Шәһри Казан

Йөрәкләрдә мәңге яшәрсең, Фәнис абый!

Гөлнара Җәлилованың «Шәһри Казан» газетасының 5 июль санында басылып чыккан «Икебезгә - бер гомер» дип исемләнгән Нурсөя апа белән әңгәмәсен укыгач, мин дә кулыма каләм алырга булдым. Үземнең истәлекләрем белән уртаклашасым килде. Без Фәнис абый белән ике мәртәбә очраштык. 1991 һәм 1995 елларда. Шагыйрь Фәнис абый белән очрашу күпләрнең хыялы...

Реклама

Гөлнара Җәлилованың «Шәһри Казан» газетасының 5 июль санында басылып чыккан «Икебезгә - бер гомер» дип исемләнгән Нурсөя апа белән әңгәмәсен укыгач, мин дә кулыма каләм алырга булдым. Үземнең истәлекләрем белән уртаклашасым килде. Без Фәнис абый белән ике мәртәбә очраштык. 1991 һәм 1995 елларда. Шагыйрь Фәнис абый белән очрашу күпләрнең хыялы иде.
Очрашуга алдан ук әзерләндек. Мин ул вакытта башлангыч сыйныфта укысам да, әнием Фирдәүсә Гайфиевна татар теле һәм әдәбияты укытучысы булгач, очрашуга мин дә ияреп бардым. Фәнис абыйның «Җилкәннәр җилдә сынала» дигән повестен зур игътибар белән өйрәндек. Матур-матур шигырьләрен ятладык. Әдәбият түгәрәгенә йөрүче укучылар шагыйрьгә багышланган газета чыгарды. Һәркем үз эшеннән бик канәгать булды.
Малайлар дәрестән соң шахмат өстәле, урындык ясадылар. Аны буяп, лаклап та җибәргәч, кибеттә сатыла торганга биргесез иде. Аларны шагыйрьгә истәлеккә калдыру өчен әзерләдек. (Нурсөя апа хәтерлидер дә әле бәлки).
20 укучы һәм 3 укытучы юлга кузгалдык. Субаш урта мәктәбе укучыларының киләсен белгәч, Фәнис абый белән Нурсөя апа безне иртәдән көтә башлаганнар икән. Фәнис абый: «Авылдан киләләр бит, балалар адашып йөрмәсеннәр», - дип, бик борчылган. Иң беренче Фәнис абыйны үзебез белән таныштырдык. Укыган китаплар турында сөйләштек, ятлаган шигырьләрне сөйләдек, җырлар башкардык. Яныбызда баянчыбыз да булгач, чын концерт кебек килеп чыкты. Шуннан соң шагыйрь үзенең «Җилкәннәр җилдә сынала» дигән автобиографик повесте һәм аның прототиплары белән таныштырды. Әле беркайда да басылмаган яңа гына язылган шигырьләрен укыды. Сөйләшүне магнитофон тасмасына да язып алдык.
Әңгәмәне түгәрәк өстәл янында чәй эчә-эчә дәвам иттек. Нурсөя апа безне кадерле кунакларны каршылагандай хөрмәтләде. Алар шундый киң күңелле, балаларны чын күңелдән яратучы кешеләр икән. Шагыйрь без алып килгән газетаны бик ошатты. «Язучылар килгәч, бер мактанам әле», - дия-дия, елмаеп газетаны алып куйды. Ул гынамы, Фәнис абый безне 60 яшь тулу юбилеена да чакырган иде. Үзебез белән фотоаппарат та алгач, шагыйрь белән төсле фотога да төштек. Килеп кергәндәге кыенсынулар бетте. Фәнис абый безгә автографлар белән үзенең китапларын да истәлеккә бүләк итеп бирде. Олы җанлы, киң күңелле, мәрхәмәтле Фәнис абый бүген безнең янәшәдә булмаса да, ул безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: