Шәһри Казан

Үз илемдә үз телем?!

Рус һәм татар теленә ия булган затлар арасында төрлесе бар. Ә шулай да толерантлыкның ике яклы булуы кирәк!

Татар авылында милли мәктәптә тәрбияләнгән бала буларактыр инде, мин рус телендә аралашуны өстен күрүчеләр белән уртак тел табып дуслашып китә алмыйм. Шуңа күрә, иптәшләрем бары тик татарлар гына. Кондуктор яки кибетчеләргә күпчелек иптәшләрем гадәттә рус телендә мөрәҗәгать итсә, мин исә алар белән һәрвакыт үз туган телемдә мөнәсәбәтләр урнаштырырга тырышам, акрынлап дус-ишләргә дә шул «чир»не йоктырам. Татарстанда яшәүче халыклар өчен татар телендә аралаша алу гадәти күренеш булырга тиештер бит инде ул?!.
Шөкер, татарча эндәшкәч, вата-сындыра русча сөйләшергә өйрәнгән җәмәгать урынында эшләүчеләрнең күбесе туган телебездә гәпләшә башлый. Берсендә шулай автобуста дустым белән сөйләшеп барабыз. Яныбызга кондуктор килде дә билет сорыйсы урынга: «А о чем вы разговариваете, я не поняла?» - ди бу. «А мы и не хотим, чтобы вы понимали», - дип шаярткан идем, кондуктор ханым: «Хәзер менә!» - дип куймасынмы! Еш кына шулай җәмәгать транспортында йөргәндә без башлап җибәргән әңгәмәгә бүтән пассажирлар да кушылып китә, танышабыз, аралашабыз. Минем тавыш көчле булганлыктан, кайчак кисәтү дә ясыйлар, билгеле. Тик барыбер озаклап татарча сөйләшми тынып тора алмыйм, күпчелек очракта бу эшне махсус эшлим.
Һәрвакытта да мин дигәнчә генә барып чыкмый, билгеле. Университетта укыганда бер мөгаллимебез дә: «Мин һәркөнне күршебездә торучы рус милләтеннән булган ханым белән, аңа хөрмәт йөзеннән, аның телендә исәнләшәм, ә аның ничә еллар яшәп бер генә тапкыр да «Исәнмесез!» дип әйткәне юк әле!» - дигәне исемдә. Үзем Лобачевский исемендәге китапханәдә эшләүче рус милләтле сак хезмәткәрләрен татарча исәнләшергә өйрәтә алдым, тик менә китап бирүче түтәйләрне күндереп булмады. Бер марҗа мине аеруча «яратты» бит! Шулай берсендә килдем дә абонементта китап бирүчеләрнең татар телен әйбәт белгәненә мөрәҗәгать итмәкче булам. Ә теге: «Говори на человеческом языке, вот, например, китайцы же к нам на китайском не обращаются», - дип ябышты бит. Әле алай гынамы: «Русча мөрәҗәгать итмәсә, тыңламагыз, моннан ары аның белән мин генә сөйләшәчәкмен», - диде иптәшләренә. Шул хәлдән соң җәберсенүдән хәтта «Русча әйт, дисең» исемле шигырь дә язган идем. Ни өчен мин Татарстанда үземнең туган телдә хезмәт күрсәтүләреннән мәхрүм булырга тиеш?! Аңламыйм...

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: