга барырга бүгенгә хәтле берәүнең дә җөрьәт итә алганы юк.
Яңадан үзебезгә әйләнеп кайтсак, тәмәкегә бәяләрне күтәрү генә, хәтта бөтенләй тыю да уңай нәтиҗәләргә китермәс төсле. Безнең халык мондый тәҗрибәләр белән таныш инде. Горбачев чорында аракыга «коры закон» кабул ителгәч, халык эчүдән туктау түгел, киресенчә, тагын да ныграк эчә башлады. Дуңгызга саз бетмәгән кебек, бу чорда кулына ни эләкте - шуны эчеп теге дөньясына ук китеп баручылар саны күбәйде. Шул чорда токсикоманнар да пәйда булды. Ул афәт әле хәзер дә бетми, яшь-җилкенчәк буяу иснәп күңел ача.
Шулай тиз генә тәмәке проблемасын «хәл иткәч», тагын нәрсәгә тотынырбыз икән?! Ә алар бит бездә аз түгел. Әйтик, кем аракы белән сыраның зарары тәмәкегә караганда азрак дип әйтә ала? Кайбер мәгълүматларга караганда, эчүчеләр тартучылардан ун тапкыр күбрәк. Россиядә ел саен эчкечелектән бакый дөньяга күчүчеләр саны 800 меңгә җитә. Шуның өстенә, тагын җинаятьләр, кителгән язмышлар, таркалган гаиләләр, ятимнәр, авыру балалар һ.б. - бу исемлек бик озын һәм аларның күбесенә аракы гаепле. Тәмәке сатудан кергән акча елына 430 млрд сум тәшкил итсә, спиртлы эчемлекләрдән керем 1,5 триллионга хәтле җитә. Тәмәке пыскыту «алдынгы карашлы» патша Петр I чорыннан гына башланса, хәмер эчүнең тарихы исә бик тирәнгә китә, ул канга ныграк сеңгән. Бу бәладән арыну алай бик җиңел булмас шул...

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: