Шәһри Казан

Югарыдан игътибар нигә юк?

Шәһәр буйлап кая гына барсаң да, төрле җирләрдә урнаштырылган зур-зур чүп савытларына юлыгасың. Ул тимер әрҗә безнең сарайлардан ерак түгел генә җирдә дә урнаштырылган. Нәрсәләр генә юк ул чүп-чар савытларында: газета-журналлар, төрле зурлыктагы катыргы тартмалар, пыяла шешәләр, фатирларында чираттагы төзекләндерү үткәргән кешеләр чыгарып ыргыткан ишек белән тәрәзә пыялалары һәм башкалар....

Шәһәр буйлап кая гына барсаң да, төрле җирләрдә урнаштырылган зур-зур чүп савытларына юлыгасың. Ул тимер әрҗә безнең сарайлардан ерак түгел генә җирдә дә урнаштырылган. Нәрсәләр генә юк ул чүп-чар савытларында: газета-журналлар, төрле зурлыктагы катыргы тартмалар, пыяла шешәләр, фатирларында чираттагы төзекләндерү үткәргән кешеләр чыгарып ыргыткан ишек белән тәрәзә пыялалары һәм башкалар. Искергән киемнәрне дә җыючы юк, аларны да шунда чыгарып ыргыталар. Кешеләр тормышында кирәкмәскә әйләнгән, чүп-чар дип аталган масса ил күләмендә бит зур байлык. Без - Ходай акыл иясе итеп яралткан кешеләр, шул байлыкны санламыйбыз, таптап йөрибез. Күрәсең, үзебезне артык бай дип тә исәплибездер. Әллә инде безнең халык дөрес фикерләүгә сәләтсезме хәзер? Үземнең чит илләрдә булганым юк, әмма төрле мәгълүмат чараларыннан һәм чит илләрдә булганнарның сөйләгәненнән беләбез: кайсыдыр илләрдә чүп-чарны энергия чыганагы итеп файдаланалар. Ни сәбәпле безнең илдә бер әйбернең дә кадере-кыйммәте юк? Элек бит бөтен әйберләрне дә җыялар, соңыннан, эшкәртеп, яңадан файдалы әйберләр ясап чыгаралар иде. Германиядә булган кешеләрдән ишеткәнемчә, анда урамнарда безнең почта әрҗәләре кебек металл әрҗәләр куелган икән. Кешеләр кырынып кыршылган-тупасланган лезвиеләрне шунда илтеп салалар ди. Аларны чүплеккә түгү илгә зур зарар икәнен аңлыйлар, димәк. Җитмәсә, югары сыйфатлы, кыйммәтле корычтан эшләнгән. Аларны яңадан кайрыйлар да сатуга чыгаралар. Кәгазьне генә алыйк. Аны ясау өчен бит күпме урманнар киселә. Нигә аны катгый рәвештә җыюны оештырмаска? Үземнең дә гаражда бәйләм-бәйләм ничә еллык газеталар ята. Мин аларны чүплеккә ыргытыйммы? Жәл бит! Әмма аларны җыючы юк! Әлбәттә, чүплеккә ташланган кәгазьнең җиргә зыяны юктыр, ул череп бетәдер, тик менә ил күләмендә күпме файда күрелмичә кала! Менә Тәтеш районы ни сәбәпле ул катыргы тартмаларны кибетләрдән җыймый, нигә аларга бернинди дә таләп юк? Башка районнарда җыялар бит! Ә бездә кибет җыештыручылар аны мунча миченә ягарга ташыйлар. Бу бит җүләрлек! Шешәләрне дә элек кабул итәләр иде, ник хәзер кабул итмиләр? Алар бит җирдә череми. Шул сәбәпле, аларны чүп-чар белән түгәргә ярамый. Министрларга һәм халык вәкилләре дип аталучыларга кеше ышанмаслык суммаларда айлык эш хакы ясап куйганнар, бер файдасызга миллионнарча еврога чит илдән хоккейчылар, футболчылар, баскетболчылар алалар. Менә шул акчаларга һәр җирдә чүп-чарны сортларга аера торган урыннар булдырсыннар иде. Бу өлкәдә тәртип булыр иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: