Шәһри Казан

Югарыдан әмер кирәк шул

Кемгә кайчан урак өсте бит ул. Андый чор вакытлы матбугатта эшләүчеләр өчен Яңа ел алдыннан гына тәмамланды. Беренче яртыеллыкка газетабызга яздыру сентябрь аенда башланган иде. Шушы берничә ай эчендә кемнәр белән генә очрашмыйсың да кемнәрнең генә бусагасын таптамыйсың. Әнә шул чакта кемнең кем икәне беленә дә инде. Ярдәм кулы сузган...

Кемгә кайчан урак өсте бит ул. Андый чор вакытлы матбугатта эшләүчеләр өчен Яңа ел алдыннан гына тәмамланды. Беренче яртыеллыкка газетабызга яздыру сентябрь аенда башланган иде. Шушы берничә ай эчендә кемнәр белән генә очрашмыйсың да кемнәрнең генә бусагасын таптамыйсың. Әнә шул чакта кемнең кем икәне беленә дә инде. Ярдәм кулы сузган җитәкчеләргә рәхмәттән башка ни әйтәсең? Яздыру тәмамланыр алдыннан гына Арча районының Носы авылында мәктәп директоры булып эшләгән элекке группадашым Вәсим Бәдретдинов шалтыратып сөендерде. «Бик күп булмаса да, сезнең газетага коллективтагы берничә укытучыны яздырттым», - дип хәбәр итте ул. Үзебезнең Казандагы 15 нче татар гимназиясе директоры Фәнит Харисов, 134 нче мәктәп директоры Александр Петров һәм аларның татар теле укытучылары Назирә Мусина өчен газета алдыру гадәти хәл. Бөтен җитәкчеләр дә, укытучылар да әнә шулай үзләре аңлап яздырса икән ул!.. Әмма кайбер мәктәп директорлары белән сөйләшкәндә кәеф кырыла. Кайсыларының трубканы алып бер минут сөйләшергә дә вакыты юк. Сөйләшкәннәре дә, максатыбызны әйткәч: «Без укытучыны газетага яздырырга мәҗбүр итә алмыйбыз», - дип кенә җибәрәләр. Элек, мәҗбүр иткәнгәдерме, әллә белемгә омтылу көчле булгангамы, һәр педагог төрле газета-журналлар алдыруны үз бурычы итеп санады. Хәтерләсәгез, атнага бер мәртәбә уза торган политинформацияләрдә, тәрбия дәресләрендә укучы нинди генә мәгълүмат алмый иде ул чакта. Укытучы үзенә кирәкле материалларны газетадан кисеп алып дәресләрдә кулланды. Бүген кайбер педагогларның татар сүзләренең мәгънәләрен аңламавы гаҗәпкә калдыра.
Күптән түгел бер танышым шалтыратты. «3нче сыйныфта укучы оныгымның татар теле укытучысы өйгә эш биргән иде. Шунда «мосафир» сүзенең русчасын язып килергә кушкан. Оныгыбыз, бездән сорашканнан соң, аны «путник» дип язып китте. Икенче көнне бала дәрестән елап кайткан. Укытучысы моны «гость» дип төзәткән икән». Шушы сөйләшүдән соң, танышыма, әлеге укытучы белән танышасым килә, дигәч: «Юк, аннан соң балабызга гына начар булачак», - диде. Билгеле инде, газета-журнал, әдәби китап укыган укытучы «мосафир»ны «кунак»ка әйләндермәс дип уйлыйм. Ул сүзне балага «юлаучы, юлчы» дип тә аңлатып була бит. Белем ягы сай булмасын өчен, кайбер татар укытучыларына милли матбугатка якынаю һич комачауламас иде. Ни хәл итәсең, бүген газетаны үзләре теләп яздырган педагоглар сирәк. Аның өчен югарыдан әмер кирәк шул.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: