Шәһри Казан

Йөрәк әрнүле яз

Бөек Җиңү яуланганга 68 ел үтүгә карамастан, бу вакыйгаларны искә алганда каршылыклы хисләр кичерәсең. Бу җиңүдә халкыбызның горурлыгы, сагышы, йөрәк әрнүе чагыла. Әрнү, чөнки һәлак булган каһарманнар беркайчан да кире кайтмый инде. Горурлану хисе, чөнки алар дошман алдында тез чүкмәгәннәр, кешелек тарихындагы иң каты, иң газаплы сугышта чын фидакарьлек күрсәтеп,...

Реклама

... Бик күп кан, күз яше түгелгән, озакка сузылган дүрт ел. Ул еллар әле бүген дә һич узып китмәслек озын булып тоела. Ә сугыш барганда, һәр шәһәрне, һәр авылны, һәр гаиләне кайгы-хәсрәт, үлем сагалап йөргәндә? Соңгы өметне өзеп, өйләргә кара мөһерле үлем язулары килгәндә?..
Әмма халкыбыз үз-үзен аямыйча сугышты. «Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!» - бу лозунг аның коралына әйләнде. Сугыш елларында Украина һәм Белоруссиядән, Балтыйк буе республикаларыннан, Ленинград һәм Мәскәүдән, Воронеж һәм Харьковтан 70 эре предприятие Татарстанга эвакуацияләнде. Күп предприятиеләр корал, сугыш кирәк-яраклары җитештерүгә үзгәртеп корылды. Республикабыз сугышчыларга барлыгы 600дән артык төр корал, кием-салым, азык-төлек озатып торды. Дүрт ел эчендә армия Казаннан 21 меңнән артык самолет алды. Бу - шул вакытта илдә төзелгән һәр алты очкычның берсе дигән сүз. 1941-1945 елларда Яшел Үзәннең Серго исемендәге һәм Горький исемендәге заводлары 70 млн га якын снаряд, Казандагы дары заводы «Катюша»лар өчен 1 млн заряд, Горький исемендәге завод 162 судно, диңгез буксирлары, бронекатерлар җитештерде. Шунда ук зенит установкалары, аэрочаналар эшләнеп, фронтка озатылды.
Авыл хуҗалыгы, авыр хәлдә булуына да карамастан, армия һәм илнең азык-төлек фондына сизелерлек өлеш кертте. Сугыш елларында Татарстаннан фронтка 131 млн пот ашлык, 59 млн пот ит, 200 млн л сөт, 39 млн пот бәрәңге озатыла.
1941-1942 елларда гына да Татарстан хезмәт ияләре фронтка 23 меңләп кыска тун, 54 мең пар киез итек, 59 мең телогрейка, шарф, 106 мең пар күлмәк-ыштан озата.
Әйе, бу Җиңү күз яшьләре белән сугарылган. Бер генә мисал. Тарихчы-эзтабарлар исәпләвенә караганда, 1941-1945 еллардагы сугышның һәр тәүлегендә безнең яктан уртача 20869 кеше һәлак булган. Алар арасында якташларыбыз да күп. Шунысын да искәртеп үтик: Татарстаннан сугышка алынган 700 меңләп кешенең 350 меңнән артыгы яу кырларында ятып калган. Димәк, һәр ике кешенең берсе шәһит киткән. Бу - 1939 елдагы халык исәбен алу мәгълүматындагы санның 11,5 процентын тәшкил итә. Безнең Яшел Үзән районыннан 34679 кеше мобилизацияләнә, шуның 17695е һәлак була, хәбәрсез югала. Мондый мисалларны һәр район буенча китерергә мөмкин. Аларның үлемсез исеме Татарстанның 28 томлык «Хәтер китабы»на кертелгән.
1941 елның 27 октябреннән 1942 елның 11 февраленә кадәр «Казан каймасы» оборона чиге төзелә. Анда республикабызның 28 районыннан, Казаннан һәр көнне уртача 107 мең кеше эшли, башкалабызны ярымбоҗра белән әйләндереп алу, окоплар казу, саклау чаралары күрелә.
Сугыш чорында Татарстанда, яралы һәм авыру сугышчыларны кабул итү һәм дәвалау өчен, 59 госпиталь ачыла һәм җиһазлана. Аларның күбесе - Казанда, калганнары Арчада, Әгерҗе, Кукмара, Бөгелмә, Яшел Үзән һ.б. җирләрдә урнаштырыла. Биредә сугыш елларында 334 мең сугышчы дәвалана. Медицина хезмәткәрләре аларның 90 проценттан күбрәген кабаттан аякка бастыра, шуларның 207 меңе яңадан фронтка китә.
Батырлыклары өчен сугыш кырында 200 мең татарстанлы орден-медальләр белән бүләкләнә, 225тән артык сугышчыга Советлар Союзы Герое исеме бирелә, 48 фронтовик Дан орденының тулы кавалеры исеменә лаек була, 13 сугышчы Александр Матросов (Шакирҗан Мөхәммәтҗанов) һәм Газинур Гафиятуллиннарның батырлыгын кабатлый, 6 очучы һава тараны ясый. Каһарманнарыбыз арасында Николай Кайманов (Түбән Кама районы), Брест крепосте герое Петр Гаврилов (Питрәч районы), атаклы очучы Михаил Девятаев (Мордовиядә туган, Казанда эшләгән һәм яшәгән), Фәрит Фәтхуллин (Казан), Гани Сафиуллин (Арча районы), Рейхстагка беренче булып Җиңү Байрагын кадаган Гази Заһитов та бар.
Сугыш елларында «Катюша»лар дивизионы командиры Бари Йосыпов (Әлмәт районы) курку белмәс батыр исеме ала. Казаннан танкист Виктор Григорьев 1941 елның 6 декабрендә булган бер сугышта гына да дошманның бер танкын яндыра, икенче танкын бәреп аудара, ике орудиене, 20 автомашинадан торган колоннаны юк итә. Сталинград сугышында Ф.Фәтхуллин бер көндә дошманның өч самолетын бәреп төшерә һәм һәлак була. Казан кешесе - легендар снайпер Анатолий Чехов 265 гитлерчыны юк итә. Берлинны алу өчен барган сугышларда Татарстан егете Габдулла Гарифуллин 1945 елның 23 апрелендә дошманның 9 пулеметын, бер тубын, «фауст-патрон» белән коралланган 8 солдатын һәм өч дистәгә якын автоматчысын юкка чыгара. Дошман тылында йөзләгән якташыбыз уңышлы хәрәкәт итә. Әйтик, Актаныш районы егете Гатаулла Минаев җитәкчелегендәге шартлатучы-диверсантлар төркеме ике ел эчендә 30дан артык күперне шартлата, 23 танк һәм бронемашина, 20 туп, 70 паровоз, вагон һәм платформаны юк итә.
Татар халкының горурлыгы, патриот-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре үрнәгендә яшь буын ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләнә. Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга 70 елга якын вакыт үтсә дә, М.Җәлил шигърияте бүген дә әһәмиятен югалтмый: үлемсез әсәрләре кешелекне уяулыкка чакыра, сугыш уты кабызучыларга каршы көрәшкә өнди.
Сугыштан исән-имин кайтучылар хөрмәтенә республикабызда татар һәм рус телләрендә 31 томда «Алар илгә Җиңү алып кайтты» дип аталган хәтер китаплары нәшер ителде. Бу эш киләчәктә дә дәвам итәчәк. Әлеге томнар - Икенче бөтендөнья сугышы кырларында җиңү яулап кайткан Татарстан уллары һәм кызларына тирән ихтирам билгесе.
Татарстан утлы еллар чорында сугыш барган җирләрдән эвакуацияләнгән 226 мең кешене, шул исәптән 15 мең ятим калган баланы кабул итә, һәркайсына тиешле ярдәмен күрсәтә.
Соңгы елларда дөньяда, илдә, җәмгыятьтә әллә нинди борылышлар, вакыйгалар булса да, 9 Май - Җиңү бәйрәме көне үзгәрешсез калды һәм калачак. Без бу җиңүне гомеребез буе исебездә тотачакбыз, аның хакында туачак балаларыбызга, оныкларыбызга да сөйләячәкбез. Каһарманнарыбызның данлы исеме халкыбыз йөрәгендә мәңге яшәр!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: