Шәһри Казан

Югалабызмы, әллә юл алабызмы?

Бабам Гыйльметдиннең 6 баласы, 20дән артык оныгы булган. Барысын да татар мохитендә үстергән ул. Әтием Абделхакның 6 баладан өчесе исән калган. Шушы өч баладан барлыгы 4 бала туды, ә мохитебез инде татарча-русчага әйләнде. Ә минем, дәү әти буларак, барлыгы өч оныгым бар, аларын да кодалар белән уртаклашабыз. Мохиткә килсәк, 70кә...

Реклама

Бабам Гыйльметдиннең 6 баласы, 20дән артык оныгы булган. Барысын да татар мохитендә үстергән ул. Әтием Абделхакның 6 баладан өчесе исән калган. Шушы өч баладан барлыгы 4 бала туды, ә мохитебез инде татарча-русчага әйләнде. Ә минем, дәү әти буларак, барлыгы өч оныгым бар, аларын да кодалар белән уртаклашабыз. Мохиткә килсәк, 70кә 30 дияр идем. Шушы 30 проценты да кодалар белән бер булып җан талашканлыктан гына. Димәк, сан ягыннан да, сыйфат ягыннан да хәлебез мөшкел. Бездә генә түгел, дөньякүләм фаҗига икән ләбаса бу. Ялгышмасам, дөньяда 6000гә якын милләт санала. Шуларның атна саен бере юкка чыгып барганы колагыма чалынган иде. Димәк, кешелек дөньясы үзенең «болыныннан» атна саен бер «чәчәген» югалта. Әйе, безне йотарга теләүчеләр күз алдыбызда. Әмма, йотылмас өчен, үзебез тырышабызмы? Мисал өчен, чегәннәргә карыйк. Илләре юк, җирләре юк, дәүләтләре юк, ә чегән­нәр бар, чегән бетми. Чөнки бер генә чегән дә үз нарасыен чит кешедән тәрбияләтми, ә үзе тәрбияли. Шуңа, туганнан алып үлгәнче, чегән «чегән» икәнлеген онытмый. Онытмый да, кимсенми дә, хәтта горурлана. Безнең, әлхәмдү­лилләһи, дип әйтик, илебез, җиребез бар, Татарстан атамалы республикабыз, камиллеге ягыннан тиңдәшсез телебез бар, ә милләт буларак саклану чарасын табарга чегән дәрәҗәсендә генә булса да башыбыз юк. Бу хакта кытай язучысы мәрхүм Лао Шэ «Милләтләр үзләренең ахмаклыклары аркасында юкка чыгалар», - дип язган иде «Записи из кошачьего города» китабында. Без үзебезне «акыллылар» дип әйтә алабызмы? Әйтик, тел мәсь­әләсендә. Үз телебездә бергәләшәбезме, әллә чәкә­лә­шәбез генәме? Икенчесе дөресрәк, минемчә. Бер татар кешесе ялгыш сүз ычкындырса да, мәңгелеккә дошманлашабыз, ә читләр: «чаплашка», «исламист», «экстремист» дип эт итеп сүксә дә, түзәбез. Тагын бер мисал. «Татар исеме ындыр артына җиткәнче генә кирәк», - дип, үз телебезне үзебез кимсетү акыллылыкмы?! Хикмәт тел­дә түгел, ә тел хуҗасы булган үзебездә, үзебезнең мескенлегебездә түгелмени?! Егет булсаң, ир-баш булсаң, хуҗабикә булсаң, телеңне ындырның аргы ягына да алып чык.
Туксанынчы елларда КАИ укытучысы (исемен язып тормыйм) бәхәс вакытында миңа: «Зачем вам татарский язык, пользуйтесь русским языком», - дигән иде. Мин аңа: «Конечно, как мужчина, я могу использовать вашу жену, но она мне не жена», - дип, авызын япкан идем. Мактану түгел бу, гарьлек. Бер карасаң, бу бәндә миңа үрнәк тә бит әле. Татарстанда яшәп, татардан кыз алып, үз милләтенең санын арттырган, аннан балалар тудырып, аларны үз мохитендә тәрбияли, әле минем дә телемне үз теленә алмаштырттыра. Менә шулай гаилә дә­рәҗәсендә үк тырышканга, алар бүген безгә караганда 20 мәртәбә күбрәк.
Динебез Ислам, әлбәттә, милләтебезне саклап калуга төп терәк. Шул ук вакытта: «Теге мулла тегенди, бу мулла мондый», - дип авыз чайкаулар һаман да бетми. Югыйсә, «пәри башка, җен башка», дигәндәй, динебез исламны үзен «мулла» дип атаучы бәндә белән бутарга ярамаганлыгы көн кебек ачык ич инде. Әле дә хәтеремдә, авылга кайткач, кардәш тиешле агаемнан: «Мәчеткә йөрисеңме?» - дип сораган идем. «Юк, элеккеге коммунист фә­ләннең укыганын тыңламадым да, тың­ламыйм да», - ди. «Элеккеге коммунист укыганны тыңлыйсың кил­мәсә, үзең укы, аңа караганда да яхшырак укы», - дим. Агаем сүзсез калды. Ачуланышмасак та, ошамады әйткәнем. Үзенең ялкаулыгын аклар өчен, ул Коръән укыган кешедән гаеп таба. Чынбарлыкта, алдыңа баскан имамга түгел, үзеңне яралткан Аллаһыга табынасың намазыңда, бары тик Аңа рәхмәтлесең. Ә имам ул өйрәтүче, аңламаганыңны аңлатучы, динебезгә өндәүче генә. Аның вазифасы - өндәү.
Мөмкинлекләргә кил­сәк, халыкара кабул ителгән документлар бар ич. Менә алар: «Европейская Хартия региональных языков меньши­нств». Бу Хартия Европа Шурасы (Евросоюз) тарафыннан 1992 елда ук кабул ителгән иде. Ә «Рамочная конвенция о защите национальных меньшинств» атамалысы - 1995 елның 1 февралендә, «Декларация о правах коренных породов» дигәне Берләшкән Мил­ләтләр Оешмасы (БМО) Генераль Ассамблеясы тарафыннан 2007 елны кабул ителде.
Димәк, кешелек дөньясы югарыда әйтелгән һәр «чә­чәк»нең кирәклеген аңлады. Россия дә аңлар, әгәр аңлата белсәк!..

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: